29 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә балалар өчен “Китаплы салават күпере” дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Китапханәче балаларны яңа кайткан кызыклы китаплар белән таныштырды. Уенның барышында без кечкенә кешеләр өчен бик мөһим булган кайбер сорауларга җаваплар эзләдек. “Әкиятне бел һәм төшеп калган сүзне тап” уены уйналды һәм табышмакларга җаваплар табылды.
Янгыннарны кисәтү һәм тормыш иминлеге культурасын тәрбияләү максатыннан безнең балалар бакчасында тематик янгын куркынычсызлыгы көне узды. Барлык төркемнәр педагоглары балалар белән «Балаларга шырпы- уенчык түгел», «Сак булыгыз, электр приборлары!, «Розеткалар белән уйнама» һәм башкалар. Балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштылар, шырпылар һәм башка тиз янучы әйберләр белән уеннар аркасында килеп чыга торган бәла-казалар сурәтләнгән иллюстрацияләрне карадылар
26 июньдә Шәтке авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча «Яраткан китап битләре буенча» дип аталган әдәби квиз уздырылды. Балалар экологик станцияләргә юл тоттылар, анда барлык катнашучылар да белемнәре, зирәклеге һәм бердәмлеге ярдәмендә җиңү яуладылар. Алар үсемлекләр һәм хайваннар турында викторина сорауларына җавап бирделәр, “Экологик мозаика” һәм “Урман тавышы” уеннарында актив катнаштылар.
2024 елның 27 июнендә Абде авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча китап квесты: «Әдәби лабиринт” узды. Балаларны биредә интеллектуаль сынаулар көттте. Лабиринт буйлап сәяхәт иткәндә, балалар төрле биремнәр үтәделәр һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. «Анаграмма», «Жанры произведений», «Путаница», «Детектив», «Потерянные вещи» исемле конкурларында актив катнашып, балалар белемнәрен тикшереп, барлык биремнәрне дә башкарып чыга алдылар.
Наркомания - гасыр афәте. Бик күп гаиләләргә кагылып, күпме кешене харап итә торган начар гадәтләрнең берсе. Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне кысаларында, Айдар авыл китапханәсендә зарарлы гадәтләрне кисәтү максатыннан «Тормышта ялгышлар булмасын! дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә каникулдагы балаларны табигать кочагына - “Җәйнең матур көнендә, табигать кочагында...” дип исемләнгән библио – пикникка чакырды.
Чарада катнашучылар табигатькә яраткан китапларын алып чыктылар, үзләренең укылган китаплары буенча фикер алыштылар, әдәби викторинада, кызыклы һәм интеллектуаль уеннарда актив катнаштылар. Барлык катнашучылар да җәй, ял һәм күңел ачу дөньясына чумдылар.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре 26 июнь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен «Наркомания - төпсезлеккә бер адым” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Йомгак ясап, китапханәчеләр зарарлы матдәләрнеӊ кешегә һәм аныӊ сәламәтлегенә нинди зыян китерүен һәм куркыныч тудыруы турында сөйләделәр.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә "Наркомания – замана чире" дигән исем астында яшьләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Наркомания - хәзерге заманның төп афәтләрнең берсе. Әлеге чараның да төп максаты – яшь буынга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә карата тискәре караш булдыру. Очрашуда “Без наркоманиягә каршы” дигән исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү дә ясалды.
25 июнь көнне, Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «К наркотикам не прикасайся – здоровым оставайся» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Китапханәләрнең бурычы - үсеп килүче буынны бәладән саклап калу, кисәтүче мәгълүмат бирү. Укучылар яшьләр арасында наркотик матдәләр куллануның төп сәбәпләре белән таныштылар, танышлары яки дуслары наркотикларга тартылганда үзеңне ничек тотарга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белделәр.
Монда һәркем үзе өчен кызыклы һәм файдалы китап таба ала. Иң күп китаплар нәни укучылар өчен әзерләнгән иде: рус язучыларының матур шигырьләре, хайваннар, батырлык турында әкиятләре. Өлкәнрәк укучылар өчен мәктәп прогроаммасы буенча әдәбият, энциклопедияләр, сүзлекләр, тарих, география, этнография буенча китаплар, сугыш турында шигырьләр һәм истәлекләр. Китапханәгә кергәч, һәр укучы үзенә яңа һәм кызыклы яки яратып укылган, әмма онытылып барган китабын табачак.