Авылыбызның абыстае кунакларга “дин” төшенчәсе турында аңлатма бирде. Якынлашып килүче Рамазан аена, Кадер кичәсенә багышланган вәгазьләр укыды. Очрашуга килүчеләр китапханәдәге дини китаплар белән таныштылар. Иманыбызны ныгытучы, күңелебезне сафландыручы, эчтәлекле чара узды.
Фестивальнең район этабында район мәгариф учреждениеләреннән 297 иң яхшы башкаручылар һәм иҗат коллективлары 8 номинациядә чыгыш ясадылар. Жюри призлы урыннарны билгеләде. Фестивальнең район этабында җиңүчеләре - I дәрәҗә лауреатлары һәр яшь төркемендә һәр номинациядә фестивальнең зона турында катнашачаклар.
28 февраль көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Яшь мастер»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды. Чара чын иҗат һәм талант бәйрәменә әверелде, анда яшь катнашучылар төрле һөнәрләр, үзләренең осталыкларын һәм фантазияләрен күрсәттеләр.
Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында Иске Җөри авылы китапханәчеләре “Ак каен” балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә “Туган телем гади дә син, матур да, халкың кебек” дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Әлеге чара балаларда туган телгә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Китапханәчеләр тарафыннан халыкның бай, рухи мирасы турында сөйләнелде. Төрле телләрдәге шигырьләр һәм җырлар аша балаларга тел өйрәнергә, аны яратырга кирәклеге аңлатылды. Чара ахырында балалар белән “Йөзек салыш”, “Түбәтәй” уеннары уйналды.
21 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре «Пушкин картасы» кысаларында авылыбыз яшьләре белән берлектә “Солдатская смекалка” дип исемләнгән уен викторина үткәрделәр. Авылыбыз егетләре ике командага бүленеп көч сынаштылар. Чара программасына җитезлек өчен конкурслар һәм спорт уеннары кертелде, шулай ук Ватанны саклаучылар көне турында аңлатылды, хәрби-патриотик темага сораулар бирелеп, аларга җаваплар алынды. Очрашу патриотик характерга ия һәм хәрби-патриотик хисләр, сәламәт яшәү рәвеше, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында физик тәрбия тәрбияләүгә ярдәм итә.
Китапханәчеләр презентация ярдәмендә укучыларны XIX гасырның күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар. Ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәверендә нәфис әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм фәннең башка тармаклары буенча кырыкка якын хезмәт бастырып чыгаруын белделәр.
Табышмаклар чишү - Борынгы Русь чорыннан ук барлыкка килгән. Табышмакларны чишү һәркемне: балаларны да, өлкәннәрне дә мавыктыра. Китапханәчеләр чарада катнашучыларны табышмакларның барлыкка килү тарихы, табышмакларның нинди төрләре булуы белән таныштырдылар һәм алга таба рифмалы табышмакларга уен үткәрделәр.
Китапханәчеләр яңа китапларга күзәтү ясадылар. Китапханәчеләр килүенең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар. Балалар белән бергә бик күп кенә сорауларга җаваплар эзләнде. Эш барышында китап белән эшләү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр: рәсем ясамаска, язмаска, битләрен бөгәрләмәскә, ертмаска, рәсемнәрен кисмәскә, ашау вакытында китап укымаска, китап эченә карандаш яки ручка тыкмаска.
2025 елның 27 февралендә чаңгы базасында 1-6 класс укучылары арасында чаңгы ярышлары һәм 7-11 класс укучылары арасында Әфганстан Республикасыннан гаскәрләрне чыгаруның 36 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган биатлон буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге үткәрелде. Ярышларда районның 11 мәктәбеннән 81 укучы катнашты.
2025 нче елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итә. Солдатларның һәм тылда җиңү яулаган халыкның батырлыгы беркайчан да онытылмас. Укучыларның Бөек Ватан сугышы тарихы белән кызыксынуын арттыру, ветераннарга карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, җәмгыятебезнең мәдәнияте, тарихы, традицияләре белән кызыксыну максатында районыбызның балалар иҗат үзәгендә «Буыннарның үлемсез хәтере» дигән конкурс үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары “Сугыш чоры кораллары, техникасы” номинациясендә 3 нче урын яуладылар. Котлыйбыз!