Бүген, 24нче гыйнвар көнне, Теләче 2нче балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр арасында юл-транспорт һаләкәтләрен булдырмауны профилактикалау буенча “Яшел ут-2024” республика күләм бәйгенең район этабы булып узды. Бәйгене “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н., ГИБДД гос. испекторы Кыямов Л.Т., район мәгариф бүлеге методистлары Саетова А.Н. бәяләделәр. бәйгедә Теләче авылының 1нче, 2нче һәм 3нче балалар бакчаларыннан һәм Олы Мишә урта мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркеме тәрбиячеләре үз осталыкларын күрсәттеләр. Безнең Теләче 2нче балалар бакчасыннан Хәбирова А.Р. әлеге бәйгедә катнашып, җиңү яулады.
22 нче гыйнвар көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең яшь бадминтончылар командасы ТР муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән “Татарстанның бадминтон өметләре “ярышларының зона этабында катнашты.Ярышлар " Саба-Арена"да узды.
Шул уңайдан 17 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә 2 бүлектән торган: “Алгарыш – киләчәккә юл”, “Фән серләрен ачканда” исемле китап күргәзмәләре ясалды. Тәкъдим ителгән китаплардан фән өлкәләрендә, дөньяда, тарихта булган кызыклы вакыйгалар һәм фактлар турында язмалар укырга мөмкин.
Балаларга һәм яшүсмерләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Шармыш авылы китапханәсендә "Здоровое питание - общее здоровье" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Сер түгел, безнең сәламәтлегебез турыдан-туры яшәү рәвешебезгә һәм нәрсә ашаганыбызга бәйле. Китапханәче китап укучыларны күргәзмәдәге сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен, дөрес туклану кагыйдәләрен һәм серләрен ачкан әдәбият белән таныштырды.
Гаилә - безнең һәрберебез өчен тормышта иң мөһим нәрсә. Гаилә - якын һәм туган кешеләр. Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нык гаилә, якыннарның үзара аңлашуы һәм мәхәббәт дөньяның күп кенә мәдәниятләрендә төп нигез булып тора, үзендә төп кешелек кыйммәтләрен берләштерә. Айдар авыл китапханәсендә гаилә елы уңаеннан “Гаилә тормышның тылсымлы символы” дип исемләнгән даими эшләүче китап күргәзмәсе оештырылды, анда китапханә фондыннан гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән әдәбият тәкъдим ителде. Китап укучыларыбыз гаилә мөнәсәбәтләре, үзара буыннар бәйләнеше, туганлык хисләре, мәхәббәт турында сөйләүче классиклар һәм хәзерге язучыларның нәфис әдәбият әсәрләре белән таныша алачак. Күргәзмә ел дәвамында тулыландырылып, яңартылып торылачак.
Күренекле татар галиме, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге бүләк лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны, якташыбыз Яхъя Габдулла улы Абдуллинның тууына 104 ел тулды. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.
Гаилә елына карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Гаилә – ул йорт. Гаилә – ул дөнья”, “Минем гаиләм - минем байлыгым!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Биредә китап укучылар РФ Президентының Гаилә елы турында указы, гаилә кыйммәтләре, гаилә учагын булдыру һәм саклау, балаларны тәрбияләү турында китаплар белән таныша алалар, шулай ук биредә матур әдәбият үрнәкләре дә урын алган.
Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә «Газета һәм журналлар дөньясында» дигән мәгълүмат көне үтте. Максаты: газета-журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгълүматларын тормышта файдалану. Китап, газета-журналлар – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапханә һәр укучының төп таяну ноктасы булып тора. Матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары - һәммәсе бүгенге укучыга багышлана.
Аның тәүгесе Олы Мәтәскә авыл җирлегендә узды. Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында узган җыенда җирлекнең 2023 елдагы эшчәнлеге белән авыл җирлеге башлыгы Миңнәхмәт Валиуллин чыгыш ясады.
Районның Почетлы гражданины, бик күп еллар җитәкче булып эшләгән, Теләче районын оештыруда үзеннән зур өлеш керткән Мансур Минзарипович Газизовны туган көне.