Айдар авыл китапханәсе Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Россия берләштерә" девизы астында "Сәнгать төне-2024" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Ял кичәсе "Татарстан-күп милләтле халыклар дуслыгы" исемле китап күргәзмәсе белән танышудан башланды. Китапханәче яшүсмерләргә бәйрәмнең мөһимлеген «дуслык», «бердәмлек», «татулык», «тынычлык» төшенчәләре аша аңлатты.
2024 елның 04-05 ноябрендә Байлар Сабасында, өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камил улы Нәҗметдиновның яшүсмерләр командасы, 2015 елда туган егетләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында катнашты. Әлеге ярышта 15 команда катнашты. Көндезге ике уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 4 нче урынны алды.
Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Без бердәмлек белән көчле” дип аталган тарихи сәгать үткәрелде. «Гасырлардан килгән бердәмлек” исеме астындагы күргәзмәгә күзәтү ясалды.
Яңа китаплар карау, матур иллюстрацияләргә соклану, әдәби геройлар дөньясына чуму нинди күңелле. Китапханәнең китап фонды яңа әдәбият белән тулыланды. Укучыларны әдәби яңалыклар белән таныштыру өчен «Книга, которую ждали» китап күргәзмәсе эшләнде, анда һәр укучы үзе өчен һичшиксез мавыктыргыч китап табачак. Барлык укучыларны күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән танышырга чакырабыз.
Район күләм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Янгынга каршы темага иң яхшы рәсем яисә аппликация» конкурсына йомгак ясалды. Барлыгы 7 балалар бакчасыннан һәм 3 мәктәпкәчә төркемнән 65 эш катнашты. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан «Мин һәм минем гаиләм» декаратив-гамәли иҗат (аппликация) номинациясендә 1 урынны Шакиров А (Шакирова Г.И.), Саетов С. (Саетова Д. Р.) «Мин үзем» номинациясендә Галияхметов А (Хафизова А. Р.) алдылар. Тәрбияләнүчеләребезне һәм аларның әти-әниләрен, тәрбиячеләребезне котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
2005 елдан башлап 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1612 елда К.Минин һәм Д. Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткән вакыйгалар истәлегенә гамәлгә куелган. Абде авыл китапханәсендә 5 ноябрь көнне "И только в единстве сила России" патриотизм сәгате узды. Анда укучыларга бәйрәмне оештыруның тарихы, халык ополчениесенең башкаланы чит ил кешеләреннән азат итүгә ирешүе, Россия халыкларының каты сынаулар елларында бердәмләшү мисаллары турында сөйләделәр. Китапханәдә шулай ук тематик стенд ясалды, анда укучылар бәйрәмнең төп вакыйгалары белән таныша алдылар.
Бу көн 1612 елда Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткән вакыйгалар истәлегенә расланган. Бу иске һәм онытылган бәйрәм 2005 елда яңадан торгызылды һәм үзенә яңа мәгънәләр туплады.
Казаклар авыл китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Сөйләшәбез төрле телләрдә, анлашабыз дуслык телендә» дигән тематик кичә үткәрелде. Балалар өчен кызыклы уен программасы әзерләнде.
Татарстан Республикасы Конституциясе көненә Казаклар авылы китапханәсендә "Татарстан – халыклар дуслыгының символлары" дигән күргәзмә әзерләнде, күргәзмә укучыны Татарстан Республикасы Конституциясе, Ватанның төп символлары белән таныштырачак. Китапханәдән файдаланучылар Конституция нәрсә ул, республиканың төп законы кайчан һәм ничек кабул ителде дигән сорауларга җавап табачаклар.
Барысы да каникулларның күңелле, кызыклы һәм гадәти булмыйча узуын тели. 2 ноябрь көнне Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен «Күңелле каникуллар» дип исемләнгән чара уздырды. Бу көнне балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, дуслары арасында күңелле вакыт үткәрделәр. Балалар төрле, кызыклы уеннарда, конкурсларда, эстафеталарда катнаштылар. Табышмакларга җаваплар таптылар. Чара күңелле биюләр белән тәмамланды. Барлык катнашучылар да уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.
Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган илең, туган ягыңның геройлары белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан 3 ноябрь көнне, Казаклар авылы китапханәдә “СВО батырлары - безнең якташлар” исеме белән түгәрәк өстәл янында сөйләшү уздырылды. Очрашуга хәрби зонадан кыска вакытлы ялга кайткан батыр авылдашыбыз Рөстәм Набиуллин үзенең гаиләсе белән килде. Ул узенең уй - кичерешләре белән бүлеште. Үзара җылы аралашу форматында барган әлеге очрашуда, без батыр егетебезгә исәнлек – саулык теләп, илләребездә тизрәк тынычлык урнашып кабаттан өйләренә якыннары янына әйләнеп кайтуларын теләп саубуллаштык.