9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән бергә “Коррупциягә юл куймыйк!” исемле темага күргәзмә куелды. Күргәзмәгә Русиядә коррупциягә каршы дәүләт сәясәте һәм көрәш чаралары турында материаллар, буклетлар тәкъдим ителде. Коррупция - хәзерге заман җәмгыятенең иң кискен проблемаларының берсе. Ә иң куркынычы шул: ул гадәти хәлгә, безнең тормыш рәвешенә әйләнеп бара.
"Инвалидлар көне» - ул бәйрәм түгел. Бу - җәмгыятькә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең барлыгын искә төшерә торган үзенчәлекле атналык. Без һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр турында кайгыртырга тиеш. Без аларга үзләрен, сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен тормышка ашырырга ярдәм итәргә тиеш. Шул уңайдан 5 декабрь көнне Максабаш авыл китапханәсендә “Без төрле , ләкин бергә” исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде.
7 декабрь көнне Теләче районы торгызылуга 33 ел тулуга багышланган һәм Гаилә фестиваленең йомгаклау концертына «Теләче районы якташлык җәмгыяте» Президиумы чакырылды. Аның составына безнең югары дәрәҗәле якташларыбыз: Гарипов И.М., Кәлимуллин Р.Г., Шәйхетдинов Х.Х., Зарипов И.Ф., Гарифуллин В.С., Ганиева В.Ә., Фәйзуллин И.Ф. һәм аларның тормыш иптәшләре чакырулы иде.
Еш кына инвалидларны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Әмма, аларның күбесе сокланырлык тормыш белән яшиләр, еш кына аларның тормышы күпләргә үрнәк булып тора. Алар тормышны бик яраталар, тормышның һәр көненә кадерлиләр һәм шатланалар
Бу көнне Сауш авыл китапханәсендә "Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез" дигән тема белән батырлык дәресе үткәрелде. Чарада балалар әлеге истәлекле көннең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ни өчен нәкъ менә 3 декабрь көне Хәрби батырлар истәлеген саклау көне буларак сайланганын белделәр, китапханәче укучыларга «Билгесез солдат кабере» мемориалы турында сөйләде.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Олы Мишә авыл китапханәсендә 3 декабрь көнне инвалид - балалар белән очрашу үткәрелде. Мөмкинлекләре чикле балаларга күңелле китаплар, газета-журналлардан өзекләр укылды. Аниматр белән күңелле уеннар оештырылды.
Ул безгә җәмгыятьнең хәлсез авыру һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында кайгыртырга тиешлеген искә төшерә.
5 декабрь көнне Сауш авыл китапханәчесе балалар белән «Волонтер сүзе – горур яңгырый» дигән темага тематик әңгәмә үткәрде. Тематик әңгәмә 5 декабрьдә билгеләп үтелә торган волонтерлар көне уңаеннан оештырылды. Чарада китапханәче волонтерлар көненең әһәмияте һәм волонтерларның җәмгыять үсешенә ничек өлеш кертүләре турында сөйләде. Катнашучылар өлкәннәргә ярдәм итү, балалар белән эшләү һәм төрле акцияләрдә катнашу кебек волонтерлык эшчәнлегендә катнашу мөмкинлекләре турында белделәр. Чараның максаты: волонтерлыкка һәм аның җәмгыятьтәге әһәмиятенә игътибарны җәлеп итү булды.
Бу көннәрдә аларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Билгеле булганча, безнең арада сәламәтлеге чикләнгән кешеләр аз түгел. Бигрәк тә балалар турында кайгырту беренче урында торырга тиеш. Шул уңайдан 5 декабрь көнне Сауш авылы китапханәсендә, "Мин тормышны яратам" дип исемләнгән очрашу кичә үткәрелде. Очрашуга авылыбызда яшәүче тумыштан һәм балачактан инвалид булган Хабибиуллина Гөлчәчәк һәм әнисе чакырылды. Гөлчәчәк китапханәдәге яңа китаплар, журналлар белән таныштырылды, аңа охшаган китаплар кычкырып укылды.
Инвалидлар декадасын дәвам итеп Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре инвалид балалар тәрбияләүче әниләрне чакырып, 6 декабрь көнне мәдәният йортында “Минем кулым алтын” дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Кичә барышында тумыштан инвалид Балантаева Гөлназ ясаган кул эшләре белән таныштылар. Ул үз куллары белән ясаган әйберләреннән күргәзмә эшләп торды.