Агымдагы елның 27 апрелендә «ЛМР Пласт» ҖЧҖтендә йөк төяүче машиналарга техник тикшерү уздырылды. Карауга 10 берәмлек техника тикшерүгә куелган иде.
Һәр техника - аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмалары белән тәэмин ителеше, техник торышы тикшерелде. Ә машина йөртүчеләрнең тракторчы-машинист таныклыгында тиешле категорияләре булу һәм төяү машинасында эшләү өчен рөхсәт бирү квалификацияләре тикшерелде. Аннары аларга ышанып тапшырылган техниканы имин эксплуатацияләү буенча машина йөртүчеләр белән профилактик әңгәмә уздырылды.
Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тантаналы очрашу узды. Кунаклар булып район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Елена Ивановна Суглова һәм Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Владимировна Карпова булды.
2026 елның 24 апрелендә Балалар иҗаты үзәге методистлары Гәрәева Рушания Ринат кызы һәм Закирова Римма Рәшит кызы Казанда узган республика түгәрәк өстәлендә катнаштылар.
25 апрель көнне Сауш авыл китапханәсендә китап укучылар өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай кайта безгә һәр язда» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Габдулла Тукай исеме бөтен дөньяга билгеле, чөнки татар шигъриятен һәм тулаем мәдәниятен үстерү өчен ул күп эшләр башкарган. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, гадел, мәрхәмәтле һәм кыю булырга өнди. Китапханәнең китап укучыларына Габдулла Тукайның биографиясе һәм иҗаты, аның авыр язмышы турындагы әдәбият тәкъдим ителеп, Тукай турындагы башка язучы һәм шагыйрьләрнең фикерләрен яктыртучы катаплар да куелды. Г.Тукайның шигъриятен яратучылар аның шигырьләрен укыдылар. Күргәзмәдә язучының табигать, туган якны ярату, намуслылык һәм гаделлек турындагы әкиятләр, шигырьләр, әсәрләр китаплары киң катлам китап укучыларга тәкъдим ителде.
2026 елның 27 апрелендә районыбызның барлык мәктәпләрендә дә 9–11 сыйныф укучылары өчен Казан кооператив институты (Россия кооперация университеты филиалы) вәкилләре белән һөнәри юнәлеш бирү очрашуы узды.
23 апрель көнне Сауш авыл китапханәчесе «Пушкин картасы» программасы кысаларында яшүсмерләр өчен « Яраткан китап геройлары» дигән әдәби квест үткәрде. Чара барышында катнашучылар яраткан геройлары янында кунакта булдылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр, төрле конкурсларда ярыштылар, Үзләренең укыган әсәрләрендәге яраткан геройлары турында сөйләделәр, өзекләр укыдылар. Балалар үзебезнең һәм чит ил язучыларының әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Шулай ук китаплар уку дөньяга карашны киңәйтә, танып белү сәләтен үстерә, дигән нәтиҗәгә килделәр. Чараның йомгаклау этабы «Мин укырга яратам» китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән тәмамланды.
Җәмгыятьтә экстремистик һәм террорчылык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе-аларны профилактикалау. Укучылар, яшьләр экстремизмның нәрсә икәнен һәм экстремистик хәрәкәтләргә ничек кермәскә икәнен белергә тиеш. Шуларны укучыларга, яшьләргә җиткерү максатыннан 23 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Экстремистлар ятьмәсенә ничек эләкмәскә" дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Төрле милләт кешеләре дус, тату яшәргә тиеш. Толерантлык безне берләштерсен, үзара мөнәсәбәтләребезне ныгытсын, ят карашларга, чит идеологиягә күңелләргә үтеп керергә ирек бирмәсен.
23 апрель көнне Казаклар авыл китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Пушкин картасы проекты кысаларында «Тел белгечләре» дип исемләнгән интеллектуаль уен-ярыш уздырылды. Бу уенда "тапкырлар" һәм "зирәкләр" командалары үзара көч сынашты. Чараның төп максаты – яшь буынның Габдулла Тукай иҗатына кызыксынуын арттыру, алган белемнәрен практикада куллана белү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, шулай ук дуслык, ярдәмләшү һәм җаваплылык хисләрен тәрбияләү иде. Уен-ярыш бик җанлы һәм кызыклы барды. Яшүсмерләр әзерләнгән сорауларга бик теләп һәм актив җавап бирделәр.
24 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан Теләче мәдәният йортында Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукай — милләтебезнең йөзек кашы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 23 апрель көнне гала-концерт һәм Габдулла Тукай исемендәге XVI Бөтенроссия укучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чара шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга һәм РФ Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына багышланган иде.