Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын бәйрәм итү кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре балаларны «Китап белгече» дип исемленгән әдәби уенга чакырдылар. Чара балаларның китапка кызыксынуын арттыруга, балаларны укуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Балалар әдәби әсәрләр буенча мавыктыргыч сәяхәт кылдылар, күңелле уеннар уйнадылар, хәйләкәр табышмакларга җавап бирделәр, уен-викторинада яраткан әкиятләрен искә төшерделәр. Ә "Бу юллар кайсы китаптан алынган?" конкурсы иң күп китап укучы балаларны билгеләргә ярдәм итте. Әлеге чара балаларның күңелләренә хуш килде һәм уңай тәэсир калдырды.
Апас бистәсендә өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камил улы Нәҗметдиновның егетләр командасы, 2014 елда туган егетләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы футбол Федерациясе кубогында катнашты. Команда составы: Мараков Ильяс, Даутов Самат, Закиров Рафиль, Исмәгыйлев Рәсүл , Саттаров Адель, Гыйльфанов Раян, Майсурадзе Захар, Исмәгыйлев Турал, Мөхәммәтҗанов Дилюс.
Уеннар нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 2 нче урынны алды.
“Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреҗдениясе, “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге” муниципаль казна учреждениесе, Татарстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Теләче бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Алан балалар бакчасы тарафыннан Теләче районы Алан мәдәният йортында Республикакүләм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында “Халкыбыз йолалары- илебез җәүһәрләре” дип исемләнгән бәйгедә финалга чыгучы коллективларның чыгышын карау, бәяләү, бүләкләү өлеше булды.
Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге " хезмәткәрләре Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән берлектә «Машина йөртүчегә хат»дигән профилактик акция үткәрделәр. Акциянең төп максаты- машина йөртүчеләрнең игътибарын балалар юл-транспорт имгәнүләре проблемасына җәлеп итү.
Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Фатиха Аитова исемендәге 12 нче татар кызлар гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге X республикакүләм конференциянең йомгаклау этабы үтте. Анда республиканың төрле районнарыннан килгән укучылар театр сәнгате, әдәбият, тел, журналистика өлкәләрендә көч сынашты. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова Ильмира Мансуровна җитәкчелегендә V сыйныф укучысы Зөһрә Рәхмәтуллина конференциядә "Туфанлы язма" номинациясендә җиңү яулады.
Ильмира Мансуровнаны һәм Зөһрәне әлеге зур уңышы белән котлыйбыз һәм киләчәктә зур уңышлар телибез.
Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар да әлеге бәйгедә актив катнаштылар, әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез, бәйгедә җиңеп өченче дәрәҗәле дипломга лаек булган тәрбияче Хабирова Ф.Ф. чын күңелебездән котлыйбыз!
Балаларның сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәтен формалаштыру, иҗади сәләтен, хәтерен, игътибарын, танып белү кызыксынуын үстерү максатыннан Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Сәламәт булыйм дисәң» дигән сәламәтлек дәресе оештырылды. Катнашучылар «Сәламәтлек иле»нә күңелле конкурслар һәм викториналар ярдәмендә сәяхәт иттеләр. Катнашучылар сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен физкультура белән шөгыльләнергә, витаминнар белән тулы файдалы ризык ашарга һәм, әлбәттә, гигиена кагыйдәләре һәм көн режимы турында онытмаска кирәк икәнен белделәр.
М.Горькийның тууына 155 ел тула. Язучының юбилеена 30 мартта Шәтке авыл китапханәсендә «Максим Горький — это эпоха» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә Горькийның иң танылган «Детство», «В людях», «Мои университеты», «Мать», «На дне», «Дело Артамоновых», «Фома Гордеев» һәм башка әсәрләре тәкъдим ителде. Күргәзмә барлык китап укучыларны бөек язучының мирасы белән танышырга һәм аның искиткеч тормышы һәм иҗаты турында күбрәк белергә чакыра. Китапханәгә килүчеләр Максим Горький дөньясына кереп, аның кеше тәҗрибәсенә уникаль карашы турында күзаллый алачаклар.
Барлыгы 46 эштән 9 балалар бакчасы икенче турга чыгып, бүген көчләрен сынады."Печән өсте" фольклор күренешен күрсәтеп, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы 1 урынга лаек булды. Афәрин, катнашучы балаларны котлыйбыз, аларны әзерләгән педагоглар- Сабирова С.М., Сабирзянова Л.М., Мөхәмәтҗанова М.Е. белән горурланабыз!
Китапханә хезмәткәрләре уенда катнашучыларга тылсымлы сүзләр әйтергә һәм әкияттәге келәм-самолетка утырып “Уку утравына” виртуаль сәяхәткә чыгарга тәкъдим иттеләр. Мондый утрау барлыгын бары тик укырга яратучылар гына белә. Укучылар Шигырьләр култыгында, Маҗаралар елгасында, хикәяләр Кырында һәм Әкиятләр тавында булдылар. Балаларның белемнәрен тикшерергә түбәндәге конкурс сынаулары ярдәм итте: тасвирлап күрсәтү буенча әдәби персонажны белергә, башкарылган җырдан геройны танырга, әкияткә кагылышлы берәр мәкаль искә төшерергә. Сәяхәт ахырында уенда катнашучыларны татлы призлар көтә иде.