ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2025 ел
чәршәмбе

Күкчә авылы китапханәсендә, авыл клубы белән берлектә мәдәният хезмәткәрләре талантлы актриса - Рузия Мотыйгуллинаның 75 еллыгына багышланган презентация күрсәттеләр. Бу гаҗәеп хатын-кыз талантлы актриса гына түгел, «Язучы йөрәге», «Күңелдәге күперләр», «Яшәү серләре» кебек искиткеч әсәрләр авторы да. Аның китаплары шигърият, фәлсәфә һәм тирән рухи уйлануларның мавыктыргыч кушылмасыннан гыйбарәт. Рузия Мотыйгуллина - күп санлы абруйлы, әдәби премияләр иясе, ул Россиядә генә түгел, аннан читтә дә танылу алган шәхес. Презентациядә катнашучылар әлеге гаҗәеп авторның иҗаты белән таныштылар.

Аларның дәһшәтле сугыш елларында да тынып тормаган каләмнәре астыннан чыккан шигырьләре, әсәрләре - киләчәк буыннарга шул җиңү юлының изгелеге һәм бөеклеге хакында искәртеп тора. Казаклар авылы китапханәсендә авыл клубы белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйрьләренә багышланган “Каләмне корал итеп...” дип исемләнгән чара үтте. Чарада китап укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларның әсәрләре белән таныштылар. Аларның шигырьләре яттан сөйләнелде, әсәрләре кычкырып укылды. Шулай ук, якташыбыз Гарифуллин Ибрахим абыйның сугыштан язып алып кайткан шигырьләр китабына да күзәтү ясалды.

Террорчылар - күп кеше яшәгән урыннарда шартлатулар оештыручы, корал кулланучы кешеләр. Димәк, террорчылык нәрсә ул? Бу сүз каян килә? Террорчылыкның нинди төрләре була? Мондый вәзгыятьтә үзеңне ничек тотарга? 11 март көнне Шармыш авылы китапханәсендә «Террорчылык һәм террорчылык төрләре» әңгәмәсе вакытында нәкъ менә шушы мәсьәләләр хакында фикер алышынды. Китапханәче китап укучылар белән бергә хәтердә мәңгегә калачак очракларны искә төшерде һәм мондый очракларда гражданнарның гамәлләре турында фикер алышты. Чара «Терроризм-җәмгыятькә куркыныч» плакатына күзәтү белән тәмамланды.


10
март, 2025 ел
дүшәмбе

8 март көнне Алан авылы мәдәнияты йортында «Алар даны мәңгелек» дип исемләнгән район фестивале кысаларында, шушы җирлек үзешчәннәре зур концерт программасын тәкъдим иттеләр. Бу чарада Бөек Ватан сугышы темасына, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә багышланган күргәзмәләр эшләнелде. Шул уңайдан, Күкчә авылы китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә «Фронтовиклар ашханәсе» дигән темага күргәзмә әзерләделәр. Күргәзмә балаларда, укучыларда патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелеп, бик күп экспонатларга бай булып эшләнелгән иде.

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, 9 март көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе иң күп китап укучы хатын - кызларны чакырып, «Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!» дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Чара барышында китаплардан укылган өзекләрдә хатын-кыз язмышларын, гаиләдәге гореф-гадәтләрне искә төшерделәр. Китапханәче хатын-кызларны язның беренче бәйрәме белән котлады, кичә чәй өстәле артында, күңелле, матур узды.

Әлеге бәйрәм Рамазан аена туры килү сәбәпле, 6 март көнне Урта Мишә авылы мәдәнияты хезмәткәрләре тарафыннан берләшмәгә йөрүче ханымнар өчен авыл клубында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Махмадали хәзрәт сүз алып, аңлаешлы итеп Рамазан фазыйләтләре турында сөйләде. Мәҗлес Коръән аятьләре, үтемле вәгазьләр, нәсыйхәтләр белән үрелеп барды. Кунаклар җаннарын сафландырып, күңелләренә рухи көч алдылар. «Киләчәктә дә шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч матур тормышта яшәргә язсын» - диеп теләкләр тели-тели таралыштылар.

Бәйрәм кичәсендә балалар үзләренең матур биюләре, җырлары, шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Концерт барышында Олы Мишә авылы җирлеге башлыгы Ф. Б. Җамалетдинов бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы ир - егетләрнең әниләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.


8
март, 2025 ел
шимбә

Шушы искиткеч бәйрәм алдыннан, 6 март көнне Шәдке авылы мәдәният хезмәткәрләре "Иң кадерле әниләр" исемле әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Бу бәйрәмгә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең  әниләре чакырылган иде. Бәйрәм кичәсен китапханәче ачып җибәрде, ул кунакларны чын күңелдән котлап, аларга сәламәтлек, мәхәббәт, озын гомер, бәхет һәм җан тынычлыгы теләде. Балалар кунакларга үзләренең җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Кичә азагында барлык әниләргә дә бәйрәм бүләкләре тапшырылды.

6 нчы март көнне Иске Җөри авыл китапханәсендә китапханәнең актив укучылары белән «Тормыш яме сездә хатын-кызлар» дип исемләнгән ял кичәсе оештырылды. Очрашу җылы котлаулар, лирик шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук әлеге чарада төрле викториналар, уеннар, күңелле конкурслар һәм “Татар орнаменты” ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.

Һәр ел саен барлык мөселманнар шушы изге, фазыйләтле айны бик кадерле кунакны кебек каршы алалар, ураза тоталар, хәер-сәдака бирәләр һәм догалар укыйлар.Ул 30 көн һәм төн дәвам итә. Иске Җөри авылы китапханәсендә “Рамазан нурлы ай, мең савапка тулы ай!” дигән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә кешенең җәмгыятьтәге гореф-гадәтләрен һәм тәртибен тасвирлаучы дини китаплар тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International