ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Сауш авыл китапханәсендә актив китап укучылар өчен  “Син кадерле, син якын, минем сөйгән китабым” дигән темага әдәби сәяхәт үткәрелде. Китапханәче  тарафыннан катнашучыларга   яңа китапларга күзәтү үткәрелде. Балалар өчен тарих, сәнгать, әйләнә-тирә дөнья, география өлкәләреннән төрле темаларга сораулар  бирелеп, интерактив уен үткәрелде. Бу уен һәр катнашучыга үзенең иҗади сәләтен, тапкырлыгын, эрудициясен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Соңыннан  балалар китапханә  буйлап сәяхәт иттеләр. Алар китапханәнең яраткан  әдәби геройларын табу, буш вакытларын кызыклы итеп  үткәрү урыны икәненә инандылар.

Сәламәтлек  – ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Шул уңайдан 9 апрель көнне Урта мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау  максатыннан ”Дару кабарга ашыкма” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде. Күргәзмәгә "Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе", "Сәламәт яшәү серләре", "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" сәхифәләре аша,  сәламәтлеккә җаваплы караш тәрбияләү, күп кенә авыруларны булдырмый калу, дәвалау буенча киңәшләр тәкъдим ителде.

Әкиятләр безне гомер буе озата бара. Кече һәм урта яшьтәге укучылар өчен Шармыш авыл китапханәсендә яраткан китаплар битләре буенча «Әкияткә кунакка» дип исемләнгән сәяхәт узды. Укучылар яраткан геройларында кунакта булып, «әкият» төшенчәсе һәм әкият төрләре белән танышты, викторина сорауларына актив җавап бирде, табышмакларны чиште. Шулай ук балалар “Сказки перепутались», «Добрые и злые герои», «Вспомни имя» конкурсларда зирәклек күрсәттеләр.


22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тирәлеген матурлау һәм чистарту максатыннан,әлеге айлык кысаларында һәр атнаның чәршәмбе һәм җомга көннәрендә өмәләр  оештырыла. Бүген дә хезмәкәрләр балалар бакчасының биләмсен чистартып, чүпләрдән арындырдылар.

 17-20 нче апрель көннәрендә  МБГБУ - Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Гәйнетдинова Назлыгөл белән Гарипова Динә Казан шәhәрендә узучы татар теле hәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиадада катнаштылар. Бу мәртәбәле олимпиадада Гәйнетдинова Назлыгөл призлы урынны яулады. Укытучысы — Зәйнуллина Рушания Хәким кызы. Аларны шушы зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз hәм алга таба да уңышлар телибез!

2024 елның 21 апрелендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында шәхси Кубокның 2 этабы (зона этабы) узды. Әлеге ярышларда өстәмә белем бирү педагогы Заббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендә  11 тәрбияләнүчесе катнашты.

     Агымдагы елның 20 апрелендә  Байлар Сабасында  2014 елда һәм аннан яшьрәк,2012-2013 елларда туган укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре – 2 тур» республика ярышларының зона этабы узды. Әлеге ярышларда өстәмә белем бирү педагоглары Заббаров Алмаз Фоат улы, Галимҗанов Рәмис Рәфис улы җитәкчелегендә 11 тәрбияләнүчесе катнашты.

    2014 елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында Гыйләҗиева Мәдинә – 1 урын, Гайнетдинова Раилә – 3  урынны яуладылар.

Бөтендөнья сәламәтлек көне - җәмәгатьчелек игътибарын сәламәтлек мәсьәләләренә җәлеп итү, үз иминлеге, сәламәт тәне, көчле рухы турында кайгыртучы һәркем өчен кирәкле бәйрәм. 7 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Россиядә Гаилә елына һәм сәламәтлек көне уңаеннан “Сәламәт булырга һәрвакыт әзер бул!”  дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итте,  “Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә” дип аталган спорт ярышлары үткәрделәр. Бәйрәмдә Гумаровлар һәм Һадиуллиннар гаиләләре актив катнашты. Командаларның дусларча, күңелле чыгышыннан соң катнашучылар җитезлек, тизлек, тапкырлык буенча ярыштылар. Балалар һәм аларның әти-әниләре барлык конкурсларда, уеннарда актив катнаштылар. Командаларның һәрберсе күтәренке рух, яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алды.

7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп

үтелә. Шул уңайдан Субаш авылы китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Спорта много не бывает" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту юлларын, ысулларын, сәламәт яшәү рәвешен яктырткан китап- журналлар, белешмәлекләр урнаштырылды. Балалар остәл теннисы, шашка, шахмат уеннары уйнадылар.

Һәркем үз хокукларын һәм бурычларын яхшы белсен өчен 6 нчы апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Хокук дәресләре - тормыш дәресләре” дип исемләнгән хокук дәресе үткәрелде. Баланың хокуклары һәм бурычлары белән танышу аша укучыларның хокукый культурасы тәрбияләнә. Китап укучылар "Бала хокуклары турында Конвенция", "хокук", "бурыч" төшенчәләре белән таныштырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International