Аларны куллану борынгы кешелек тормышы барлыкка килгәч үк барлыкка килгәндер мөгаен. Барлык җәмгыятьләрдә дә кешенең психик халәтен үзгәртүгә сәләтле актив матдәләр куллану күренеше күзәтелә. Бик борынгы заманнардан ук йотканнар, чәйнәгәннәр, сулаганнар, ә соңгы араларда шприц ярдәмендә кертәләр. Аңны томалаучы әлеге матдәләр социаль һәм дини йолаларны үткәрү өчен кулланылган. Наркомания авыруының асылын аңлату, укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 23 июнь көнне “Ялгыш язмышлар” дигән исем белән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Бу чарада авыл яшьләре катнаштылар.
БМО карары белән гамәлгә кергән бу датаны 1987 елдан билгеләп үтәләр.
Бу көн уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Яман гадәт юлдаш булмасын" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы бозыкларны кисәтүче һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы басмалар, әдәби китаплар урын алды.
22 июнь көнне Сауш авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә Хәтер һәм кайгы көненә багышлап "Сугыш кайтавазы безнең йөрәкләрдә" темасы белән хәтер сәгате үткәрделәр. Чараның төп максаты үсеп килүче буынны совет халкының батырлыгына хөрмәт хисе тәрбияләү, Җиңүнең нинди авыр бәягә яуланганын күрсәтергә омтылу булды. Балаларга сугышның халкыбызга күпме кайгы китергәне, ул елларда балалар җилкәсенә төшкән сынауларның авырлыгы турында сөйләнелде. Катнашучылар «Хәтер шәме» акциясенә кушылып, стеллага чәчәкләр салдылар һәм шәмнәр кабыздылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
1941 елның 22 июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш - Бөек Ватан сугышы бащланган көн. Быел фашистлар Германиясен тар-мар итүнең 79 еллыгы билгеләп үтелде. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә.
Мәктәп укучылары китапханәче белән бергә сәламәтлек иленә юл тоттылар. Чара барышында китапханәче балаларга һәр кешенең үз сәламәтлеген үзе булдыручы булуын һәм шуңа күрә кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү, дөрес туклану һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим булуын сөйләде. Балаларга сүзле уеннар, сорау һәм җаваплар минуты үткәрелде, сәламәтлек һәм спорт турында табышмаклар чишелде.
22 июнь көнне Россия Федерациясендә истәлекле дата – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн билгеләп үтелә. Бу көнне Россия халыклары 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннары булган һәм үз гомерләре бәрабәренә Ватаннарын яклаган ватандашларын искә ала.
Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Айдар авыл китапханәсе «Фән дөньясы балалар күзлегеннән» дигән рәсем конкурсы үткәрде. Фән - күңелле, мавыктыргыч, иҗади, иң мөһиме - искиткеч кызыклы! Фән балага үз сәләтләрен ачу, үзендә иҗади башлангыч үстерү өчен искиткеч мөмкинлек бирә. Чара «Дөньяларны үзгәрткән фәннәр» китап күргәзмәсе белән танышудан башланды. Катнашучылар үзләренең рәсемнәрендә фән турында фикерләрен, күзаллауларын күрсәттеләр.
Ил тарихына иң кайгылы булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.
22 июнь - Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы елларында киләчәге өчен гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә Хәтер һәм кайгы көне. Бу көн ачлыктан һәм мохтаҗлыктан тылда һәлак булган, фашистлар коллыгында газапланган барлык һәлак булучылар турында искә төшерә. 22 июнь - сызлану, өмет, каһарманлык белән сугарылган көн. Нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды, ул меңләгән гомерләрне алып китте, безнең йөрәкләрдә һәм күңелләрдә мәңгелек эз калдырды. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 22 июнь көнне “Россиядә Хәтер һәм кайгы көне” дигән исем белән тарихи сәгать үткәрделәр. Чара укучылар катнашында обелиск янында үтте. Укучыларга бу көн турында аңлатма бирелде.
22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Шуны күздә тотып, 22 июнь көнне Максабаш авылы һәйкәле янында мәдәният хезмәткәрләре «Хәтер шәмен яндыр» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр, Бөек Ватан сугышында ятып калганнар истәлегенә шәмнәр кабыздылар. Соңыннан бер минутлык тынлык белән сугыш каһарманнары искә алынды.