ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2023 ел
җомга

Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеларында  эшләүче хезмәткәрләрнең  һөнәри бәйрәмнәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм тантанасын Теләченең  2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  ачып җибәрде.

1 октябь көнне олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез - Өлкәннәр көне бәйрәм ителә. Бу көнне Алан авылы китапханәсендә “Гомерләрнең алтын көзләре” дип исемләнгән акция – өлкән китап укучыларыбызның өйләренә барып бәйрәм белән котлау, аларны яңа китаплар белән таныштыру оештырылды.

Ел саен агач утырту акцияләре урман торгызуга һәм яшелләндерүгә генә түгел, ә урманга һәм табигый ресурсларга сак караш тәрбияләүгә дә бәйле. Планетада яшел урыннар саны кими бара. Экологик хәлне яхшырту өчен битараф булмаган кешеләрне җәлеп итәргә һәм туган якны яратучы, экология турында кайгыртырга әзер кешеләрне берләштерергә кирәк. Агач - тормыш символы бит.  «Үз агачыңны утырт» — Бөтенроссия проекты кысаларында ел саен яз һәм көз айларында Россия халкы шәһәрләрдә, авылларда һәм җирлекләрдә игелекле уйлар белән агачлар утырта, шуның белән яшәү тирәлеген камилләштерә. Бу акциягә Казаклар авылы мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды.

Туган якны ярату гына түгел, аның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә кирәк. Шул уңайдан Алан авыл китапханәсендә «Туган җирегезне яратыгызһәм тарихын белегез!" дигән туган якны өйрәнү сәгате узды.

3 октябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә балаларны рус шагыйре  С.А. Есенин иҗаты турында белемнәрен киңәйтү максатыннан «Штрихи к портрету Сергея Есенина» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Интернет бик көчле ресурс, ул кеше тормышын күпкә җиңеләйтә һәм яшь шәхеснең үз-үзен тормышка яраклаштыру, аралашу, уку, ял итү өчен чиксез мөмкинлекләрен ача. 30 сентябрь көнне Сауш авылы китапханәсендә «Интернет: кызыклы, файдалы, куркынычсыз» дигән тема белән авыл яшьләре катнашында викторина үткәрелде.

Үзәк авылы китапханәсе хезмәткәрләре барлык китап укучыларны Музыка көненә багышланган «Тылсымлы ноталар» күргәзмәсенә чакырды. Күргәзмә бөек композиторларның һәм танылган вокалистларның тормышы һәм иҗаты белән танышырга; музыка һәм аның жанрлары турында күбрәк белергә; музыканы рәссамнар, шагыйрьләр һәм язучылар карашы аша күрергә тәкъдим итә.

Чакырылган кунакларга үзешчән артистлар тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Шулай ук биредә ветеран авылдашыбыз Харисова Наиләне туган көне белән котладылар. Бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә бәлән дәвам итте. 

Көзге календарьда гадәти булмаган көн бар. Бу көндә бөтен өлкәннәргә дә рәхмәт сүзе әйтәсе, аларга аеруча игътибарлы буласы килә. Россия Федерациясендә 1992 елдан  билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне-бәйрәм генә түгел, ә өлкәннәр өчен бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге дә.

Теләче үзәк китапханәсенең уку залында китапханәчеләр,  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз белән “Үзе бер чор, үзе бер җыр” исемле очрашу кичәсе узды. Кичә табын артында җылы сөйләшүләр, тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Шулай ук китапханәдә «Өлкәннәр – алтын канат» исемле китап  күргәзмәсе, стендгазета эшләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International