Ул 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә (Төньяк Осетия) булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган, Ул вакытта моңарчы күрелмәгән рәхимсез террорчылык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше, нигездә хатын-кызлар һәм балалар һәлак булган. 3 сентябрьдә бөтен ил террорчылар кулыннан Беслан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Буденновск, Махачкала, Буйнакск, Первомайск, Волгоград, Волгодонск һәм Россиянең торак пунктларында һәлак булган ватандашларыбызны искә ала.
Татар халкы элек-электән икмәкнең кадерен белергә, ипинең һәр валчыгын әрәм итмичә кулланырга өйрәнгән. Бабаларыбыз “Икмәк — Аллаh бүләге!” — дип юкка гына әйтмәгәннәр. Урып-җыю чоры — игенче өчен иң шатлыклы һәм җаваплы вакыт, чөнки иген кырларында икмәк язмышы хәл ителә. Мәкальдәгечә: "Кылны, кырыкка яра торган вакытлар". Игенчеләр көнне-төнгә ялгап икмәк язмышы өчен көрәшәләр.
1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә Германия империя суды карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Булатов, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев һәм Сәлим Бохараев җәзалап үтерелә (чын исеме — Галланур Бохараев). Бу күренекле шәхесләр, дошман алдында капитуляцияләүдән баш тартып, гаҗәеп батырлык һәм ныклык күрсәттеләр һәм үзләренең кыска гомерләрен нацист режимына каршы яшерен көрәшкә багышладылар.
Батырлыкларны истә тоту, махсус бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә һәрвакыт мөһим. Вакытның нинди булуына карамастан, башкаларны коткару өчен үз гомерләрен корбан иткән ир-егетләребез күп.
1 сентябрь - Белем көне уңаеннан, Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Йөгерүче китап» Бөтенроссия социомәдәни акциясенә кушылдылар. «Йөгерүче китап» акциясе Россиянең барлык почмакларында да китапханә җәмәгатьчелеге вәкилләрен һәм китап сөючеләрне берләштерә. Әлеге акция укуга кызыксыну уятырга, игътибарны китапханәләргә һәм китапка җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Ата-аналар җыелышында мөдир Габделхакова Г.В. яңа уку елына максатлар һәм бурычлар тәкъдим итте, ә тәрбия һәм методик эшләре буенча мөдир урынбасары Сафина Е. В. белем бирү процессының үзенчәлекләрен яктыртты. 2025-2026 уку елына ата-аналар комитеты формалаштырылды. Катнашучылар балалар бакчасына вакытында түләү, көн режимын үтәү һәм ата-аналарның белем бирү эшчәнлегенә җәлеп ителүе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
30 августта Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә “Татарстан - минем Республикам” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче катнашучыларга Татарстанның тарихи үткәне, төп символлары, тарихи-мәдәни һәм әдәби мирасы, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре турында күп кызыклы мәгълүмат җиткерде. Шулай ук статистик мәгълүматлар да тәкъдим ителде. Мәгълүмати сәгатьтән соң, катнашучылар өчен әлеге тематика буенча викторина үткәрелде, анда балалар Татарстан Республикасы символларын рәсемгә төшереп, үз иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бу чара Татарстанның тарихы һәм мәдәнияте турында белемнәрен арттыруга, шулай ук яшь буынның патриотик хисләрен ныгытуга ярдәм итте.
Велосипедта йөрү — сәламәтлекне ныгыту һәм авыруларны профилактикалауның мөһим чарасы. Чара барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм велосипед белән куркынычсыз идарә итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Алар юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдәләрне бозу очраклары турында фикер алыштылар, бу исә балаларга юлда үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңларга ярдәм итте.
Аннары, балалар велосипедта үзара ярышып, бер-берсе белән көч сынаштылар. Ярышның иң күңелле моменты, әлбәттә, бүләкләү булды. Бер бала да бүләксез калмады һәм һәркем үзенең уңышлары белән горурланды. Катнашучылар ярыштан бик канәгать калды, бу чара алар өчен күңелле һәм файдалы тәҗрибә булды.
Күкчә авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысаларында “Келәм чигүе” дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Мастер-класс барышында балалар тукымага үзләренең сайлап ясаган бизәкләрен төшереп, келәм чигүе техникасы белән эшләделәр. Алар инде икенче эшләрен яңа баштан эшли башлаулары белән горурланалар, чөнки һәр эш алар өчен уникаль һәм шәхси булып тора.
Күкчә авыл клубы территориясендә китапханәче һәм клуб мөдире белән берлектә асфальтта рәсем ясау чарасы оештырылды. Асфальтта рәсем ясау – балалар өчен күңелле һәм кызыклы шөгыль, ул иҗатны һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белүне берләштерә. Төсле акбурлар белән рәсем ясау, чыннан да, карандаш яки пумала белән эшләүдән бик аерыла, чөнки монда бөтенләй башка тойгылар һәм мөмкинлекләр ачыла.