ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Олы Мишә урта мәктәбендә һәр ел саен “ Җимлек “ операциясе үтә. Бу чара укучыларга  экологик тәрбия бирү, кошларга ярдәм итү, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан оештырыла.            “ Җимлек “ операциясендә башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре актив катнаша. Мондый чаралар мәктәп, укучылар, әти-әниләр арасында хезмәттәшлекне ныгыта.

Кышын  кошлар  кеше яши торган тирәгә ныграк тартыла башлый. Ачлык аларны табигый саклык турында онытырга мәҗбүр итә.

    Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Кошларга ярдәм итик!” дигән акция  игълан ителде. Мондый  акция безнең балалар бакчасында ел саен үткәрелә. Балалар кошларга ничек тә булса ярдәм итү өчен әти-әниләре белән бергә әлеге акцияга кушылдылар.

Иртәнге гимнастика мәктәпкәчә яштәге балаларны сәламәтләндерү буенча мөһим компонент булып тора. Ул балаларны  сәламәтлекләрен ныгытуга, физик сыйфатларын һәм сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Теләче 2нче балалар бакчасында балаларның физик үсеше өчен яхшы шартлар тудырылган: якты, иркен физкультура залы һәм бакча тирәсендә спорт мәйданчыгы бар.

Яңа  елга" Оешма фасадларын һәм янәшәсендәге территорияне иң яхшы бизәү " район конкурсына йомгак ясалды. Безнең дә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы  “Дулкын” йөзү бассейнына сертификат белән бүләкләнде. Бүләкне эшлекле шимбә киңәшмәсендә  районыбыз җитәкчесе Хаҗипов Н.Н. тапшырды.

21 нче гыйнвар көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча Эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы, майор Л.М. Тимерханов тарафыннан планлы тикшерү үткәрелде. Ул укучыларга ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын һәм янгын сагы чакыру алгоритмын искә төшерде, янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты. Инспектор билгеләп үткәнчә, мондый профилактик чаралар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очракларын ачыклауга һәм вакытында бетерүгә ярдәм итә.

Миллли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр, җеп эрләгәннәр. Куллары, күзләре талып китсә, уеннар да уйнап алганнар, табышмаклар, мәкальләр әйтешкәннәр, тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр.

Анда якташыбызның иҗаты һәм тормыш юлы турындагы язмалар урын алды. Бу буклетлар 23 нче гыйнвар көнне Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында үтәчәк “Милләт бакчасының асыл затлары” дип исемләнгән чарага килгән кунакларга бүләк ителәчәк.

20 январь көнне Югары Кибәхуҗа авылы җирлегендә халык җыены булды, Җыенда районыбыз башлыгы Хазипов Назип Накипович һәм башка җитәкчеләр дә катнашты.  Югары Кибәхуҗа гомуми белем бирү мәктәбенең 2019 ел эшчәнлегенә мәктәп директоры Миннекаева Г.Г. анализ ясап доклад укып китте.

15 – 17   нче  гыйнвар көннәрендә  инглиз теле    фәне буенча  “ Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау  этабы булып  узды. Инглиз теленнән  республика   олимпиадасында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары Галиуллина Иркә  һәм Яруллин Рәсүл   катнаштылар. Йомгаклау  этабында укучылар призер булдылар , Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр. Укучыларны  республика олимпиадасына чит тел   укытучылары А.С. Гыймаева һәм  Л.Г. Алексева әзерләде. Зур уңышларыгыз белән  котлыйбыз!

18 январь көнне Субаш авыл спорт залында Питрoч районы Сәрдә авылы яшьләре белән Субаш авыл яшьләре арасында волейбол ярышы уздырылды. Әлеге уенда 3: 1 исәбе белән Субаш авыл яшьләре җиңү яуладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International