ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Җирне Кояш, ә кешене хезмәт бизи» һәм «Кечкенә генә эш - зур эшсезлектән яхшырак» мәкальләре безгә хезмәтнең әһәмиятен, кешеләр белән мөгамәләдә булуның нигезләрен һәм яхшылыкка ышанырга кирәклеген искәртә. Хезмәт — кешенең тормышында мөһим роль уйный, ул безне формалаштыра, үстерә һәм җәмгыятьтә үз урыныбызны табарга ярдәм итә.


20
август, 2025 ел
чәршәмбе

16 август көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында Урта Мишә авылы китапханәсендә «Әдәби калейдоскоп» дип исемләнгән интеллектуаль уен булып узды. Бу чара әдәбият һәм башваткычлар яратучыларны җыйды, алар китаплар дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Катнашучылар классик һәм заманча авторларының әсәрләреннән табышмаклар чиштеләр, бу аларга үзләренең белемнәрен һәм әдәби күнекмәләрен күрсәтергә ярдәм итте. Шулай ук балалар арасында ярыш уздырып, кем чын әдәби даһи икәне ачыкланды.                

15 август көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында Шармыш авылы китапханәчесе «Яраткан китаплар геройлары» исемле мавыктыргыч уен-викторина үткәрде. Бу - әдәбиятка игътибарны җәлеп итү һәм укучыларга яраткан геройларын яхшырак белергә ярдәм итте. Катнашучылар яраткан китапларының тылсымлы дөньясына сәяхәт кылдылар. Викторина барышында балалар үзләренең зирәклекләрен тикшерделәр, аларны рус классикасы әсәрләре буенча сораулар көтте. Балалар шулай ук китапларның шифрланган исемнәре язылган ребусларны да бик оста чиштеләр һәм әсәрләрнең геройларын да бик авырлыксыз белән белделәр.

2025 елның 26 августында 13.00 сәгатьтә Татар табигатьне саклау районара прокуратурасы прокуроры Вәлиәхмәтов А.Р. тарафыннан табигатьне саклау законнары таләпләрен үтәүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү уздырылачак.


19
август, 2025 ел
сишәмбе

14 август көнне Иске Җөри авыл китапханәсе балалар өчен саф һавада «Җәйге ял ямьле китап белән» дип исемләнгән уку оештырды. Ачык һавада уку файдалы шөгыльгә генә түгел, ә вакытны китапларга һәм аралашуга мәхәббәтне үстереп үткәрүнең мавыктыргыч ысулына да әверелә. Җәй - елның искиткеч, көчле хис-кичерешләр һәм мөмкинлекләр белән тулы вакыты.

Наркомания бүгенге җәмгыятьтә иң җитди проблемаларның берсе булып тора. Ел саен ул меңнәрчә кешенең гомерен алып китә һәм күп кенә кешеләрнең организмына зыян сала. 13 август көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Наркомания - упкынга илтүче юл» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Чара барышында китапханәче балигъ булмаганнар арасында наркотикларга бәйлелек таралу проблемасына җентекле анализ бирде, наркотик матдәләр куллану нәтиҗәләрен, шул исәптән «җиңел» наркотикларны да яктыртты. Чара ахырында катнашучылар наркотик матдәләр тәэсирендә тормышлары җимерелгән танылган сәнгать эшлеклеләренең тормыш юллары белән таныштылар.

13 август көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә «Стоп Коррупция» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында катнашучылар «коррупция» сүзенең мәгънәсен, чагылышын, аның белән ничек көрәшергә кирәклеген белделәр. Китапханәче балаларга коррупциягә каршы көрәштә актив катнашу юлларын, мәсәлән, дөрес мәгълүмат тарату, үз фикерләрен белдерү һәм җәмгыятьтә уңай үзгәрешләр өчен тырышу турында да сөйләде.


16
август, 2025 ел
шимбә

12 август көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Минем хокукларым һәм бурычларым» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында тематик сәгать үткәрелде. Хокукларыңны белү балаларга үзләренең мәнфәгатьләрен якларга, проблемаларын хәл итәргә һәм фикерләрен белдерергә мөмкинлек бирә. Ләкин шуны да истә тоту мөһим: хокуклардан тыш, һәр кешенең бурычлары да бар.

9 август көнне Әбде авылы китапханәсендә Советлар Союзы Герое, якташыбыз Ксенофонтов Александр Кузьмичның тууына 115 ел тулу уңаеннан «Сез мәңге безнең хәтердә» дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара барышында балалар презентация ярдәмендә Александр Кузьмичның биографиясе белән таныштылар, аның финнар белән сугыштагы батырлыкларын белделәр. Балалар геройны бер минут тынлык белән искә алдылар, бу чараның күңелгә үтеп керерлек һәм әһәмиятле мизгеле булды.


15
август, 2025 ел
җомга

«Яшәсен укучы кеше!» - 8 август көнне Әбде авылы китапханәсендә шундый илһамландыргыч исем белән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә классик әдәбияттан алып, заманча популяр язучыларның әсәрләре, төрле жанрларны һәм темаларны үз эченә алган төрле китаплар тәкъдим ителде. Чараның максаты - китап укуга игътибарны җәлеп итү һәм укучылар арасында, бигрәк тә яшьләр һәм балалар арасында китапларны популярлаштыру.                                              


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International