ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Максабаш авыл китапханәсендә Балалар китабы атналыгы кысаларында урта мәктәп яшендәге укучылар өчен «Необъятен и велик мир волшебных детских книг» дип исемләнгән күргәзмә - ярминкә оештырылды. Күргәзмәдә һәр укучы үзенә ошаган китапны сайлый алачак. Китап киштәләрендә китапханә фондыннан төрле тармаклары буенча балалар энциклопедияләре, классик әдәбият, аш-су серләре, фантастик әсәрләр, китапханәгә күптән түгел генә кайткан заманча авторларның китаплары тәкъдим ителде.

Китапханәгә актив китап укучы балалар чакырылды. Китапханәче тарафыннан катнашучыларга   яңа китапларга күзәтү үткәрелеп, шулай ук укырга мөмкин һәм кирәкле китаплар тәкъдим ителде. Балалар өчен тарих, сәнгать, әйләнә-тирә мохит, география өлкәләреннән төрле темаларга сораулар  бирелеп, интерактив уен үткәрелде. Бу уен һәр катнашучыга үзенең шәхси иҗади сәләтен, тапкырлыгын, эрудициясен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Аннары балалар китапханә буйлап сәяхәт иттеләр һәм китапханәнең кызыклы вакыт үткәрү урыны булуына инандылар.

Борын-борын заманда кеше язның ничек килгәнен белмәгән. Ямьле, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки яз март азакларында каргалар кайтканда җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, көртләр кимегәч, кырларда җир ачыла башлагач, халык зурлап, чәчү эшенә керешкәнче бәйрәм иткән.

Педагог ул фәннәрне өйрәтүче кеше генә түгел, ә рухи һәм әхлак башлангыч белемне бирүче дә. Укытучылар яшь буынны тәрбияләү буенча махсус гражданлык миссиясен үтиләр. 31 март көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты  белән берлектә “Укытучы - сез дөньяда мәңге сүнми торган яктылык” дип исемләнгән  библиомикс уздырылды

Алар сине өйрәтәләр, тәрбиялиләр, алар белән сәяхәт итәсең, хыялланасың, уйланасың. Хәзерге вакытта китапларның бихисап булуы укучыларда сайлап алу кыенлыгы тудыра. Шуңа бәйле рәвештә укучылар өчен Иске Җөри модель китапханә хезмәткәрләре  "Репертуар модного чтения" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар. Күргәзмәдә төрле темаларга, жанрларга бүленгән  китаплар урын алды. Китап укырга килгән укучылар кызыклы басмалар эзләү турында киңәш сорап   күргәзмәдән дөрес файдалануны белделәр.

Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кошлар көне»нә багышланган чаралар үткәрелде. Әлеге чараларның максаты: әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну формалаштыру, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. 21 март көнне «Кошлар  дөньясына сәяхәт», «Кошлар - безнең дусларыбыз» темасына  сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары рәсемнәр конкурсында актив катнаштылар. Китапханәдә «Син кошларны беләсеңме? " дигән темага китаплар күргәзмәсе оештырылды.

 

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. 31 март көнне Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмә-уен үткәрелде. Шөгыль вакытында балалар үзләренең белемнәрен искә төшерделәр, уеннар ярдәмендә белгәннәрен тагын да ныгыттылар.

Теләче  урта мәктәбе базасында кече яшьтәге мәктәп балалары арасында “ Мин – эзләнүче” темасына эзләнү - тикшеренү эшләре һәм проектлар  конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде. Ул  4 юнәлеш буенча үтте: «Табигый фәннәр», «Төгәл фәннәр», «Кеше белеме»,  «Сәламәтлек культурасы».  Конкурста    29 укучы көч сынашты.

Әлеге конкурса безнең районнан Олы Мәтәскә, Шәтке, Олы Нырсы мәктәпләреннән 5 укучыдан торган команда катнашты. Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Нигматзянов Данияр 3 нче урынга, Олы Нырсы урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Курочкина Алсу 3 урынга һәм Шәтке урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Шәйхиев Җәудәт 3 урынга  лаек булдылар. Котлыйбыз!

Район авыл хужалыгында эшлэуче хужалыклардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 31 март конне мондый чара «Игенче» ЖЧШ дэ башкарылды.

Чарада житэкче Р.Р. Яхин, баш инженер Р.Р.Шакиржанов хэм тракторчылар катнашты.

Тикшеру вакытында трактор хэм арбаларнын тозеклеге, янгынга каршы жайланмалар, медаптечка, хэлэкэт вакытында куелучы билге, тэгэрэп китугэ каршы жайланма, арбаларда саклану тросларынын булуы каралды.

Тракторчыларнын  таныклыгынын вакыт аралыгы хэм идарэ ителуче техникага тиеше категориясе булуы тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International