ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2023 ел
җомга

Быел бәйгенең төп бүләген алу хокукы өчен районның дүрт мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары көрәште. Бәйгедә катнашучылар педагогик эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә үз көчләрен сынап карадылар: педагогика мәсьәләләрендә үз осталыкларын күрсәттеләр, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

12 декабрьдә Конституция көнен бәйрәм итә. Шул уңайдан Шармыш авылы китапханәсендә "Конституция - безнең тормышның төп законы" күргәзмәсе янында "Конституция - без яшәгән закон" дигән юридик сәгать үткәрелде. Ул сөйләшүдән һәм юридик викторинадан торды. Очрашуның беренче өлешендә катнашучылар конституцион һәм хокукый җаваплылык, конституция һәм шәхес, кеше хокуклары һәм ирек турында сөйләште, үз фикерләре белән уртаклашты. Икенче өлештә слайд-презентация ярдәмендә укучылар "Сезнең хокуклар" викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәп укучыларына “Батырлар онытылмый” дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрделәр. Укучылар әлеге көннең барлыкка килү тарихы, Ватан Геройлары белән танышты. 

Китапханә хезмәткәрләре ил тарихының фаҗигале вакыйгалары, япь – яшь малай һәм кызларның Бөек Ватан сугышы елларындагы һәм тыныч тормыштагы батырлыклары, балаларның олыларга хас гамәлләре, кайвакыт хәтта үз тормышлары бәрабәренә, бәлагә эләккәннәргә ярдәм итә алучы кыю йөрәкле яшүсмерләр турында сөйләделәр. Ю.Ивановның сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы елларны, өлкәннәр, яшүсмерләр һәм балалар тормышын, шулай ук оккупациянең барлык авырлыкларын тасвирланган «Стоит деревушка…» повестеннан өзекләр укылды.

Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә.

Һәр гражданин өчен мөһим булган әлеге бәйрәм көнендә Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре илнең төп документы буенча викторина үткәрделәр.

12 декабрь көнне Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсен – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.  Шушы уңайдан Сауш авылы китапханәсендә "Үз хокукларыңны белү бик мөһим!" темасы белән хокук сәгате үткәрелде, катнашучыларга   ституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүмат бирелде.

Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасы  базасында үтте һәм анда 5 педагог  көч сынашты.  Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр. Юкка гына яткан таш— мүкләнә, йөргән таш шомара, димәгәннәр. Мондый бәйгеләргә әзерләнгәндә кеше эзләнә, камилләшә.

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.  

1993 елның 12 декабрендә халык тарафыннан кабул ителеп, шул елның 25 декабреннән гамәлгә керде. Конституция – дәүләтнең төп кануны – Россиядәге барлык хокукый системаның үзәге булып тора һәм барлык законнарның мәгънәсен, эчтәлеген ача. Илебез гражданины өчен Конституция – беренче чиратта белү тиешле закон ул. Әлеге мөһим көн уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы  китапханәчесе китап укучылар белән “Конституция һәм мин ”дип исемләнгән танып белү сәгате уздырды.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International