ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Волшебный клубок» дип исемләнгән мастер-класс узды. Китапханәчеләр ыргак белән бәйләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада катнашучыларга эш өчен җепне ничек сайларга, бәйләү өчен ыргакны ничек дөрес тотарга, элмәкләрне ничек җыярга, нинди ыргаклар була һәм кайсылары иң уңайлы икәнен аңлаттылар. Алар һәр бала янына килеп, элмәкләрне бәйләргә өйрәттеләр. Барлык кызлар да бик тырыштылар. Нәтиҗәдә, алар ыргак белән бәйләү күнекмәләрен өйрәнделәр.

Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар кысаларында Иске Җөри авыл модель китапханәсендә “Җиде бабаңны беләсеңме?” дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәме үткәрелде.

Тере табигатьнең бу уникаль байлыгын саклау - мөһим эш. Күкчә авыл клубы хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, Кече Ватан өчен изге эшләр кысаларында, Чишмә һәм аның тирәсен чүп-чардан чистарту буенча экологик акция үткәрделәр. Чишмәгә булышу - димәк, үзеңнең сәламәтлегеңә, туган җиреңә матурлыкны һәм табигый байлыкларны саклап калырга ярдәм итү.


7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 04 октябрендә Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көненә багышланган Бөтенроссия куркынычсызлык ачык дәресен үткәрү кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында үсеп килүче буын арасында Тормыш иминлеге мәдәниятен пропагандалауга һәм төрле шартларда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның куркынычсызлык күнекмәләрен практик яктан өйрәнүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар узды.

Бу көн кысаларында Шармыш авыл китапханәсендә «Наши соседи по планете» исемле китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче балаларны Бөтендөнья хайваннарны яклау көненең барлыкка килү тарихы, аның әһәмияте белән таныштырды һәм китапханә фондыннан хайваннарга һәм табигатькә багышланган әдәбиятка күзәтү үткәрде.


3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 10 октябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


24
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Теләчедә «Милләтләр кроссы- 2024» ярышы узды.

21 сентябрьдә Яшел Үзән шәһәренең "Маяк" спорткомплексында кул сугышы буенча көрәшчеләр командасы Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашты. Ярышлар йомгаклары буенча Майсурадзе Захар-1, Вәлиуллин Булат-2, Назклычева Самира-2 урынны алды.

Халыкара тынычлык көне-халыклар арасында үзара аңлашу, кешеләрнең төрле төркемнәренең һәм аерым кешеләрнең этник, дини, мәдәни традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү бәйрәме. 

Укучылар елның иң матур чоры – көзгә сәяхәткә чыктылар: көз билгеләрен искә төшерделәр, аның чорларын атадылар, хайваннар, кошлар һәм үсемлекләрнең кышка ничек әзерләнүе, алар белән нинди үзгәрешләр булуы турында сөйләштеләр, көзге сынамышлар, мәкальләр белән таныштылар.  А.Пушкин, Р.Кутуй, И. Бунин, С. Есенин әсәрләреннән шигырьләр һәм өзекләр тыңлап, яшүсмерләр көзне шагыйрьләр һәм язучылар күзлегеннән күрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International