ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 17 гыйнварында  Саба районы Сатыш авылында көрәш буенча 2004-2005, 2006 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында яңа ел турниры булып үтте. Барлыгы 2 районнан 100-дән артык спортчы катнашты. «Теләче» спорт мәктәбеннән дә көрәшчеләр унышлы чыгыш ясады. 

20 январьда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә хокук бозуларны кисәтү буенча профилактика Советы утырышы булды. Аның эшендә район мәгариф бүлеге педагог-психологы Хаҗипова С.Н., Шалахметов Р.Н., Заһидуллин Б.Х. катнашты. Хокук бозуларны киметү максатыннан сыйныф җитәкчеләренә контрольне тагын да көчәйтергә дигән фикергә киленде.

Бу вакыйга уңаеннан, Субаш авыл китапханәсендә ТАССР төзелү тарихы, аның үсеше, мирасы белән бәйле, «Татарстан – уртак йортыбыз» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендә, хәзерге заман һәм шулай ук элеккерәк елларда нәшер ителгән китаплар урнаштырылган.

Бу дата уңаеннан, Субаш авылы китапханәчесе Петрова Л. ел дәвамында китап укучыларга  тәкъдим ителәчәк «Ялкынлы еллар хәтере» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар безнең өчен иң кадерле, иң изге китаплар булды. Безнең арада исән фронтовиклар азая бара, яшь буынга халкыбызның, ата-бабаларыбызның үлемсез батырлыгы турындагы китаплар кыйммәтрәк булырга тиеш. Китапханә укучыларны әдәби китаплар аша  Бөек Ватан сугышы сулышын тоярга чакыра.

Бу дата уңаеннан, Субаш авылы китапханәчесе Петрова Л. ел дәвамында китап укучыларга  тәкъдим ителәчәк «Ялкынлы еллар хәтере» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар безнең өчен иң кадерле, иң изге китаплар булды. Безнең арада исән фронтовиклар азая бара, яшь буынга халкыбызның, ата-бабаларыбызның үлемсез батырлыгы турындагы китаплар кыйммәтрәк булырга тиеш. Китапханә укучыларны әдәби китаплар аша  Бөек Ватан сугышы сулышын тоярга чакыра.

Яңа ел бәйрәмнәрен кардан ясалган сыннарсыз күз алдына китереп булмый. Баландыш төп  мәктәбе коллективы  кар сыннары белән ишегалдын бизәү конкурсында бик теләп катнашты. Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп  улы мәктәп директоры Хузин Й.Р ка кар сыннары белән мәктәп янын бизәүдә тырышлыклары өчен бассейнга барырга сертификат тапшырды. Котлыйбыз!

18 нче гыйнвар көнне Яр Чаллы  шәһәрендә «Мини -  футбол  в школу» дип исемләнгән  республика  футбол ярышларының  финал этабында Теләче урта  мәктәбе   яшь  спортчылары  призлы урыннарга лаек булды. 2004-2005 нче  елгы кызлар командасы -  2  нче  урын ,   2002-2003 нче  елгы малайлар командасы   5  нче урынны яуладылар. Командаларны өстәмә  белем бирү педагоглары А.Р. Хәбиров, Р.Г.Хәбиров., физик тәрбия бирү укытучылары Р.Р.Хәкимов, Р.Р. Нәҗипов  һәм  Б.Р.  Сәләхиев  әзерләде.  Җиңүләрегез белән котлыйбыз , зур уңышлар теләп калабыз!

Айдар авыл мәдәният йортында ТАССРның 100 һәм Җиңунең 75 еллык юбилейлары уңаеннан "2020 Россиядә Хәтер һәм Дан елы" исемле стенд эшләнеп куелды.

19 гыйнвар көнне Шармыш авыл китапханәсендә «Крещение – праздник всем на удивление» дип исемләнгән фольклор – тарихи экскурсия үткәрелде.  Очрашуда катнашучылар бәйрәм тарихы һәм аның гореф – гадәтләре турында белделәр.

Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы  китапханәсендә  «Туган як һәм әдип кадере” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәгә килгән укучылар китап күргәзмәсе белән, Шәйхи Маннурның әдәби иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар. Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы басылып чыга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International