ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Теләче районының "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында озак вакытлы карау системасы кысаларында “Тәрбияләргә өйрәтү мәктәбе” уңышлы гына эшләп килә.

9 ноябрь көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнетдинова Фәния «Пластилиннан зоопарк» дигән технология буенча дәрес үткәрде. Пластилиннан әвәләү балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия. Ул баланың уйлау сәләтен үстерә, аның иҗади карашына файдалы йогынты ясый. Дәрес барышында балалар хайваннарны карау төрләрен ачыкладылар һәм зоопаркта яшәүчеләрнең терлек азыгы төрләре турында да белемнәрен ныгыттылар. Шулай ук алар әз таныш булган хайваннарның яшәү урынын да җиңеллек белән билгеләделәр. Дәрес ахырында педагог зоопарк территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде.

Татарстан Пенсия фонды Бүлеккчәсе хәбәр иткәнчә, 1 ноябрьдән мобилизацияләнгән гражданнарның керемнәре балалар пособиеләрен билгеләгәндә мохтаҗлыкны бәяләү өчен исәпкә алынмый. Тиешле кагыйдәләр хөкүмәт карары белән расланган. Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең кереме булмау да мохтаҗлыкны бәяләү  чорында гаиләсенә түләүләр билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып тормый.

Чара программасына укучыларны туган як мәдәнияте һәм традицияләре белән мавыктыргыч станцияләр аша таныштыру каралган иде:

- "Татарстан Флагы"станциясе. Татарстан флагындагы төсләр һәм алар нәрсәне аңлата?

- «Милли бәйрәмнәр» станциясе. Татар халкы нинди бәйрәмнәрне ярата һәм бәйрәм итә?

- «Милли костюм» станциясе. Татар милли костюмнары һәм аларның элементлары.

 - «Татар милли ашлар» станциясе. Милли ризыклар турында сөйләшү.

- «Авторын бел» станциясе. Укучылар әсәрләрне укыгач,  авторны атыйлар. Сорауларга дөрес җаваплар биреп, биремнәрне үтәп, катнашучылар станция ахырына кадәр барып җиттеләр.


10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 07 ноябрь көнендә Шармыш авылында яшәүче тыл ветераны Степанова Екатерина Ивановнага 95 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды.

2022 елның 8 ноябреннән 9 ноябренә кадәр Теләче урта мәктәбендә 2022-2023 уку елы сезонында Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләре егетләре һәм кызлары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узды.

Китап укучылар үзебезнең  һәм чит ил язучыларының 2022 елдагы юбиляр китаплары белән таныштылар. Ел саен әдәбият дөньясы дистәләгән каләм ияләренең юбилейларын бәйрәм итә! Әлеге әсәрләр ярдәмендә китап укучылар илебез һәм дөнья әдәбиятының тылсымлы дөньясына сәяхәт итте. Китап күргәзмәсе әдәбиятка битараф булмаган һәркем өчен зур ярдәм булгандыр дип ышанасы килә.

8 ноябрь көнне Үзәк авыл китапханәчесе Хаҗипова Ф.А. башлангыч сыйныф укучылары өчен "Барыбыз бергә- без бөек Россия"дигән темага дәрес-презентация үткәрде. Балалар Ватаныбызның төп символлары, гербы һәм флагы, башкаланың истәлекле урыннары белән таныштылар, яклаучы-баһадирлар, рус фольклоры һәм зур ил территориясендә яшәүче башка халыкларның гореф-гадәтләре турында белделәр.
       Укучылар табышмакларны чиштеләр, Россиянең төрле халыкларының әкиятләрен искә төшерделәр. Дәрес-презентация балаларга илебез турында бик күп файдалы мәгълүмат бирде.

9 ноябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Теләче. Үткәне һәм бүгенгесе”, “Они вернулись с Победой” китаплары авторы  Гыйльмиев Сәлмән Галиевич очрашуда булды. Очрашу барышында ул үзе язган китаплар турында сөйләде, авылыбызның күренекле кешеләре турында мәгълүмат туплады.

Бүген безнең Шәдке балалар бакчасына  “Куркынычсыз юл йөрү” профилактика  бүлеге җитәкчесе Ягафарова  Гүзәл Назыйф кызы  килде. Бакча тәрбиячеләре балалар белән бергә “Исламның серле төше” дип исемләнгән кызыклы чара  күрсәттеләр. Гүзәл Назиповна балаларга бүләкләр тапшырды. Балаларга  «кунак апалары» бик охшады, алар  тагы  кабаттан кунакка чакырып калдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International