Борынгы заманнарда алар бәһасез мәгълүмат чыганаклары булган. Шулай да бернинди технологияләр дә китапларны алыштыра алмаячак. Китапханәдәге китаплар таушалган, «укылган» булсалар да, шул ук вакытта бу китаплар «тере» кебек!
Акция китапханәләрне популярлаштыру, аларны инновацион һәм иҗади мәйданнар итеп таныту максатын куя. Билгеләнгән сәгатьтә китапханәче волонтерлар белән бергә урамнар буйлап йөгерделәр һәм авыл халкына төрле сораулар бирделәр. Бу исә кешеләрне актив катнашырга, белемнәрен сынап карарга һәм китаплар белән танышырга мөмкинлек бирде. Дөрес җаваплар өчен китап бүләк итү – бу акцияне тагын да кызыклырак итте, кешеләрнең укуга кызыксынуын арттырды. Мондый чаралар авылда мәдәни тормышны активлаштыра, кешеләрне берләштерә һәм белемнең әһәмиятен ассызыклый. Көтелмәгән мизгелләрдә белемнәрнең кирәк булуы турында хәбәр итү – бу акциянең төп идеяләренең берсе иде.
Шул уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Тормыш тамчысы” акциясе кысаларында укучылар белән әңгәмә үткәрделәр, бу исә яшь буынга куркынычсызлык турында белем бирү максатын куя. Әңгәмә барышында терроризм төшенчәсе, аның нәтиҗәләре һәм шундый хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләшенде. Мондый чаралар балаларда җаваплылык һәм уяулык хисе формалаштыруга ярдәм итә.
3 нче сентябрь көнне Баландыш авылы китапханәсендә укучылар өчен террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында «Без террорга каршы» дип исемләнгән тынычлык дәресе үтте. Укучылар теракт куркынычы килеп чыкканда һәм билгесез предметларга тап булганда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
5 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә урта мәктәп яшендәге балалар өчен экстремизмга каршы «Ничек теракт корбаны булмаска?» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны «террор», «террорчылык», «террористлар» кебек төшенчәләр белән таныштырды, террорчылыкның кешеләрнең тыныч яшәешенә куркыныч тудыруын һәм иң авыр җинаять булуын аңлатты.
Бу кайгылы дата 3 сентябрьдә Бесландагы коточкыч теракт нәтиҗәсендә өч йөздән артык кеше һәлак булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган, аларның күбесе балалар булган. 3 сентябрь көнне истәлекле чаралар кысаларында Әбде авылы китапханәсендә мәктәп, мәдәният йорты мөдире белән берлектә «Беслан – югалган фәрештәләр шәһәре» дип исемләнгән чара узды. Әңгәмә барышында балаларга шәхси куркынычсызлыкның мөһимлеге һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балалар әйләнә-тирә киңлеккә игътибарлы булуның, хуҗасыз әйберләргә кагылмауның мөһимлеген белделәр.
«Йөгерүче китап» — ел саен үткәрелә торган масштаблы социомәдәни акция, ул Россиянең барлык почмакларында китапханә җәмәгатьчелеге вәкилләрен һәм китап сөючеләрне берләштерә. 2 сентябрь көнне әлеге акциягә Айдар авылы китапханәсе дә кушылды. Акциянең максаты — авылдашларыбызның игътибарын укуга, китапка һәм китапханәгә җәлеп итү. Чара барышында катнашучылар китаплар белән танышып, интеллектуаль уеннарда катнаштылар. «Йөгерүче китап» акциясе китап укуга мәхәббәт уяту, яшь буынны белемгә тарту һәм җәмгыятьтә уку культурасының үсешенә ярдәм итү өчен бик мөһим чара булып тора.
Әлеге чарада балалар китапханә алдырган газета-журналлар битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Балалар «Салават күпере», «Ялкын» һәм «Сабантуй» журналлары белән таныштылар. Бу журналларда укучыларны мавыктыргыч маҗаралар, дуслык турындагы вакыйгалар, яңа ачышлар, шулай ук лабиринтлар, кроссвордлар һәм башка кызыклы әкияти биремнәр көтте. Сәяхәт барышында балалар журналлар дөньясына чумып, китапханәдә күпме кызыклы һәм файдалы басмалар барлыгын белделәр. Мондый чаралар балаларда укуга мәхәббәт уята, аларның кызыксынуларын арттыра һәм яңа белемнәр алуга ярдәм итә.
Көзге чабышның темасы: "Россия атом сәнәгатенең 80 еллыгы" булып, авыл халкы әлеге темага багышланган белемнәрен тикшерү мөмкинлеген алды. Акция барышында катнашучылар үз белемнәрен сынап карап, кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Шулай ук әлеге акция авыл халкының игътибарын китапханәгә җәлеп итәргә ярдәм итте. Баландыш авылы китапханәсе бу акция аша укучыларны һәм китап сөючеләрне берләштереп, белем алуга һәм мәдәни үсешкә этәргеч бирә.
2 сентябрь - Япония берсүзсез капитуляция турында акт имзалый, ә 3 сентябрь - Советлар Берлеге Бөек Җиңүне бәйрәм итә. 2020 елда бу көн Россиянең хәрби дан көне - Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн дип игълан ителде. Әбде авылы китапханәсендә мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә 2 нче сентябрь көнне «Данны сүндермәскә, хәтердә яшәтергә» дигән батырлык сәгате узды. Чара барышында балалар кешелек тарихындагы иң зур сугышка ничә илнең җәлеп ителүе турында белделәр, Икенче бөтендөнья сугышы сәбәпләре турында фикер алыштылар, каршы көрәшүче хәрби блоклар составы белән таныштылар. Без ата-бабаларыбызның батырлыгын һәм аларның тыныч тормышка керткән өлешен истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиеш.