ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

4 декабрь көнне Баландыш төп мәктәбе базасында « Заман таләпләренә нигезләнеп, мили рухлы, иҗади фикерләү сәләтенә ия шәхес тәрбияләү» дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үткәрелде.  Семинарда 7 нче сыйныфта               «Лирик шигырь анализы» темасына ачык дәрес һәм район укытучылары өчен мастер-класслар күрсәтелде.

3 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә "Белем иленә сәяхәт" дип исемләнгән район күләм  интеллектуаль уены үткәрелде.  Ярышта районның 8 мәктәбе катнашты.  Чара мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүче балаларның "Шалкан"әкияте белән башланды.   Беренче турда командалар проект эшләрен якладылар, икенче турда викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле предметлардан биремнәр эшләделәр.

2 декабрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында мәгариф бүлеге гомумрайон ата-аналар җыелышы үткәрде. Җыелышның көн тәртибе: «Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча гаилә һәм мәктәп эшенең актуаль мәсьәләләре".

Бүген, 5 нче декабрь көнне, Теләче 2 нче балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагоглар коллективының һөнәри компитентлыгы -белем бирү хезмәтләре сыйфатын күтәрүнең төп факторы" темасына район семинары булып узды.

5 нче декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының  республика семинары булып үтте.  Семинарда Арча педагогия коллеждында белемнәрен  күтәрү курсларын үтүче укытучылар һәм Теләче муниципаль районы  башлангыч сыйныф укытучылары катнашты. Семинарда катнашучыларга   Теләче урта мәктәбе директоры А.Ф. Хафизов уңышлар теләде.  Укытучылар   Азимова Г.З., Фархуллина Г.З., Нигмәтҗанова Г.Ф.  , Салихова З.Х., Габдрахманова З.З., Моталлапова Г.Р. и Әхмәтова  З.Р.  ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар күрсәттеләр. Җиһаншина А.М. җитәкләгән “ Нур” театр коллективы бик матур чыгыш ясады. Директор урынбасары В.Г. Мифтахова башлангыч сыйныф укытучылары эшчәнлеге турында сөйләде. Семинар бик нәтиҗәле үтте.

     5-11 сыйныф укучылары арасында «Коррупциясез  киләчәк төзибез» темасына үткәрелгән Республикакүләм сочинениеләр конкурсында М.Мостафин исемендәге Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучысы Плеханов И. I урын яулады.

     4 декабрь көнне Плеханов И. укытучысы Шәяхмәтова И.Р. белән Кремльнең тантаналар залында бүләкләү чарасында  катнашты. Аңа  I дәрәҗә Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.  

  

Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен, авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген  искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтен дөнья җәмәгатьчелеген әлеге авыру турында истән чыгармаска гына түгел, ә бу чирне йөртүче кешеләрне дә түземле булырга чакыра. Һәм, иң мөһиме, планетада яшәүче һәр кеше профилактиканың сәламәтлек өчен көрәштә бик мөһим булуын аңларга тиеш.Сәламәт  яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Субаш авыл клубында,китапханә белән берлектә, яшүсмерләр өчен "СПИД перед нами" дип исемләнгән тематик әңгәмә узды. Бу чарага фельдшер Чернова Валентина да чакырылган иде. "ВИЧ-инфекциясе – ул, иммунодефицит вирусын (ВИЧ) барлыкка китергән хроник инфекцион авыру. Ул иммун системасын зарарлый һәм тарката торган, икенчел инфекция һәм яман шешләрне барлыкка китерүче  иммунитет дефициты синдромы." - дип мәгълүмәт бирде ул яшүсмерләргә.

Бүген, 5 нче декабрь көнне, Теләче 2 нче балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагоглар коллективының һөнәри компитентлыгы -белем бирү хезмәтләре сыйфатын күтәрүнең төп факторы" темасына район семинары булып узды. Семинар барышында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче педагогларының һөнәри компетентлыгын күтәрүгә бәйләнешле мәсьәләләр каралды.

Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1993 елдан 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган. 4 декабрь көнне Әбде мәдәният йорты директоры Рахматуллин Н.Р. белән берлектә «Һәрвакыт иртәгә булсын» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Бердәм ярышлар чәй өстәле артында тәмамланды, барысы да канәгать калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International