ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2026 ел
сишәмбе

30 апрель конне Алан авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.


4
май, 2026 ел
дүшәмбе

29 апрель конне Баландыш авыл жирлеге территориясендэ яшэуче шэхси затларнын трактор хэм тагылма арбаларына техник карау чарасы уткэрелде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.

Чернобыль... Дистәләгән мең кешенең гомерен алып киткән XX гасырның иң масштаблы радиацияле фаҗигасе 1986 елның апрелендә бөтен планетага яңгырады. 28-29 апрель көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә радиация һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан “Чернобыль хатирәләре” дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү тәкъдим ителде. Күргәзмәдә техноген һәлакәт вакыйгалары турында мәгълүмати материаллар һәм Чернобыль атом-электр станциясенең һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар хатирәләре урнаштырылды.  Шулай ук күргәзмә буенча кешелек тарихында радиоцион һәлакәт турында әңгәмә-фикер алышу да үткәрелде.

28 апрель көнне Баландыш төп мәктәбендә Теләче районы прокуроры Суглова Елена Ивановна һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна булып киттеләр.  Алар прокурор конкурсында “Фронт открыткасы” ясап, призлы  урын алган 4 сыйныф укучысы Сафин Тимурны котладылар, ана иҗади унышлар теләделәр. (Җитәкчесе- Сафина Айгөл Ә.)

28 апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә «Террорга каршы бергәләп!» дигән әңгәмә уздырылды. Чара шәхси куркынычсызлыкның мөһимлеге турында балаларның һәм яшүсмерләрнең хәбәрдарлыгын арттыруга, потенциаль куркыныч хәлләрне танып белүгә һәм куркыныч янаган очракта дөрес гамәлләр кылуга юнәлдерелгән иде.

Агымдагы елнын 24 апреленнэн районнын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү һәм аның иҗатын популярлаштыру максатында 25 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча «Туган телнең моңлы җыры булып, син яшисең безнең йөрәктә» дигән әдәби калейдоскоп үткәрелде.

26 апрель көнне яшь артистлар «Яз ритмнары» Бөтенроссия конкурсында катнаштылар. Аларның чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде: төркем ике тапкыр конкурс лауреаты булды. Бу уңыш-балаларның һәм аларның остазларының тырыш репетицияләре һәм таланты нәтиҗәсе. Җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа иҗади казанышлар телибез!


3
май, 2026 ел
якшәмбе

Җиңү көне-ул чыннан да күз яшьләре белән искә ала торган  бәйрәм.  9 майда шатлык һәм горурлык яшьләре ачы һәм югалту яшьләре белән бергә кушыла. Без, хәзерге буын, тыныч күк астында яшәвебез белән бәхетле. Бабайларыбыз һәм әбиләребез кичергән язмыш сынауларын беркем һәм беркайчан да күрмәсен.  Шундый теләкләр белән 28 апрель  көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  "Нәрсә ул батырлык?"дип исемләнгән сыйныф сәгате  үткәрделәр. Чарада  башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Әлеге чара Җиңү көненең кыйммәтен аңлатуга һәм яшь буынның игътибарын халкыбыз тарихына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.

Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм прицепларга техник тикшерү эшләре бара. 2026 елның 27 апрелендә Олы Мәтәскә авыл җирлегендә шәхси затларнын үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International