Теләче урта мәктәбенең 8 класс укучы Галимова Нәфисә , Ставрополь шәһәрендә 9-11 класс укучылары өчен уткәрелгән физкультура фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашып призер булды.Җитәкчесе шушы мәктәпнең физкультура укытучысы Хакимов Рафил Рефат улы. Аларга киләчәктә дә зур унышлар теләп калабыз.
Бүген Алабуга шәһәрендә «Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар» дигән III Республикакүләм театраль куелышлар һәм шигыр уку буенча бәйге узды. Чарада Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Минһаҗева Г.Р. катнашты.Галия Рафаэл кызы жюри хөкеменә матур итеп шигырь укып чыкты һәм «Шигырь укулар бәйгесе» номинациясендә 1 урынга лаек булды. Югары әзерлек һәм артистлык дәрәҗәсе өчен коллега диплом белән бүләкләнде.Бакча коллективы чын күңелдән Галия Минһаҗеваны лаеклы җиңүе белән котлый һәм аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа һөнәри казанышлар тели!
В атмосфере тепла и душевности, под названием "Вспоминаем творчество Г. Тукая", мероприятия "Урман аланы" погрузило юных гостей в волшебный мир сказок поэта: "Шүрәле", "Су анасы", "Сарык белән кәҗә". Дети с энтузиазмом читали стихи, зажигательно танцевали, проникновенно пели песни, виртуозно играли на курае мелодию "И туган тел" и с удовольствием участвовали в театрализованных постановках по мотивам сказок.
Агымдагы елнын 23 апрель көнне АЖ «ТАТАВТОДОР» Арча филиалы Теләче юл төзәтү участогында булган трактор, үзйөрешле хәм тагылма техникаларга еллык техник карау уздырылды. Чарага 11 берәмлек техника куелган иде.
Кыска гомер кичереп тә, Тукай гаять зур мирас калдыра. Аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган илгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт балаларда Тукайның шигырьләреннән һәм әкиятләреннән туа. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә, игелекле, намуслы, акыллы, гадел булырга өйрәтә.
22 апрель көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә "Пушкин картасы" проектын тормышка ашыру кысаларында «Тебя бесценный наш Тукай чтит мир и чтит народ родной», дигән әдәби викторина үткәрелде. Чарада катнашучылар ике командага бүленеп, үзара ярыштылар. Уен дәвамында командалар төрле биремнәрне үтәделәр. Моның өчен сорауларга дөрес җавап бирергә кирәк иде
17 апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә мөһим кыйммәтләргә – күп милләтле Россия халыкларының дуслыгына, аларның үзара аңлашуына һәм какшамас бердәмлегенә багышланган «Халыклар дуслыгы турында әкият» дип исемләнгән танып-белү сәгате узды. Әлеге чара һәркемгә илебез бердәмлегенең ныклы нигезе булып хезмәт итүче мәдәни күп төрлелекнең байлыгын һәм кабатланмас матурлыгын искә төшерү максатыннан оештырылды.
Быел Чернобыльдәге атом станциясе шартлап, барлык Җир шарын үлем сөременә төргән ул дәһшәтле көнгә 40 ел була. Бу шартлау Хиросимага ташланган атом бомбасыннан 40 тапкыр көчлерәк иде. Чернобыль зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша. Егетләребез, батырлык үрнәкләре күрсәтеп, үзләренә йөкләнгән бурычны зур җаваплылык тоеп башкаралар. Ликвидаторларның хезмәте – чын мәгънәсендә зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсен иде. Еллар узган саен сафларыбыз кими бара. Чернобыль вакыйгасы, кыю йөрәкле ир-егетләребезнең батырлыгы турында мәгълүмәт бирү максаты белән 17 нче апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән “Чернобыль. Без хәтерлибез” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр.
Бу көн алдыннан китапханәдә «Россия көче- халык бердәмлегендә» исемле мәгълүмат сәгате узды. Чараны уздыру өчен Россия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсеннән алынган материаллар кулланылды. Өлкән сыйныф укучылары тарихның фаҗигале битләре, тыныч халыкны массакүләм юк итү, совет кешеләренең батырлыгы һәм ныклыгы турында, шулай ук тарихи дөреслекне саклау һәм аны киләсе буыннарга тапшыруның мөһимлеге турында белделәр. Геноцид корбаннары турындагы хәтер-ул кайгы гына түгел, ә дөнья, ирек һәм кеше тормышы — сакларга кирәк булган югары кыйммәтләр икәнлеген искә төшерү дә мөһим.
Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында Айдар авыл китапханәсендә «Якташларыбызның хезмәт батырлыгы» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Әлеге чара авылдашларыбыз һәм райондашларыбызның хезмәт батырлыгына багышланган иде. Очрашуда катнашучылар авылыбызның тыл ветераннары, тракторчы хатын-кызлары, төрле дәрәҗәдәге Дан ордены кавалерлары турындагы истәлекләр белән уртаклаштылар һәм Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Каримовага багышланган яңа гына нәшер ителгән «Ил үстергән кыз Гөлбикә» китабы белән таныштылар. Аларның шәхси уңыш тарихлары, хезмәт батырлыгы бүген дә яшьләр өчен үрнәк булып тора.
Россия халыклары бердәмлеге елы, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Мәктәпкәчә белем бирү елы, Теләче муниципаль районының 35 еллыгы кысаларында бүген 17 апрель көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесе узды.