26 гыйнвар көнне Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре Иске Җөри урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары белән Теләче балалар китапханәсендә “Китаплар йорты” танышу- экскурсиясендә булып кайттылар.
Һәр гражданинның тормышы, бигрәк тә хәзерге чорда, шулкадәр катлаулы һәм күптөрле, хокук белеме нигезләрен балачактан диярлек өйрәнүне башларга кирәк.
Әлеге ярышларда өстәмә белем бирү педагоглары Заббаров Алмаз Фоат улы, Галимҗанов Рәмис Рәфис улы җитәкчелегендә ДООЦның 11 тәрбияләнүчесе катнашты.
Шәдке авыл китапханәсе китап укучыларга «1924 ел – Татарстан фәнни – технолог үсеш елы» китап күргәзмәсе белән танышырга тәкъдим итә. Күргәзмәдә күренекле галимнәр, аларның бөек казанышлары турында басмалар урын алган. Монда ук Россия фәненең тарихы турында мәгълүмат, шулай ук кызыклы фәнни фактлар һәм башка күп мәгълүмат табарга мөмкин.
Гаилә елы кысаларында Шәтке авыл китапханәсендә “Гаилә - тормышның тылсымлы символы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, гаилә бәхетен төзү принциплары, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән китапханә фондыннан әдәбият тәкъдим ителә. Шулай ук монда гаилә психологиясе буенча китаплар, популяр классик әдәбият, балаларны тәрбияләү, гаиләне, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау, сәламәт яшәү рәвеше, гаиләдә ялны дөрес бүлү буенча киңәшләр алырга мөмкин.
Шул уңайдан Казаклар авыл китапханәсендә китап күргәзмәләре тәкъдим ителде.
Китап укучылар өчен Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарада балаларга халык авыз иҗаты әсәрләре аша әдәплелек һәм тәрбия орлыклары салынды, хезмәт сөючәнлек, өлкәннәргә хөрмәт, әдәплелек, дуслык төшенчәләре аңлатылды. Ватанга чиксез мәхәббәт, гаделлек, чисталык кебек сыйфатлар турында сөйләнде. Укучылар белән төрле биремнәргә җаваплар эзләнде, әхлак тәрбиясе бирә торган мәкальләр барланды.
Гамәлдәге кагыйдәләр буенча бердәм пособие 12 айга билгеләнә,әлеге срок узганннан соң, түләүләр туктатыла. Пособиене түләүне тагын бер елга озайту өчен Социаль фондка яңадан гариза бирергә кирәк. Моны алдарак - түләү срогы төгәлләнергә бер ай кала да эшләргә мөмкин.
Аның шигърияте Совет хакимияте үсеше елларында кабынган, репрессия һәм Бөек Ватан сугышы елларында иң югары биеклеккә күтәрелгән. Аның иҗатында татар халкына, гаиләсенә, Ватанына булган мәхәббәт темасы чагылыш таба. Шагыйрьнең тууына 115 ел тулу уңаеннан китапханәдә “Ул каләмен тотып көрәште” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы әсәрләре урын алды.
"Киләчәк" Яшьләр үзәге базасында "Үз идеяңны проектка ничек "урнаштырырга" дигән темага мастер-класс узды. Мастер-классны Арча муниципаль районы "Укучылар сарае" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе директоры Гиниатуллин Руслан Наил улы һәм Галәветдинова Айгөл Габдрафик кызы күрсәттеләр. Грант активлыгы, документлар әзерләү буенча сораулар күтәрелде. Алга таба эш Беренчеләр хәрәкәте грантларында дәвам итәчәк.