ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2024 ел
җомга

1882 елның бу көнендә немец микробиологы Роберт Кох туберкулез авыруын ачуы турында игълан итә. Россиядә бу көнне чиста үпкә символы булган ак чәчәк ромашка көне дип билгеле. Ел саен туберкулездан башка инфекцияләргә караганда күбрәк кешенең гомере өзелә. Бу проблемага игътибарны җәлеп итү өчен Олы Нырсы авыл китапханәсендә «Туберкулез турында син нәрсә беләсең» дигән бер сәгатьлек актуаль сөйләшү узды.

Әмирхан Еники - публицист, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ХХ гасырның күренекле татар язучысы. Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларга язучы Әмирхан Еникиның тууына 115 ел  тулу уңаеннан китапларына күзәтү үткәрделәр. Чара башында укучылар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Аның әсәрләре сугыштан соңгы татар прозасында иң популяр дип санала. Алар тирән лирик булуы белән аерылып тора. Язучыга "Матурлык" хикәясе, "Әйтелмәгән васыять" повестьлары киң танылу китергән.

Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп, ЮНЕСКО шулай ук шигърият кешенең иҗади сәләтен уятырга сәләтле булуына да игътибарны юнәлтә. Шул уңайдан Сауш авыл китапханәсендә “Шигърият дөньясында”  дигән әдәби сәгать үткәрелде. Бу чарада шигърият сөючеләр  бу көннең барлыкка килү тарихы турында белделәр, яраткан шагыйрьләре турында сөйләп, шигырьләр укыдылар. Бәйрәм ахырында әдәби викторина үткәрелде.

22 март көнне Әбде авыл китапханәсе, мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә, якташыбыз, ак финнар белән көрәштә һәлак булган Советлар Союзы Герое Александр Кузьмич Ксенофонтовны искә алу көненә багышланган «Он наш земляк, он наша слава» дигән патриотик сәгать үткәрде. Мәктәп музеендагы күргәзмә материалларына һәм «Батырлыкка йөрәк белән кагыл» дигән презентациягә күзәтү үткәрелде, вакытлы матбугат чаралары белән таныштырылды. Катнашучылар пулеметчының тормышы, Финляндиядәге соңгы сугышы һәм Казан дивизиясенең сугыш тарихы турында басмалар белән таныштылар.

Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Бәйрәмгә кунак булып Нәүрүзбикә килде. Балалар Нәүрүзбикәгә яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының мәкальләрен искә төшерделәр,  уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында коймак белән  сыйландылар.

Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре 8 сыйныф укучылары өчен «Пушкин картасы» Бөтенроссия программасы кысаларында келәмле чигү буенча мастер-класс үткәрделәр. Бүгенге көндә “Келәмле чигү” үрнәге чигү техникасында бик популяр санала. Әлеге чигү техникасы ярдәмендә бик күп кызыклы әйберләр ясарга мөмкин: төрле келәмнәр, оригиналь картиналар, декоратив паннолар, диван мендәрләре, мондый чигү белән хәтта сумкалар һәм башка аксессуарлар да бизәлә.

Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең физика укытучысы Шакирова Ә.З һәм мәктәпкәчә яшьтәге группа тәрбиячесе Сафина Г.Г. “Әйләнә-тирәбездә экология: укучыларның, студентларның тикшеренү һәм проект эшчәнлеге” Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, диплом белән бүләкләнделәр.

Татарстанда технологик үсеш кысаларында Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл китапханәсендә Юрий Гагарин турында презентация күрсәттеләр. Чара барышында балалар Ю.Гагаринның тормыш юлы, балачагы һәм мәктәп еллары, ничек итеп үзенең космонавт булу хыялына барганын белделәр. Катнашучылар 1961 елның 12 апрелендә "Байконур" космодромында булган вакыйгаларны карап үттеләр, Гагаринның тавышын ишеттеләр, Ватаныбызның үз героен ничек каршылавын күрделәр. Чара балаларның “космик” викторина сорауларына тапкан җаваплары белән тәмамланды.

Бу көнгә Шармыш авылы китапханәсендә «Гасырларның шигъри тавышлары» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә үткән һәм хәзерге заманның бөек шагыйрьләренең шигъри җыентыклары тәкъдим ителә.

20 нче март көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Гыйлаҗева Тәнзилә,Җаббарова Фәридә, Заһидуллина Нурфия, Гайнетдинова Назлыгөл «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсында катнаштылар.( Җитәкчеләре: Зәйнуллина Р.Х.)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International