Бу көн кышкы спорт төрләренә һәм ачык һавада актив ял итүгә багышлана. Бөтендөнья кар көне-барлык кышкы спорт һәм ачык ял яратучылар өчен дуслары һәм якыннары белән очрашу, тәҗрибәләре белән уртаклашу һәм кышкы атмосфера белән ләззәтләнү өчен искиткеч сәбәп.
Шәтке авыл җирлегендә узган халык җыенында район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хамидуллин катнашты. Эшләнгән эшкә хисап ясалды. Җитәкчеләргә халык үзенең сорауларын җиткерде.
Район прокуратурасы, мәгариф бүлеге белән берлектә «Туган ил минем өчен нәрсәдән башлана» дип исемләнгән иншалар бәйгесе үткәрде.
26 гыйнвар көнне Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре Иске Җөри урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары белән Теләче балалар китапханәсендә “Китаплар йорты” танышу- экскурсиясендә булып кайттылар.
Һәр гражданинның тормышы, бигрәк тә хәзерге чорда, шулкадәр катлаулы һәм күптөрле, хокук белеме нигезләрен балачактан диярлек өйрәнүне башларга кирәк.
Әлеге ярышларда өстәмә белем бирү педагоглары Заббаров Алмаз Фоат улы, Галимҗанов Рәмис Рәфис улы җитәкчелегендә ДООЦның 11 тәрбияләнүчесе катнашты.
Шәдке авыл китапханәсе китап укучыларга «1924 ел – Татарстан фәнни – технолог үсеш елы» китап күргәзмәсе белән танышырга тәкъдим итә. Күргәзмәдә күренекле галимнәр, аларның бөек казанышлары турында басмалар урын алган. Монда ук Россия фәненең тарихы турында мәгълүмат, шулай ук кызыклы фәнни фактлар һәм башка күп мәгълүмат табарга мөмкин.
Гаилә елы кысаларында Шәтке авыл китапханәсендә “Гаилә - тормышның тылсымлы символы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, гаилә бәхетен төзү принциплары, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән китапханә фондыннан әдәбият тәкъдим ителә. Шулай ук монда гаилә психологиясе буенча китаплар, популяр классик әдәбият, балаларны тәрбияләү, гаиләне, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау, сәламәт яшәү рәвеше, гаиләдә ялны дөрес бүлү буенча киңәшләр алырга мөмкин.
Шул уңайдан Казаклар авыл китапханәсендә китап күргәзмәләре тәкъдим ителде.
Китап укучылар өчен Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарада балаларга халык авыз иҗаты әсәрләре аша әдәплелек һәм тәрбия орлыклары салынды, хезмәт сөючәнлек, өлкәннәргә хөрмәт, әдәплелек, дуслык төшенчәләре аңлатылды. Ватанга чиксез мәхәббәт, гаделлек, чисталык кебек сыйфатлар турында сөйләнде. Укучылар белән төрле биремнәргә җаваплар эзләнде, әхлак тәрбиясе бирә торган мәкальләр барланды.