ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2025 ел
шимбә

6 март, иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Теләче балалар китапханәсендә «Яраткан Әниемнең портреты» дигән иншалар язу бәйгесе булып узды. Конкурста Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Әниләрне 8 Март бәйрәме белән котлау, инша язу өчен яхшы этәргеч булып тора. Иң яхшы инша язучыларга беренче, икенче һәм өченче урыннар бирелде. Бәйгедә катнашучылар белән бергә уртак фотога төшелде. Әлеге чарага өстәмә буларак, дөньяның күренекле хатын-кызлары турындагы материаллардан китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.


7
март, 2025 ел
җомга

2025 елның 6 мартыннан 7 мартына кадәр «Батыр» спорт комплексында 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында футзал буенча «Татарстан Республикасы футбол федерациясе» кубогына ярышлар узды. Кубокта Татарстан Республикасының 9 командасы катнашты

Һәр төркемдә бәйрәм, мәхәббәт һәм җылылык атмосферасы хөкем сөрде! Балалар әниләре, әбиләре өчен бик күп күңелле сюрпризлар әзерләделәр. Бәйрәм иртәләрендә яз, әниләр, әбиләр турында матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Балалар рәхәтләнеп сәнәләштерелгән әкият һәм иҗат номерларын күрсәттеләр. Шулай ук әниләренә чәчәкләр, открыткалар һәм йөрәкләр ясадылар.  Барлык әниләрне, хатын-кызларны  8 Март бәйрәме белән котлыйбыз! Өйләрегездә һәрвакыт мәхәббәт һәм шатлык хөкем сөрсен!

Бу карарның әһәмияте аеруча зур, чөнки ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә туры килә. Бу вакыйга совет солдатларының батырлыгы һәм нацизмга каршы көрәштә халыкның бердәмлеге турындагы хәтерне саклауга юнәлдерелгән төрле чаралар һәм күргәзмәләр уздыруга сәбәп булды.

Язның беренче бәйрәме - 8 Март -бик матур һәм шатлыклы көн. Безнең барыбыз да туганнарыбызны һәм яратканнарыбызны оригиналь бүләк белән шаккаттырасыбыз килә. Иң яхшы бүләк - ул, әлбәттә, чын күңелдән үз кулларың белән ясалган бүләк. 6 март көнне бәйрәм алдыннан Шармыш авылы китапханәсенең «Оста куллар» клубы укучылары «Үзебез ясыйбыз һәм әнигә бүләк итәбез» дигән мастер - класста булдылар, анда бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, әниләре турында шигырьләр укыдылар, мәкальләр искә төшерделәр, яраткан әниләренә ягымлы сүзләр әйттеләр. Аннары яратып һәм җылылык белән яраткан әниләргә бүләк итеп открытка - аппликацияләр ясадылар.

Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Хатын  - кыз - җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе дә, иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле зат та. Әлеге көн уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә «Җиһанның асыл затлары» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә татар язучыларының хатын-кызларга багышланган китаплары куелды.

6 март көнне Әбде авылы китапханәсендә коррупциягә каршы көрәш проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатыннан «Балачактан коррупциясез» дип исемләнгән чара үткәрелде. Мәктәп фойесында «Коррупцияга юк!» мәгълүмати материал урнаштырылды, анда коррупция, ришвәт, ришвәт алу, ришвәт таләп иткән очракта нәрсә эшләргә кирәк икәнлеген, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, коррупцион хокук бозуның төрләре турында язылган иде. Китапханәдә коррупциягә каршы «Уен шоу» квиз - викторинасы уздырылды. Чара барышында коррупция, аның билгеләре һәм килеп чыгу сәбәпләре турында әңгәмә алып барылды. Китапханәче балалар белән намуслылыкның җиңүен, коррупциягә урын калдырмаган ситуацияләр карады. Балалар коррупциягә каршы көчле көрәш алып барылуын, кечкенәдән намуслы һәм гадел булырга кирәклеген аңладылар.

Олы Нырсы урта мәктәбендә 1-4 нче сыйныф укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында чаңгы ярышлары узды. “Лыжня – малышня” ярышы РФ Хәрби Көчләренең реактив артиллерия дивизионы командирына, МХО барышында һәлак булган подполковник Дмитрий Павлович Дормидонтовка, шулай ук герой - якташларга, Украинада МХОда катнашучыларга, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарга, Ватанны саклаучы барлык якташлар истәлегенә багышланган.

Бүген, 6 март көнне, Баландыш мәктәбендә 8 Март Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан , мәктәп укучыларының әниләре өчен концерт булды. Бәйрәмгә әниләр һәм әбиләр килгән иде. Балалар аларга яраткан җырларын җырладылар , биеделәр, әниләре турында шигырьләр сөйләделәр . Бәйрәм азагында балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне бүләк иттеләр. Үз кулларың белән ясалган бүләк - дөньяда иң кыйммәтлесе.

2025 елның 10 мартыннан алып 2025 елның 21 мартына кадәр  кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International