Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы 14 декабрьдә “ Нәрсә? Кайда? Кайчан?» яшьләр интеллектуаль уенының муниципаль этабында катнашты. Кайбер сорауларга җаваплар катнашучыларны чын күңелдән гаҗәпләндерде. Бу биремнәр төрле өлкәләргә кагыла һәм катнашучыларның күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итә.
Уен бай, якты һәм чын яшьләр уены булып чыкты. Ярыш һәркемгә яхшы кәеф һәм күп яңа танышулар бүләк итте.
13 декабрь көнне Баландыш төп мәктәбеннән Заббаров А.Ф. һәм Заббарова Ф.А. бадминтон буенча Балтач районында ООО “МДСУ” призына уздырылган ачык шәхси –команда ярышларында катнашып 1 нче урыннар алдылар. Котлыйбыз!
13 декабрь көнне , Олы Мәтәскә гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2006 нчы елгы һәм кечерәкләр арасында , сугышчы - интернационалист М.Ногманов призына татарча көрәш ярышы булып узды.Баландыш төп мәктәбе командасы 3 урынга лаек булды.
14 декабрь көнне Теләче гомумбелем бирү мәктәбендә 10 “А” сыйныфы укучылары өчен Пушкин картасы буенча “Сүзнең көче” дип исемләнгән мастер-класс булып узды.
2023 нче елның 13 декабрендә Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Теләче” спорт мәктәбе 2006 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча интернациональ сугышчы Миннегали Ногманов истәлегенә Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырды. Әлеге ярышлар традиция буенча Олы Мәтәскә урта мәктәбе белән берлектә 29 тапкыр уздырыла.
Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Илнең төп законы” исемле темага күргәзмә куелып, мәгълүмати чара үткәрелде. Чара барышында бәйрәмнең тарихы, илебезнең тормышын, гражданнарның хокукларын һәм бурычларын билгеләүче төп законнар язылган дәүләтнең төп документлары турында мәгълүмат бирелде.
Конституция - дәүләтнең хокукый нигезе, ул закон чыгару һәм башкарма хакимият нигезендә тора. Конституция дәүләт үсешенең юнәлешен билгели һәм илнең һәр гражданының хокукларын һәм бурычларын билгели. Конституция көненә Олы Нырсы авыл китапханәсендә "Үз илеңнең тарихын бел!” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Ул киң укучылар даирәсенә исәпләнгән һәм Конституциянең барлыкка килү тарихы, конституцион төзелеш нигезләре турында материалларны үз эченә ала.
9 декабрь Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде. Бу көнгә Сауш авылы китапханәсендә "Моны белергә кирәк..." темасына китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә укучыларны коррупция темасына кагылышлы әдәби әсәрләр белән таныштыручы классик әдәбият тәкъдим ителде. Күргәзмә киң катлам китап укучыларга тәкъдим ителде.
Бу көнне Абде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Конституция – аның буенча без барыбыз да яшибез» дигән хокукый мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында мәктәп укучыларына Конституциянең җәмгыятьтәге әһәмияте һәм роле турында искә төшерделәр, аның асылы һәм төп максаты нәрсәдә икәнен ассызыкладылар.
9 декабрьдә ил ел саен Россиянең бөек тарихының истәлекле датасын - Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көн рух көче, хөрмәте, батырлыгы иң югары әхлакый кешелек сыйфатлары һәм Ватан алдында җаваплылык үрнәге булган барлык кешеләргә багышлана.