ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2023 ел
җомга

Балалар әлеге бәйрәмне аеруча да көтеп ала. Бу арада барлык балалар бакчаларында да бәйрәм чаралары булып узды. Безнең Теләче №1балалар бакчасында да  бәйрәм иртәләре гөрләде. Балалар бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгәннәр иде.  Бәйрәмгә килгән әкият геройлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.  Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре ул – Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алу.  Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.

Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән «Дети говорят телефону доверия ДА!»  дигән темага түгәрәк өстәл үткәрделәр. Алар балаларга ышаныч телефоны барлыкка килү тарихын сөйләделәр. Укучылар төрле тормыш хәлләре турында фикер алыштылар. Чарада социаль видеороликлар каралды. Очрашу азагында чарада катнашучыларга балалар ышаныч телефоны номеры язылган визиткалар бирелде.

Кешеләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына юнәлтү, табигать ресурсларын  һәм ылыслы агачаларны саклау максатыннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Чыршы да яшәргә тели!» акциясе узды.  

Акциянең төп максаты – махсус операциядә катнашучы сугышчыларның рухын күтәрү һәм аларга ил халкының мәхәббәтен һәм күңел җылысын житкерү. Әлеге игелекле эшкә авылыбызның оста куллы, уңган–булган «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсенә йөрүче ханымнар, хәрби егетләребез язмышына битараф булмаган авыл халкы да кушылып җылы оекбашлар бәйләде.

Биредә балалар яраткан китап битләре буйлап гаҗәеп сәяхәткә чыктылар, «Яраткан әдәби геройлар парады», «Җырны әйтеп бир», «Тере әкият», «Тылсымлы предметлар картотекасы», «Әдәби ассорти» кебек төрле конкурс-сынауларда, викториналарда көч сынаштылар. Чара ахырында «Минем яраткан әкиятләрем» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.


20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

15 декабрь – Халыкара чәй көне. Шул уңайдан  16 декабрь көнне Сауш авылы китапханэсендэ «Ак  калфак» клубы членнары катнашында чәй көненә багышлап ял кичәсе уткәрелде. Китапханәдә «Татар халкында чәй йолалары» исемле китап кургәзмәсе куелып, кургәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрелде. Чәй һэм аның үзлекләре белән таныштырылды. Чәй әзерләү, чәй эчү, чәй тарихына багышланган мәгълүмат бирелде. Кичә үткәрү өчен «Татар халык ашлары», «Гаилә календаре», интернет ресурс материаллары кулланылды.

13 декабрь көнне  Саба  районында 2010 елгы һәм аннан да кечерәк, 2008-2009 нчы елгы  егетләр арасында  Хәмидуллин Наил Хөснулла улы истәлегенә көрәш буенча ачык  турнир булып узды. Әлеге турнирда безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясап кайтты.

Халыкара чәй көне 15 декабрьдә билгеләп үтелә. Рәсми булмаган бу бәйрәм Мәгариф һәм аралашу буенча халыкара үзәк инициативасы белән оештырылган.

Баландыш авылы китапханәсендә  балаларны  китап укуга тарту максатыннан  17 нче декабрь көнне «Яраткан китап битләре буйлап » дип  исемләнгән  әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар танылган әсәрләр битләре буйлап күңелле сәяхәткә чыктылар, яраткан китаплары, геройлары, язучылары турындагы сорауларга җавап бирделәр, әдәби викторинада катнаштылар. Катнашучылар игътибарына балалар язучыларының иң яхшы әсәрләре куелган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, һәркем яраткан әсәреннән кычкырып өзек укыды.

Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Якты чырай – такта чәй" дип исемләнгән чәй кичәсе үткәрделәр. Әлеге чарада чәй тарихы, аны пешерү тәртибе, чәйне ничек дөрес сакларга һәм үлән чәйләренең шифасы турында кызыклы әңгәмә корылды. Шулай ук чәйгә багышланган мәкальләр һәм шигырьләр дә укылды. “Чәйдән соң – күңелдә җәй” дияргә ярата безнең халык. Чыннан да, бер йотым булса да чәй эчеп куйсаң, күңелләр җылына, кәефләр күтәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International