ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2024 ел
җомга

Бу ай очраклы сайланмаган, чөнки нәкъ апрель аенда канатлы юлчылар, барлык киртәләрне җиңеп, өйләренә, ояларына кайталар. Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Кошлар көненә багышланган "Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз», дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатьтә булган әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү иде. Балалар кошлар турында викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларны белдедәр, шигырьләр укыдылар.

“Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт автоинспекторы полиция лейтенанты Кыямов Ленар Тәлгать улы һәм Саба районының "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактикасы бүлеге башлыгы Гүзәл Ягафарова  Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә  укучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр.

Бу көн 1967 елда яшьләр өчен китаплар буенча Халыкара совет тарафыннан бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көне хөрмәтенә үткәрелә. Аның әсәрләрендә шатлык һәм кайгы да, мәхәббәт һәм шәфкатьлелек, матурлык һәм аның капма-каршылыгы турында язмалар  күп.

Баландыш авыл китапханәсендә 3 нче апрель көнне Халыкара балалар китабы көненә багышланган «Балалар дөньясы» дигән әдәби уен-дәрес  уздырылды. Яңа балалар китапларыннан торган күргәзмә ясап куелды. Китапханә дәресе «Әкият геройлары турында серләр», «Сез беләсезме?», «Рәсемнәр буенча әкият уйлап кара» һәм башка интеллектуаль конкурслар белән дәвам итте.

Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан Урта Мишә авылы китапханәсе клуб хезмәткәре белән берлектә “Исәнмесез кошлар, безнең дуслар!” исемле рәсем конкурсы үткәрделәр. Шулай ук укучылар кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр, кошлар турында табышмакларга җаваплар таптылар, мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Ахырдан катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.  

Очрашу барышында балалар кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар, канатлы дуслар килүгә ничек дөрес әзерләнү турында белделәр. Укучыларга җирдәге барлык җан ияләре кебек үк, кошларның да кеше яклавына мохтаҗ булуларын, табигатькә һәм бөтен тереклеккә сакчыл карарга кирәклеге турында җиткерелде. Кошлар темасына багышланган табышмакларга, сорауларга бергәләшеп җавап табарга тырыштылар. Кичә ахырында иң матур кош рәсеме ясаучы укучылар билгеләнде һәм катнашучыларның барсына да бүләкләр таратылды.

1 апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә халыкара экологик бәйрәм - кошлар көне билгеләп үтелә. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә.  Халыкара кошлар көнен бәйрәм итү кысаларында Айдар авылы китапханәсендә «Кошлар - әдәби әсәрләр геройлары» дип исемләнгән эко викторина уздырылды.

«Батыр» спорткомплексында 2012-2013 елларда туган, 2014-2015 елларда туган егетләр арасында мини – футбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырылды.

Шармыш авыл китапханәсе бөек рус язучысының тууына 215 ел тулуга багышланган «Великий мастер языка и слова Николай Васильевич Гоголь» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итә.


9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

«Хәкимова Ф.Т.» шәхси предприятисенә караган «Маяк» кафесында быелгы Рамазанның соңгы Ифтары булып үтте. Ул авыл хуҗалыгы предприятияләре иганәсенә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International