ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2022 ел
җомга

Яз җитү белән туган ягыбызга күчмә кошлар кайта башлый. Шул уңайдан безнең балалар бакчасында  “Скворечник – дом веселого скворца!” исемле акция үтте. Акциянең максаты - балаларда экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, табигать күрке булган кошларыбызны саклау. Әлеге чаралар аша балаларда туган ягыбызга карата хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү. Акция барышында балалар кызыксынып кошлар турында рәсемнәр, видеофильмнар карадылар, аппликация ясадылар, кошлар турында шигырьләр өйрәнделәр. Әтиләр балалар белән бергә сыерчык оясы ясадылар. Ясалган оялар өй, балалар бакчасы тирәләренә эленә. Яраткан сайрар кошларыбыз безнең янәшәдә генә булсыннар, безне сөендерсеннәр дибез.

6-11класс укучылары өчен "Цифр дәресе"  уткәрелде. Информатика укытучысы И.И.Хамидуллин интернет челтәрендә куркынычсызлык  турында  кызыклы һәм файдалы  мәгълүмат бирде. Укучылар интернет сайтлардан файдаланганда нинди куркыныч  янавын ачыкладылар. Үзең турында  социаль  челтәрләрдә  төгәл  информация бирүнең зыянын   видероликлар аша күзәттеләр. Антивирусникларны куллануның файдасын бәяләделәр.  Финанс куркынычсызлыгы, кибебуллинг төшенчәләре турында  аңлатма алдылар.

19 март көнне  Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Фатиха Аитова исемендәге 12 нче татар кызлар гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге IX республикакүләм конференция үтте.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең Максабаш авылы мәктәпкәчә яшьтәге группада тәрбияләнүче  балалар  төзү шөгылен  бик ярата.  Төзүнең төп бурычы булып төрле конструкцияләр төзергә өйрәнү, вак моториканы үстерү тора. Конструктор белән эшләгән вакытта балалар бер урында гына утырмыйлар, үзләре дә сизмәстән төрле күнегүләр ясыйлар: уйлыйлар, сөйләшәләр, рольгә керәләр, иеләләр, чүгәлиләр, һ.б.

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. 19 март көнне Айдар авылында  авыл җирлеге, китапханә, мәдәният йорты  һәм Теләче Информ мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган Нәүрүз бәйрәме гөрләп утте.

 Бәйрәм чарасы җыр-бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә белән Кыш бабай бәйрәмнең төп кунаклары булдылар. Якташыбыз Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов һәм башкалабызның “Моң чишмәсе” җыр төркеме бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәделәр. Бәйрәмгә килүчеләр кайнар чәй, коймак, пылау белән сыйланды. Бу чара катнашучыларда бәйрәм атмосферасы һәм күтәренке кәеф тудырды.

Аның максаты - татар теле, әдәбияты, мәдәниятен саклау һәм үстерү. Әлеге конкурста безнең районнан Алан, Олы Мишә, Баландыш мәктәпләреннән 6 укучы катнашты.

2022 ел Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Татар өенә сәяхәт” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Алар “Халык җәүһәрләре берләшмәсенә йөрүче балалар белән Максабаш авылының тыл ветераны Флера Минһаҗевада кунакта булдылар. Флера әби балаларны үзе өчен кадерле булган, буыннан-буынга сакланып килгән истәлекле әйберләре белән таныштырды. Алар арасында үз куллары белән чиккән сөлгеләр, ашъяулык, кашага, намазлык кебек әйберләр бар. Флера әби аларның һәрберсе белән бәйле хәтирәләрен яңартты, үзенең яшь вакытындагы  авыр тормышы турында  балаларга сөйләде.

Ә соңыннан үз эшләрен кичектереп, күңел ачканнар: җырлар җырларганнар, төрле уеннар уйнаганнар, шаяртулар сөйләгәннәр. Бүгенге көндә “каба” сүзе иске яңгырашлы сүз. Әмма әбиләребез заманында хатын-кыз тормышын ансыз күз алдына да китереп булмаган. 16 март көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе укучыларны халкыбызның халык мәдәнияте, көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Шулай ук катнашучылар эш артыннан яңгыраган борынгы җырларны да ишетте.

22 март көнне Баландыш төп мәктәбендә “Хуш киләсең, Нәүрүз” исеме астында бәйрәм  чарасы уздырылды.

Март ае – яз башы, бик матур ай.  Бу ай озак заманнар  буе Яңа елның беренче ае булып йөргән. Көннең төнне куып җиткән вакытында үткәрелүче Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

22 март көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф  укучысы Сафин Булат һәм  7 сыйныф укучысы Гайнетдинова Назлыгөл «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International