ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Бу сорау үз сәламәтлеген сакларга һәм ныгытырга теләгән һәр кешене диярлек борчый. Бу мәсьәләдә дөрес туклану, физик күнегүләр һәм  башкалар  мөһим роль уйный, шуңа күрә Бөтендөнья сәламәтлек көненә Шармыш авыл китапханәсендә «Дружно, смело, с оптимизмом, за здоровый образ жизни» күргәзмәсе оештырылды. Сәламәтлек күп очракта кешенең үзеннән, кайгыртуыннан, яшәү рәвешеннән  тора. Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвешенә бәйле булган дөрес туклану, хезмәт һәм ял режимы, дәвалау физик культурасы,  гигиена  турында китаплар һәм журналлар тәкъдим ителә.

   2 апрель Халыкара балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы китапханә хезмәткәрләре “Ак каен” балалар бакчасында кунакта булдылар. Китапханәчеләр балалар белән  «Андерсен әкиятләре буенча сәяхәт» иттеләр.  Китапханәчеләр Андерсенның балачагы, иҗаты белән һәм балалар китабының тарихы белән таныштырдылар. Балалар рәсем һәм өзек буенча Г.Х. Андерсенның таныш әкиятләрен ачыклый алдылар. Соңыннан китапханәчеләр “Принцесса на горошине” һәм ” Дюймовочка” әкиятләрен кычкырып укыдылар.

Халыкара кошлар көне кысаларында Шармыш авылы китапханәсендә «Кто летает и поет с нами рядышком живет» дигән исем астында әдәби-экологик сәгать үткәрелде. Кунаклар бу бәйрәмне билгеләп үтү традициясе һәм аны башка илләрдә ничек бәйрәм итүләрен белделәр. Китапханәче кошларның табигатьтәге роле, кошларның үз-үзләрен тоту буенча безнең ата-бабаларыбызның һава торышын алдан ук фаразлаганы турында сөйләде. Әдәби-экологик сәгать барышында табышмаклар һәм мәкальләр конкурсы үткәрелде. Бу көнгә «Планетаның искиткеч кошлары» күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар - табигать күрке. Әкренләп, кошларыбыз җылы яклардан кайта башладылар. Ә бит алар безне сагынып кайталар. Иртә таңнан безнең өчен үзләренең җырларын җырлыйлар, иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар. Кошларны күзәтү нинди күңелле!

Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәмче булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. 2 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә "Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар ​өчен “Китап алсаң кулыңа – нур сибелер юлына” ​ дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Интеллектуаль уен барышында балалар үзара көч сынаштылар. Чара ахырында китапханәче цитаталар һәм иллюстрацияләр ярдәмендә балаларны күргәзмәдәге кызыклы китаплар белән таныштырды. Балалар күңелләренә ошаган китапларны алып укыдылар. Уен кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.


19
апрель, 2024 ел
җомга

14 апрельдә «Сюрприз» үрнәк балалар хореография коллективының «Василек» төркеме  җитәкчесе Баева З.Р. ел саен үткәрелә торган  “Созвездие-Йолдызлык 2024”  ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналында катнашты.

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында "Теләче" спорт мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган «Космос глазами детей» дигән бәйгесендә катнашучыларны дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Барлык катнашучыларны да  котлыйбыз!!!

Китапханәчеләрнең һәр килүе – китап сөючеләр өчен көтеп алынган, алар китапханә хезмәтләреннән бик теләп файдаланалар һәм киләсе очрашуны түземсезлек белән көтәләр.   Укучылар үзәк китапханә хезмәткәрләренә еш килүләре һәм китапларга кызыклы күзәтү ясаулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Акциядә катнашучылар экология нәрсә ул, урманнар һәм анда яшәүче җанварлар һәм кош – кортларны, шулай ук яшеллекне ничек сакларга, кешенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы һәм аларга урман байлыгын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләштеләр, табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә чакыручы тирә – якны өйрәнүче язучыларны һәм аларның әсәрләрен искә төшерделәр һәм атап үттеләр.

«Батыр» спорт комплексы базасында Теләче муниципаль районының IV-V ступеннәре арасында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура - спорт комплексы фестиваленең муниципаль этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International