ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бу акция китапханәләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Билгеләнгән сәгатьтә китапханәче волонтерлар белән бергә урамнар буйлап йөгерделәр һәм авыл халкына укытучыларга кагылышлы сорауларны бирделәр. Дөрес җаваплар өчен һәркем бүләккә китаплар алды. Бу кызыклы һәм гадәти булмаган акция көтелмәгән мизгелдә теләсә нинди белем кирәк булырга мөмкин булуын раслады.

Урта Мишә авылы китапханәсендә 1 сентябрь белем бәйрәме уңаеннан “Белем иленә китап белән!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Бары тик китаплар гына кешегә буыннан буынга тәҗрибә өйрәтәләр, белем бирәләр, матурлыкны тоярга, кешеләрнең күңелен аңларга ярдәм итәләр. Өлкән буын өчен бу дата күңелле хәтирәләр булса, мәктәп укучылары өчен 1 сентябрь шатлыклы да, мавыктыргыч та, шул ук вакытта бик җаваплы чор башлану да.

Шармыш авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класс оештырылды. Шулай ук китапханәдә укытучылар һәм остазлар елына багышланган "Всё начинается со школьного звонка" исемле китап күргәзмәсе дә эшләнде. Китап күргәзмәсендә балалар шагыйрьләре һәм язучыларының әсәрләре тәкъдим ителде. Яшь укучыларга тәкъдим ителгән китаплар һәм энциклопедияләр аларның мәктәп фәннәрен үзләштерүдә зур ярдәм булып тора.

МБГБУ-Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә укучыларда рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, милли традицияләрне торгызу, Татарстан Республикасы халыкларының милли кыйммәтләрен, гореф – гадәтләрен үстерү турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан, «Татарстан Республикасының Халык сәнгате кәсепләре» темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

Балалар террорчылык янаганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар, катлаулы ситуацияләрдә калган очракта иминлек чаралары, күпләп кеше җыелган урыннарда саклык чаралары турында белделәр. Шулай ук укучыларга «Терроризму – нет!»  дигән буклетлар таратылды.

Олы Нырсы авыл китапханәсе көзге Бөтенроссия социомәдәни «Йөгерүче китап – 2023» интеллектуаль узышына кушылды. Китапханәче алдан эшләнгән маршрут буенча юл тотып, үтеп баручыларга мәктәп һәм укытучылар турында гади сораулар һәм табышмаклар бирде, мәктәп программасыннан фәннәр буенча сорауларга җавап бирергә тәкъдим итте. Авыл халкы сорауларга гаҗәпләнеп һәм дусларча җавап бирде, беренче укытучыларын зур җылылык белән искә алдылар һәм катнашучылар белән бу хатирәләр белән уртаклаштылар.

Олы Нырсы авыл китапханәчесе  берләшмәгә йөрүче балалар белән “Туган ягым-гүзәл җирем” исеме астында табигатькә   экскурсиягә чыктылар. Сәяхәт барышында туган як табигатен  өйрәнделәр, сулыклардагы балыклар, үсемлекләр белән таныштылар. Төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барган очрашу барлык катнашучыларга да ошады.

Әбде авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә белем көне уңаеннан, «Как хорошо под мирным небом жить» дип исемләнгән тынычлык дәресе үткәрделәр. Дәреснең максаты – балаларга тынычлык төшенчәсен аңлату иде. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук Халыкара тынычлык көненең барлыкка килүе, аның тарихы турында мәгълүмат тупладылар.

"Китапстан" проекты кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре кече һәм урта сыйныф укучылары өчен "Җәйге каникуллар -күңелле китап белән” дигән викторина үткәрде. Балалар төрле әдәби уеннарда катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.

Иске Җөри авыл модель китапханәсендә «Зур һәм якты барыр юлларың, син туган ягым-Татарстан!»  дип аталган китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә белән танышу барышында укучыларда бәйрәм тарихы, республиканың табигый төбәге байлыгы һәм татар халкының гореф-гадәтләре, республиканың танылган кешеләре, аларның эшчәнлеге һәм иҗаты турында белемнәрен тулыландыру мөмкинлеге булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International