21 нче гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбенең мәктәп паркында «Күрше» гранты проекты кысаларында Балалар иҗат үзәге коллективы «Бергә җылынабыз» дигән масштаблы күңел ачу-спорт уены уздырды. Чарага чын кышкы адреналинга әзер сигез яшьләр һәм сигез гаилә командасы җыелды.
Балалар Ленинград чолганышының иң фаҗигале бите – шәһәрне фашист илбасарлары камап алуы белән таныштылар, камалышта калган шәһәрдә көндәлек алып барып, үзләреннән киләчәк буынга шул дәһшәтле еллар турында истәлек калдырган ике кыз - Таня Савичева белән Тана Вассоевич турында белделәр. Чолганыш вакытында һәлак булган балалар һәм яшүсмерләргә багышланган «Тормыш чәчәге» монументы һәм «Тормыш юлы» башланган урында Ладога ярында урнашкан «Өзелгән боҗра» мемориалы – Ленинградны олы җир белән тоташтыручы бозлы күл буенча узучы куркыныч трасса турында хикәя тыңладылар. Шулай ук, шушы чарада катнашучы малайлар ленинградлылар күкрәгендә балкучы кечкенә калай значок «Блокада карлыгачы» турында ишеттеләр.
2026 елның 23-26 гыйнварь көннәрендә Казан шәһәрендә Физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Теләче урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гиниятов Әмир, 8 сыйныф укучысы Галимова Нәфисә призер булдылар (җитәкчеләре Хәкимов Рафил Рефат улы).
2026 елның 12-17 гыйнварында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары арасында биология фәне буенча укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды. «Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбе» 9 сыйныф укучысы Давлетшин Рүзәл биология фәнебуенча республика олимпиадасы призеры булды. Призерны Узәк урта мәктәбенең биология укытучысы Николаев Анатолий Владимирович әзерләде. Призерны һәм укытучыны югары результат белән котлыйбыз һәм аларга алга таба уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!
23-25 гыйнварь көннәрендә Казан шәһәренең Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университетында россия куләмендә физик культура буенча олимпиада уткәрелде. Олы Нырсы урта мэктэбенең 9 сыйныф укучысы Гаязов Азамат әлеге олимпиада да катнашып мини-футбол буенча 1 урын, волейбол буенча 2 урынга лаек булды. Общий баллар буенча Россия командалары арасында 5 урында. Килэчэктэ дэ зур унышлар телибез.
2026 нче елның 11 нче гыйнварыннан 14 нче гыйнварына кадәр Теләче муниципаль районы укучылары Иске Җөри урта мәктәбенең укытучысы Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы җитәкчелегендә инглиз теле буенча «Олимпка юл» дип исемләнгән республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнаштылар.
Теләче үзәк китапханәсе #"ТукайныБергәләпУкыйбыз" республикакүләм проектына кушылды. 15 гыйнвар көнне Габдулла Тукайның “Ай һәм Кояш” шигыре укылды. Әйе, бергәләшеп Тукай шигырьләрен укуыбыз, "Туган тел" җыры белән тәмамлануы - туган телебезне һәм бай мәдәниятебезне саклауга булган тугрылыгыбызның ачык дәлиле.
Күргәзмәдә дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм авыруларны профилактикалау турында китаплар тәкъдим ителде. Үсмерләр үз сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту турында күп файдалы мәгълүмат алдылар. Балалар өчен шулай ук уен да үткәрелде. Әлеге чара үсмерләрне яңа белемнәр белән баетып кына калмады, ә сәламәт яшәү рәвешен алып барырга да этәргеч бирде. Китапханәче алынган белемнәр яшь укучылар арасында дөрес тормыш рәвеше сайлау өчен стимул булыр дип өметләнә.
Кышкы табигать матурлыгыннан ләззәтләнеп, аңа композиторлар, рәссамнар, язучылар һәм шагыйрьләр мәдхия җырлыйлар. Айдар авылы мәдәният хезмәткәрләре укучыларга күңел җылысын бүләк итү өчен кыш турында иң матур һәм илһамландыргыч шигырьләр җыйды. Яңа ел бәйрәме көннәрендә, 9 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә «Яңа ел шигырьләре кәрҗине» дип исемләнгән әдәби-шигъри марафон үткәрелде. Бу көнне марафонда катнашучылар Яңа ел, кыш турындагы матур шигырьләрне укыдылар.
Кышкы табигать үзенчәлекле, бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык хөкем сөрә, агачлар бәс белән каплана.
8 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә "Кышкы әкият ясыйбыз" исемле иҗат сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар елның бик матур вакыты - кыш иленә кунакка килделәр! Китапханәче белән бергә балалар кыш һәм Яңа ел бәйрәмнәре турында иң яхшы әсәрләрне искә төшерделәр: П.Бажовның "Көмеш тояк", Э. Успенскийның "Простоквашинода Кыш", Г. Х. Андерсенның «Кар патшабикәсе», рус халык әкиятләре "Морозко", "Кар кызы", "По щучьему велению" һәм башкалар. Аннары иҗат белән шөгыльләнделәр: балалар рәсемнәрдә кышкы табигатьне, йомшак кар көртләрен, кар бабайны, чыршыны сурәтләделәр. Һәрбер рәсемдә табигатькә һәм туган якка мәхәббәт сизелә. Чарадан соң кыш турындагы күп кенә әкиятләр үз укучыларын тапты.