Аның максаты - Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү. Бу гамәл - безнең илнең һәм бөтен дөньяның йөзләгән мең кайгыртучан кешеләрен берләштергән хәрәкәт, безнең азатлык өчен көрәштә гомерләрен биргән кешеләрнең хәтерен мәңгеләштерү. Моннан тыш, акция шулай ук экология өлкәсендәге актуаль проблемаларны чишүгә юнәлтелгән – шәһәрләрне, авылларны яшелләндерү, урманнарны тергезү.
Районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.
4 май конне Шэтке авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.
Чарага тыл ветераны Хәбибуллина Мөршидә апа һәм Алан урта мәктәбе укучылары чакырылган иде . Балаларга сугышның нәрсә икәнен, халкыбызга күпме кайгы китергәнен аңлау авыр. Алар өчен Бөек Ватан сугышы – ерак тарих. Безнең бурыч-балаларга сугыш чоры фаҗигасен, балаларның җилкәсенә төшкән сынауларның бөтен авырлыгын мөмкин кадәр күбрәк аңлату. Мөршидә апа балаларга сугыш чоры балаларының күпме михнәт күрүләрен,олылар белән рәттән тылда ничек хезмәт итүләре турында сөйләде,балалар биргән һәр сорауга да тулы җаваплпр бирде,аларга изге теләкләрен җиткерде.
Баландыш авылы китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XIV халыкара акциясендә катнашты. Чарада 4-5 сыйныф укучылары катнашты. Ул сугыш турында хикәяләр һәм шигырьләр укыган.Балалар хикәяләрне игътибар белән тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр, үз фикерләрен белдерделәр.
Әлеге буын кешеләренең тормышы турында без бик аз беләбез. Ә бит алар, сугыш чоры балалары, төп югалтуларга дучар булучылар. Сугыш аларның балачагын, балачакка хас шатлык куанычларын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып ала. Сугыш чоры балалары, тормышны таный башлаганчы ук аның авырлыкларын үз җилкәләрендә татыганнар.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дип аталган Халыкара акциягә кушылды. Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде, “Китап хәтерендә сугыш мизгелләре” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар. Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ул нәфис һәм документаль фильмнарда, китапларда, шигырьләрдә, җырларда мәңгеләштерелгән. Бу вакыйга уңаеннан китапханәдә Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» акциясе кысаларында кычкырып укулар үткәрделәр. Бу балаларның укуына ярдәм итү буенча зур масштаблы чара. Чарада балалар совет авторлары К.Симонов, с. Маршак һ. б. язучыларның әсәрләрен укыдылар. Чара барышында укылган шигырьләр Ватан хакына кешеләр тарафыннан башкарылган батырлыклар турында.
Кукмара районының "Батыр" үзәгендә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышлап, Кукмара металл заводы акционерлык җәмгыяте призы өчен кул көрәше турниры үтте. Аның максаты - малайлар һәм кызлар арасында кул көрәшен популярлаштыру, спорт осталыгын яхшырту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Теләче районы командасы составында Олы Мишә урта мәктәбе укучылары Набиуллин Р. һәм Сагъдиев С. уңышлы чыгыш ясадылар.
Йорт, квартира, җир һәм башка мөлкәткә хокук бирелгән очракта шуны рәсмиләштерү буенча киңәшмә үткәрдек. Районда регистрациягә алынмаган байтак җирләр, биналар, гомумән объектлар бар. Әлеге мәсьәләдә бездә дә әле закон нигезендә тәртипкә китереп бетерәсе була. Рөстәм Рәүфович авыл җирлекләре башлыкларының һәм әлеге өлкә буенча җаваплы белгечләрнең күп санлы сорауларына җавап бирде.
Районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.
11 май конне Кече Кибэ-хужа авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.