ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәмче булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. 2 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә "Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар ​өчен “Китап алсаң кулыңа – нур сибелер юлына” ​ дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.

Туган якны өйрәнү тематикасына кызыксыну һәрвакыт булачак. Кеше икмәк белән генә яшәми бит. Ул шулай ук вакыйгалар һәм традицияләр, мирас һәм ата-бабалар истәлеге белән өзелмәс бәйләнештә яши. Туган якка мәхәббәт, аның тарихын белү - бөтен җәмгыятьнең рухи мәдәни нигезе.

Кошлар шатлык, яз  хәбәрчеләре, күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Табигатьнең уянуы белән бергә ел саен 1 апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көне -интернациональ экологик бәйрәмне билгеләп үтә

Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә “Балалар дөньясы» дигән әдәби  уен-дәрес  үткәрелде.

Баландыш авыл китапханәсендә «Сердәш» клуб берләшмәсе һәм барлык теләүчеләр өчен «Изге Рамазан ае» дип исемләнгән рухи мәгълүмат сәгате узды.

Алан урта мәктәбе укучылары Теләче районының балигъ булмаган яшьләр белән эшләүче баш белгеч Насыйбуллина Валентина Григорьевна һәм педагог-психолог  Баева Әдилә Геннадьевна белән очраштылар.  Әдилә Геннадьевна үз чыгышында укучыларны имтиханнар алдыннан үзеңне ничек тотарга кирәклеге белән таныштырды. Валентина Григорьевна исерткеч, энергетик эчемлекләр һәм электрон сигаретлар куллануның зыяны турында аңлату эшләре алып барды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

Үзәк авыл мәдәният йортында мобилизацияләнгән авылдашларына ярдәм итү өчен Үзәк балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең «Игелекле йөрәк» дигән хәйрия концерты узды. Чарада Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников, мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Карпова катнашты.

Байлар Сабасында 2013 нче елда һәм аннан да яшьрәк, 2011-2012 нче елларда туган укучылар арасында  «Татарстанның бадминтон өметләре-2» республика ярышларының зона этабы узды. Өстәмә белем бирү педагогы Галимов Данил Илгиз улы җитәкчелегендә Баландыш төп мәктәбе укучылары да үз осталыкларын күрсәттеләр. 2011-2012 нче елларда туган укучылар арасында Гайнетдинов Рәсүл 2 нче урынны яулады.

Казанда "Фотография" компетенциясендә Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар"(Worldskills Russia) региональ чемпионаты узды. Үзәк урта мәктәбе укучысы Жангалеева Алина, математика укытучысы Алексеев Артур Олегович җитәкчелегендә, ярышларда катнашты һәм мактаулы 3 урынны алды. Котлыйбыз! Киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз!

Байлар Сабасында  2013 елда һәм аннан яшьрәк,2011-2012 елларда туган укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре – 2 тур» республика ярышларының зона этабы узды. Өстәмә белем бирү педагоглары Шәяхметов Шамил Альберт улы,Галимҗанов Рәмис Рафис улы, Галимов Данил Илгиз улы җитәкчелегендә 19 бала катнашты.

   2013 нче елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында Абдуллина Риана 3 нче урынны алды. 2011-2012 елларда туган укучылар арасында Гайнетдинов Рәсүл 2 урынны яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International