Наркоман балалар агрессив, явыз булалар, туганнары белән элемтәләрен югалталар, ялганларга, җинаятьләргә барырга мәҗбүр булалар. Балаларда наркоманиягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, наркоманиянең коточкыч авыру булуына ышандыру максатыннан, 7 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Язган гомер, булмасын күмер» дип исемләнгән профилактик әңгәмә уздырдылар.
Урта Мишә авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча “Әдәби батл” викторинасы үткәрелде. Яшүсмерләр интеллектуаль биремнәрне үтәүдә көчләрен сынадылар. Чара барышында катнашучылар яшүсмерләр арасында иң популяр булган китаплар турында мәгълүмат алдылар, шулай ук яраткан әсәрләре турында сөйләделәр. «Кем күп укый, ул күп белә», «Шигъри минут», «Сүз төзү», «Таратыгыз, укыгыз» викторина-разминкаларында актив катнаштылар.
8 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Алан» территориясында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
8 июльдә Россиядә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»бәйрәме билгеләп үтелә. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында «Безнең зур гаилә» акциясе узды. Чара акциядә катнашучыларга бәйрәм кәефе бүләк итте. Бу бәйрәм һәркемне якыннарының кадерен белергә һәм якыннарының тынычлыгын һәм бәхетен саклауның мөһимлеге турында уйланырга чакыра.
Халыкара гаилә көнен бәйрәм итүгә багышлап Шармыш авыл китапханәсендә «Будет в семье лад, коли книге рад» исемле чара үткәрелде. Балалар Россиядә гаилә белән уку традицияләре белән таныштылар. Китапханәче Л.Толстойның «Старый дед и внучек» әсәрен укыды һәм әлеге әсәр буенча фикер алышынды. Балалар китапханәче белән бергә гаилә турында мәкальләрне, әйтемнәрне һәм табышмакларны искә төшерделәр. Катнашучылар «Мир начинается с семьи» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда гаилә тәрбиясе, рухилык, игелек һәм шәфкатьлелек турында әдәбият тәкъдим ителде.
8 июль - Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсе “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә “Чәй яны-гаилә җаны” дигән бәйрәм оештырды. Самовар гаилә учагы, уңайлылык, дуслык, аралашу һәм кунакчыллык символы. Ул һәр йортта хөрмәтле урын алып тора иде. Нәкъ менә җырлаучы самовар артында күп кенә гаилә бәйрәмнәре кунакчыл сөйләшүдә уза, эшлекле мәсьәләләр хәл ителә. Бәйрәм авылыбызның туган авыл музее ишегалдында оештырылды. Балалар һәм бәйрәмгә килгән әниләр төрле конкурсларда катнашып, кызыклы уеннар уйнап,биеп-җырлап, коймак белән самовар чәе эчеп күңел ачтылар.
Җәйге уку акциясендә балалар бик теләп катнашалар. Җәйге укулар балаларда китапка кызыксынуны активлаштыра, уку культурасына җәлеп итә, балалар фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен үстерә. Моннан тыш, җәй көне китап уку каникул көннәрендә балалар һәм яшүсмерләрнең барлык проблемаларын да хәл итә. Җәйге уку акциясе кысаларында, Шәтке авыл китапханәсендә "Җәйге китапханә #китапфест" дигән китап күргәзмәсе һәрдаим эшләп тора. Балалар җәйге уку акциясендә актив катнашалар һәм башка укучыларны да чакыралар.
Балалар әкиятләре дөньясы балаларны иҗади казанышларга, шул исәптән балалар әсәрләренә һәм аларның әкият геройларына багышланган иҗади эшләнмәләр һәм рәсемнәр ясауга рухландыра. Балалар әкиятләренә багышлап Шармыш авыл китапханәсе «И строчка каждая рисунком хочет стать» исемле конкурс үткәрде. Рәсемнәр төсле һәм төрле булып чыкты. Конкурста катнашучыларның эшләре китапханәдә күргәзмәдә тәкъдим ителде.
Балаларны рәсем сәнгатенә тарту, шулай ук җәйге ялларын күңелле үткәрү максатыннан 4 июль көнне Максабаш авылы китапханәчесе «Халык җәүһәрләре» берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Эх, ямьле син балачагым” дигән исем астында асфальтка рәсем ясау буенча конкурс оештырды. Акбур белән ясаган рәсемнәрдә – аларның гаиләләре, дуслары, яраткан уеннары, җәйнең матур табигате чагылдырылды.
Үз тормышларында яшүсмерләр еш кына төрле тормыш ситуацияләре белән очрашалар. Дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнү өчен үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белергә, якларга һәм башкаларның хокукларын бозмаска, даими рәвештә үзгәреп торган законнарда ориентлашырга кирәк.