ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 6 декабрендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар спорт мәктәбе егетләр арасында волейбол буенча Теләче районы беренчелеген үткәрде.

Декада кысаларында Алан авылы китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә “Күңел эретерлек сүзләр бар...” исемле тематик кичә үткәрелде. Чарага Ф.Яруллин һәм К.Шәфыйкова әсәрләреннән торган күргәзмә әзерләнде һәм аларга күзәтү ясалды. Чәй өстәле артында “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре буенча фикер алышу узды. Шулай ук, чара барышында матур теләкләр дә җиткерелде.

Безгә бу идея ошады, һәм без әлеге проектка кушылдык. Башлангыч сыйныф укучылары белән әлеге бәйге турында әңгәмә үткәрелде. Тиешле яшьтәге балалар әдәбиятын сайладылар. "Китап укучы балалар» республика уку марафонында 3 нче сыйныф укучысы Чернов Вячеслав һәм 1 нче сыйныф укучысы Колбасов Никита катнашты. Вячеслав Сутеевның «өч песи баласы», Никита Степановның «күбәләк - капустница»әсәрен укыды.

2007 елдан башлап ел саен 9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата кысаларында, 2019 елның 5 декабрендә Казан Ратушасында тантаналы чара узды. Чарада Социалистик Хезмәт Герое-Кәримова Гөлбикә Гали кызы катнашты.

6 декабрь көнне, коррупциягә каршы көрәш буенча профилактик эш алып бару максатыннан, Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә «Намуслы бул!» дип исемләнгән информацион сәгать үткәрде. Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә, ришвәт төшенчәсе һәм моның өчен РФ Җинаять кодексында каралган җәзалар турында мәгълүмат бирелде.  «Коррупция турында нәрсә белергә кирәк?» дигән белешмәлек таратылды,  Төп бурыч- укучыларның хокукый культурасын үстерү,  коррупциягә тискәре мөнәсәбәтен булдыру.

Республика балалар китапханәсе уздырган «Читающие дети» дигән уку марафонында Урта Мишә авыл китапханәсеннән Сагдиев Салават катнашты һәм дипломга ия булды.

Әлеге чарада коррупциянең нәрсә икәнлеге турында сөйләнде. Балалар коррупция килеп чыгу сәбәпләре белән таныштылар, хөкүмәт тарафыннан аның белән көрәш буенча нинди чаралар күрелүен белделәр.

    4 нче декабрь көнне Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә педагогик коллективның һөнәри компетентлыгы - белем бирү хезмәтләренең сыйфатын арттыруның төп факторы» дигән темага семинар булып үтте. Семинарда сүз балалар бакчаларында белем бирүнен сыйфатын, педагогларның һөнәри осталыгын арттыру турында барды. Семинарда Теләченең 2  нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре ачык дәресләр, мастер-класс, музыкаль-фольклор, театральләштерелгән музыкаль тамаша  күрсәтте. Чарадан соң тема буенча фикер алышулар дәвам итте, алга таба эшчәнлек өчен максатлар билгеләнде

   2018 елда Теләче урта мәктәбе Арча педагогика көллияте тарафыннан республиканың башлангыч сыйныф укытучылары өчен стажировка мәйданчыгы булып оештырылды.

4 декабрь көнне район мәгариф оешмаларында 11 сыйныф укучылары рус әдәбияты буенча йомгаклау иншасы яздылар. Барлыгы 67 укучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International