ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2021 ел
сишәмбе

Безнең китапханә бу юнәлештә актив эш алып бара. Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә. Гаилә һәм китапханә арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, әдәби образлар аша балаларны тәрбияләүнең әһәмиятен төшендерү, гаиләдә бергәләп китап укуның файдалы якларын ачу максатыннан "Гаилә белән китап уку буыннарны якынайта" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Бу көнне Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф.А. Үзәк балалар бакчасында нәни укучылар өчен әлеге бәйрәмгә багышланган чара үткәрде. Балалар үзләренең гаиләләре һәм гаилә традицияләре турында сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, уйнадылар. Очрашу "Минем гаиләм" темасына балалар рәсемнәре конкурсы белән тәмамланды.

Бөек ватан сугышында хәләк булганнар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсе чистартылды, чәчәкләр утыртылды. Шулай ук балалар мәйданчыгы чүп – чардан арындырылды. Балалар бу изге эштә катнашулары белән бик канәгать калдылар.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы унаеннан, 15 май  көнне Баландыш төп мәктэбе коллективы мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме белән берлерлектә, мәдәният  йортында “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да “ дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Балалар җырладылар, биеделәр, нәфис суз сөйләделәр. Театр түгәрәгенә йөруче укучылар  Т. Миннуллинның   “Иптәш командир” әсәреннән озек  тәкъдим иттеләр.  Әти-әниләр һәм авыл халкы зур рәхмәт белдерде.

«Язгы игелек атнасы – 2021» акциясе балаларга «Игелеклелек» төшенчәсен аңларга ярдәм итә, мәрхәмәтлек,  дуслык, ярдәмчеллек, риясызлык, кешелеклелек кебек сыйфатларны бәяли белергә өйрәтә. 14 май көнне Үзәк авыл китапханәсе стадионда мәрхәмәтлелек дәресе үтте. Анда  игелек, эчкерсезлек, шәфкатьлелек, игътибарлылык, мәрхәмәтлелек кебек төшенчәләр аңлатылды. Балалар ата-аналарга, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә карата булган мөнәсәбәт, хайваннарга карата мәрхәмәтлек турында фикер алыштылар.

14 май көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 76 еллыгына, Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына һәм Теләче муниципаль районының 30 еллыгына багышланган шахмат буенча «Ак ладья» район беренчелеге булып узды. Безнең мәктәп командасы ярышларда катнашты. 7 нче сыйныф укучысы Ситдикова К. беренче урынны яулады. Котлыйбыз!

Татарстан Республикасы спорт министрлыгының боерыгы № 55/н  07.05.21 е нигезендә, бердәм Бөтенроссия спорт классификациясе таләпләрен һәм шартларын үтәү өчен, Баландыш мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Тимербаев Раильгә.бадминтон буенча 1 спорт разряды бирелде. Раилне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Совет тарихына кереп, 1970 елгы халык санын алуның ничек узганын искә төшерик. Вакыт һәм статистика чараларын экономияләү өчен беренче тапкыр ил халкының 25% ы гына сораштыру уздырган.
Халык санын алуга әзерлек киң колач белән узды. Газета - журналлар, радио һәм телевидение ни өчен кирәк булуы турында сөйләде. Клубларда, мәдәният йортларында, мәктәпләрдә һәм предприятиеләрдә лекцияләр һәм тематик кичәләр үткәрелде. Совет тарихында беренче тапкыр халык санын алу мәгълүматларын эшкәртү өчен " Минск-32 «электрон-исәпләү машиналары кулланылды . ЭВМ халык санын алу мәгълүматларын эшкәртте һәм таблицалар рәвешендә төгәл нәтиҗәләр бирде. Статистика иде избавлены нче кул хезмәте һәм алды алырга югары сыйфатлы мәгълүматлар тизрәк гадәттәгедән.
Вакыт бер урында гына тормый. "Без 2021 елның көзендә узачак халык санын алу мәгълүматларының электрон рәвештә җыелачагын барыбыз да диярлек беләбез.

«Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия ирекле акциясе кысаларында Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Спорт - ул тормыш!» чарасы уздырылды. Волонтерлар, социаль хезмәткәрләр социаль хезмәттән файдаланучы өлкәннәр белән берлектә скандинавия йөреше белән шөгыльләнделәр.

14 май көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л.З., “Ирекле Волонтер” оешмасы белән берлектә Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган акция үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International