ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Баландыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Рушания Хәким кызы Казан шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия “Туган тел” форумында катнашты. Әлеге форумда Рушания Хәким кызына  “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде. Укытучыны  бу  мәртәбәле бүләкне алуы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы тормышында ныклы сәламәтлек, тагы да зуррак  уңышларга ирешүен телибез

Барлыгы әлеге акциядә  районның белем бирү учрежденияләреннән 448 укучы катнашты: Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы (510 кг), Олы Мишә урта мәктәбе (505 кг), Теләче урта мәктәбе (315 кг.), Алан урта мәктәбе (230 кг.), Олы Мәтәскә урта мәктәбе (225 кг.), Сауш төп мәктәбе (114 кг.), Баландыш төп мәктәбе (114 кг.), Шадке балалар бакчасы, Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы, Узяк балалар бакчасы.

Казаклар авылы китапхансендә терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан, “Экстремизмга – юк!” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә терроризмны кисәтү турында буклетлар, журналлардан мәкаләләр тәкъдим ителде. Бу күргәзмәдә китап укучы балаларның рәсемнәре дә урын алды.

Наркоманиянең барлык төрләре дә күптәннән бар.  Соңгы елларда наркотиклар куллану Бөтендөнья проблемасына әйләнде. Наркомания белән башлыча яшьләр, яшүсмерләр, кызлар зарарлана. Наркотикларга ияләшү өчен аеруча куркыныч яшь булып яшүсмерлек чоры, характердагы үзгәрешләр чоры санала. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан 11 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Синең язмыш, синең кулыңда" темасына әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында  яшьләргә наркотикларның кеше организмына начар йогынты ясавы турында мәгълүмат бирелде.

Барлык галимнәр дә бер фикердә: сәламәт булу өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Күкчә авыл китапханәсендә сәламәт яшәү рәвеше темасына әңгәмә узды. Әңгәмәнең программалы эчтәлеге шунда ки, тормышны һәм сәламәтлекне саклауның беренчел күнекмәләрен формалаштырырга һәм үзара табыш хисе тәрбияләргә, бер-берсенә ярдәм күрсәтергә омтылу. Әңгәмә барышында китапханәче балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында, "сәламәтлек" сүзен ничек аңлаулары, сәламәтлек - иң яхшы байлык икәнлеге турында сөйләде. Шулай ук алар сәламәт яшәү рәвеше темасына шигырьләр укыдылар.

Детективлар көне - урта һәм югары сыйныф укучылары өчен абонемент бүлегенең тематик мәгълүмат көннәренең берсе. Яшүсмерләр иң кызыклы жанрдагы китаплар буенча әдәби–детектив сәяхәткә чыктылар. Алар  китапханәдәге фонд басмалары буенча «тикшерү» үткәрделәр. Җинаятьченең йөзен билгеләп, җинаять  урынының планын төзеп, үз күзәтүчәнлекләрен тикшерделәр. Шулай ук укучылар шифрлаучылар конкурсында катнаштылар, төрле детектив әсәрләрдән дәлилләрне өйрәнделәр. 

Баландыш төп мәктәбендә  унҗиденче тапкыр 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында  авылыбызның атказанган механизаторы Миңнегали Сафин истәлегенә һәм Баландыш авылы Кубогына татарча көрәш ярышлары булып утте. Әлеге ярышта барлыгы 82 яшь   көрәшче бил алышты. Командалар беренчелегендә призлы урыннарны Теләче урта мәктәбе, Баландыш төп , Олы Мәтәскә урта мәктәбе  командалары  яулады.

Россиядә ел саен 10 ноябрьдә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияче Ибраһимова А.Р. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  белән «Полиция хезмәткәре һөнәре»дигән әңгәмә үткәрде.

Бу уеннар танып белү потенциалын йөртә, балага киләчәк социаль рольләр турында гомуми күзаллау бирә, яшьтәшләре, өлкәннәр белән аралашу кебек мөһим сыйфатларны формалаштыруга ярдәм итә.

Балаларның һөнәре турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан янгын сүндерүче, балаларда янгын сүндерүчеләрнең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, башкаларга ярдәм күрсәтү теләге белән, бүген уртанчы төркем балалары белән тәрбияче  Хабирова  Ф.Ф.«Без янгын сүндерүчеләр» дигән рольле, өстәл уенын үткәрде, балалар бу уенны бик теләп уйнадылар.

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы зурлар төркемендә тәрбияләнүче Хафизова А. “ I speak English» төбәк бәйгедә җиңүче булып 3нче урынны  алды, җитәкчесе Фәләхиева Г.И.  Әлеге бәйге «Балтач мәгариф идарәсе» һәм «2нче Балтач балалар бакчасы»  оештырды, бәйге җылы атмосферада үтте, оештыручыларга  зур рәхмәтебезне белдерәбез. Тәрбияләнүче Хафизова А аның әти-әнисен, һәм әзерләгән җитәкчесен җиңү белән котлыйбыз,аларга киләчәктә иҗади уңышлар телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International