Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп балалары өчен, А.П. Гайдар иҗаты буенча, «Любимых детских книг творец…» дигән әдәби викторина үткәрелде. Чара барышында балалар А. Гайдарның үзләре укыган китаплары буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Санап үтелгән геройлар буенча китапның исемен әйтү, тасвирлама буенча әдәби геройны тану, китаптан алынган өзек буенча әсәрне билгеләүдә үзләрен сынап карадылар. Ахырдан язучының «Чук и Гек», «Голубая чашка» һәм «Тимур и его команда» кебек иң танылган әсәрләре буенча фикер алышу уздырылды.
Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп балалары өчен, А.П. Гайдар иҗаты буенча, «Любимых детских книг творец…» дигән әдәби викторина үткәрелде. Чара барышында балалар А. Гайдарның үзләре укыган китаплары буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Санап үтелгән геройлар буенча китапның исемен әйтү, тасвирлама буенча әдәби геройны тану, китаптан алынган өзек буенча әсәрне билгеләүдә үзләрен сынап карадылар. Ахырдан язучының «Чук и Гек», «Голубая чашка» һәм «Тимур и его команда» кебек иң танылган әсәрләре буенча фикер алышу уздырылды.
Субаш авыл китапханәсе, клуб белән берлектә экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш максатында “Экстремизм һәм терроризм куркынычын ничек җиңәргә?” темасы буенча балалар белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар дуслык ул бер – береңә хөрмәт кенә түгел, ә башка милләт халыклары белән дус, тату яшәү икәне ассызыкланды. Балалар “Терроризм - угроза обществу» дигән стенд белән танышып, “Сак бул – экстремизм!” дип исемләнгән компьютер презентациясен карады.
Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан 23 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән бергә “Холокост корбаннары – мәңге хәтердә” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Бу дата - ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Чара барышында Холокост – чиксез хәтер” исемле күргәзмә белән таныштырып, бу фаҗиганең тарихы искә төшерелде. Холокост корбаннары турында безнең онытырга хакыбыз юк. Мондый геноцидлар җир йөзендә башка кабатланмасын иде!
Чара башында китапханәче балаларны китапханә, китап фонды, белешмә-библиографик күрсәткечләр, китаплар һәм журналлар белән таныштырды. Шулай ук китапларны дөрес куллану, аларның әһәмияте һәм аларның ничек тууы турында сөйләде. Соңыннан балалар яңа китаплар һәм журналлар белән таныштылар.
Ул мәктәп укучылары өчен «Сәламәтлекнең кечкенә хәйләләре» дип исемләнгән информация сәгате үткәрде. Ул балалар белән уен формасында дөрес һәм витаминлы туклану, физкультура һәм спортның файдасы турында сөйләште. Презентация ярдәмендә сәламәтлекнең күп өлеше кешенең үзенә, аның яшәү рәвешенә һәм нәрсә ашавыбызга, ничек актив хәрәкәт итүебезгә бәйле булуы турында фикер алышынды.
Әбде авыл китапханәсендә язучы А.П. Гайдарның тормышына һәм иҗатына багышланган «Когда жизнь подвиг и пример» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Биредә балалар язучы һәм аның китаплары, ни өчен Аркадий Петрович үзенә “Гайдар” псевдонимын алуы турында күп кызыклы мәгълүмат алды.
Айдар авыл китапханәсендә коррупциягә каршы көрәш уңаеннан “Коррупциягә каршы дөнья” исемле рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә киң даирә китап укучыларга исәпләнгән. Күргәзмәгә нигезләнеп, коррупциянең барлыкка килү сәбәпләрен һәм аның белән ничек көрәшергә мөмкин булуы турында аңлатылды. Китапханәгә килүчеләр хәзерге вакытта зур игътибар бирелүче коррупция һәм аның җәмгыятьнең төрле өлкәләренә тискәре йогынтысы турында файдалы мәгълүмат алдылар.
Әдәби батлда иң актив һәм талантлы яшь укучылар ярышты. Чара барышында катнашучылар яшүсмерләр арасында иң популяр булган китаплар турында мәгълүмат алдылар, шулай ук яраткан әсәрләре турында сөйләделәр.
Күргәзмәдә язучының "Тимур һәм аның командасы", "Чук һәм Гек", "Кайнар таш", "Мәктәп", "Ерак илләр", "Минем иптәшләр" кебек китаплары тәкъдим ителде. Аркадий Гайдар - совет әдәбияты классикасы, популяр балалар язучысы, аның китапларын бөтен ил укый. Аның әсәрләре белән яшь укучылар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә танышу файдалы һәм кызыклы. Китапханәче презентация ярдәмендә язучының тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирде.