Диктант язуда барлык теләүчеләр дә үз көчләрен сынап карый алды. Ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант» акциясе татар телен дөрес итеп язу, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзеңә тикшерү максатыннан үткәрелә. Бу чара татар теленә булган кызыксынуны арттыру, телне өйрәнү һәм грамоталылыкны күтәрү өчен бик мөһим. Диктант барышында катнашучылар үзләренең белемнәрен тикшереп, татар теленең матурлыгын һәм байлыгын тагын да яхшырак аңладылар.
Ул кешеләргә генә түгел, ә бөтен илгә дә зур зыян китерергә мөмкин. Шул уңайдан 15 ноябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә “Терроризмга каршы бергәләп” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде һәм әңгәмә үткәрелде. Бу чарада терроризм һәм экстремизм темаларына игътибарны арттыру, кешеләрне саклыкка һәм игътибарлылыкка өндәү максаты куелды. Әңгәмә барышында һәрберебезнең терроризм корбаны булуы ихтималы турында сөйләшенелде. Шикле кешеләр белән очрашканда, иясез әйберләргә тап булганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында киңәшләр бирелде.
Татарча диктант туган телебезгә хөрмәт белдерү, татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан үткәрелә. Диктант язганда күпләргә акция мәктәп елларын искә төшерде. Диктант язган һәр кешегә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Беренче тапкыр “Татарча диктант” акциясе 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы, креатив татар активистлары инициативасы белән башлана. Бүгенге көндә “Татарча диктант” акциясе Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе субъектлары һәм чит ил илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе.
Бу чарада авылның 17 талантлы баласы районыбыздан килгән хөрмәтле жюри әгъзалары каршында үзләренең яраткан шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Конкурста катнашучылар үзләренең иҗат сәләтләрен күрсәтеп, шигърияткә булган мәхәббәтләрен белдерделәр. Конкурста җиңүчеләргә район үзәгендә үткәреләчәк Халыкара туган телләр көнендә чыгыш ясау мөмкинлеге биреләчәк.
12 ноябрь көнне Олы Мишә авылы мәдәният йортында авыл китапханәчесе һәм мәктәп белән берлектә укучылар өчен «Сүзләр балкышы» район конкурсының сайлап алу туры үткәрелде. Әлеге конкурс талантлы яшь укучыларны, нәфис сүз осталарын һәм әдәбият сөючеләрне ачыклау максатыннан оештырылды. Конкурста җиңүчеләр район үзәгендә үткәреләчәк Халыкара туган телләр көнендә катнашачаклар. Программада туган телдә шигырьләр, якташ шагыйрьләрнең әсәрләре яңгырады. Бу шигырьләр дөньяны кабул итү һәм үз хисләреңне чагылдыру ысулы гына түгел, ә кешеләр арасында аралашуның мөһим коралы да булып тора. Конкурс яшь талантлар өчен үзләрен күрсәтү һәм туган телне саклау юнәлешендә зур мөмкинлекләр тудыра.
“Татарча диктант” акциясе туган телгә игътибарны җәлеп итү, татар телендә хатасыз язарга өйрәнү һәм ана телендә сөйләшүчеләрне арттыру максатыннан оештырыла. Әлеге чарада катнашу безнең татар булуыбызны тагын бер мәртәбә күрсәтү һәм телебезнең байлыгын ассызыклау өчен мөһим. Берничә ел рәттән Олы Мишә авылы китапханәсендә китапханәче оештыруында диктант язу мәйданчыгы булдырыла. 14 ноябрь көнне 12 кеше катнашында узган акциядә 35 ел эш стажы булган, тәҗрибәле татар теле укытучысы Мәннәпова Фидая Җәмил кызы текстны укып яздырды. Бу чара татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә зур адым булып тора.
14 ноябрьдә Россиянең барлык субъектларында һәм дөньяның барлык илләрендә татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Алан авылы китапханәсе дә әлеге белем бирү акциясенә кушылды. Диктант язуда үз көчләрен, яшькә карамастан, теләгән һәркем сынап карый алды. Ел саен үткәрелә торган ирекле «Татарча диктант» акциясе грамоталы язуның ролен күтәрүгә, әдәби татар телен баетуга, орфографик һәм грамматик хатасыз язуны тикшерүгә юнәлдерелгән. Әлбәттә, акциядә катнашучылар бик тырыштылар һәм татар теле грамматикасы буенча яңа күнекмәләр алдылар. Диктант язуда катнашучылар мондый чарада катнашуларыннан бик канәгать калдылар.
Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы педагоглары бүген «Татарча диктант» татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясендә катнаштылар.
Акция татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән иде.
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, 14 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Җиңү көне - ул күз яшьләре белән искә ала торган бәйрәм, анда шатлык, горурлык, югалту яшьләре белән бергә кушыла. Без, хәзерге буын, тыныч күк астында яшәвебез белән бәхетле, безнең әби-бабаларыбыз кичергән язмыш сынауларын беркем һәм беркайчан да күрмәсен. Конкурсның максаты - Җиңү көненең кыйммәтен аңлату һәм яшь буынның игътибарын халкыбыз тарихына җәлеп итү. Чарада 4 нче сыйныф укучылары катнаштылар. Балалар үзләренең рәсемнәре белән бөтен кешене тынычлыкка һәм яхшылыкка - бәхетле балачак нигезенә өндиләр. Аларның иҗатлары, безнең киләчәгебез өчен тыныч һәм матур дөнья теләген чагылдыра.