"Батыр" универсаль спорт залында 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы узды.
Россиядә аны «Ак таякчыклар көне» дип тә атыйлар. Мондый инициативаны беренче тапкыр Америка Кушма Штатларында Халыкара Сукырлар Федерациясе күтәреп чыга. Әлеге датага карата 9 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Без дөньяга кагылу белән ирешәбез» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә китап укучылар “Ак таяк көне”нең килеп чыгу тарихы, күз күреме буенча инвалид булган танылган кешеләр: язучылар, шагыйрьләрнең тормышы һәм аларның иҗаты белән тулырак таныша алдылар.
Бүген Балтачның икенче номерлы балалар бакчасында «I speak English»-“Мин инглизчә сөйләшәм” дигән бәйге булып узды. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче Галимҗанова Аиша әлеге конкурста уңышлы катнашты. Ул ингличә үзе белән таныштырды, җыр җырлап һәм шигырь сөйләп күрсәтте. Аишаны һәм инглиз теле укытучысы Фәләхиева Гөлназ Илһам кызын лаеклы өченче урын алулары белән котлыйбыз!
Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1-4 сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» бөтенроссия иҗтимагый оешмасына багышлау тантанасы узды. Бу оешма Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булып тора.
Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Элеге бәйрәм уңаеннан Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә “Бердәмлектә көч!” дип исемләнгән төрле милләт вәкилләре белән бик матур концерт оештырылды. Бу көнне һәркем үзен бөек бердәм халыкның бер өлеше итеп хис итте!
Алан авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче балалар белән Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Халыклар дуслыгы - чын дуслык” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, тематик китап күргәзмәсе белән таныштып, викторинада катнаштылар.
Шармыш авыл китапханәсендә рус язучысы Иван Сергеевич Тургеневның 205 еллыгы уңаеннан «Великий мастер языка и слова Иван Сергеевич Тургенев» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Абде авыл китапханәсендә мәктәп һәм Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан «Бердәмлектә безнең көч” дигән патриотизм һәм игелек сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар «История. Доблесть. Россия» күргәзмәсе белән таныштылар.
Айдар авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" программасы кысаларында Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган фетрдан татар милли бизәкләре белән брошьлар ясау буенча чираттагы мастер-класс узды.
6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан 5 ноябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән - «Конституция - төп законыбыз» исеме астында тематик сәгать үткәрделәр. Чара укучыларда Конституция, Татарстан Республикасы дәүләт символлары турындагы белемнәрне ныгыту, Конституциягә, дәүләт символикасына хөрмәт, потриотизм һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уздырылды.