ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

25 август — җәлилчеләрне искә алу көне. Шул уңайдан 26 август көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Җәлилчеләр батырлыгы – үлемсез!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чарада китапханәче балаларга Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләде, аларның батырлыклары һәм тарихтагы роле турында мәгълүмат бирде. Шулай ук Р. Мостафинның «Җәлилчеләр» китабы буенча күзәтү үткәрелде, бу китапта җәлилчеләрнең тормышы һәм иҗаты турында бай мәгълүмат тупланган. Әлеге чара яшь буында ватанпәрвәрлек хисе һәм тарихка хөрмәт тәрбияләүдә мөһим роль уйнады.

28 август көнне Теләче җирлекара китапханәсе һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы көне уңаеннан мәдәният йорты каршындагы үзәк ял паркында оештырылган бәйрәм кичәсендә катнаштылар. Чара барышында “Татарстан - уртак йортыбыз”, “Ватанны саклау – изге бурыч” дип исемләнгән китап күргәзмәләренә күзәтү ясалды. Шулай ук бәйрәмгә килгән кунаклар өчен «Эбру - матурлык дөньясы» һәм “Яраткан китабым өчен кыстыргыч” ясау буенча осталык дәресләре тәкъдим ителде. Әлеге осталык дәресләре катнашучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм китап укуга кызыксыну уятуга ярдәм итте, кунаклар актив катнашып, күңелле вакыт үткәрделәр.

Агымдагы елның 27 августында Теләче муниципаль районы башкарма комитетының утырышлар залында, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Х.Хәмидуллин җитәкчелегендә, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышында “ЮХИ” ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы - Н.С.Агишев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы - И.Х.Кәримуллин, ТР Теләче районы буенча үзйөрешле машиналарның техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы - И.Р.Баев, шулай ук Теләче муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе әгъзалары катнашты.

Бу бәйрәм бездә бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе уята. Россиянең дәүләт символикасында илебезнең куәте һәм бөеклеге, аның данлы тарихы, Россия халкының батырлыклары чагыла. Бу көнне Шәтке авылы китапханәсе клуб белән берлектә «Дан белән сугарылган Россия флагы» дип исемләнгән патриотик акция үткәрделәр. Акция барышында катнашучылар флаг төсләренең әһәмияте, аның тарихы турында белделәр. Мәдәният хезмәткәрләре шулай ук кызыклы викториналар, конкурслар әзерләделәр, болар барысы да катнашучыларның флаг һәм аның Россия тарихында әһәмияте турында белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Балыклар сусыз, җәнлеклэр урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый. Кеше кая гына яшәмәсен, ул һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән янәшә.                                                          21 август көнне Айдар авылы китапханәсе балаларны «Табигать могҗизалары һәм серләре» исемле экологик ассортига чакырды. Балалар белән бергәләп китаплар аша табигать дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясалды. Безнең төбәкнең нинди кызыклы булуы, урманнарыбызда нинди агачлар, үләннәр, чәчәкләр, җиләкләр үсүе, нинди кошлар һәм хайваннар яшәве, елгаларыбызда яшәүче балыклар турында белделәр. Табигать турындагы табышмакларны чиштеләр. Кызыксынган китапларны өйләренә яздырып алдылар.

Балаларга үз Ватаны өчен горурлык хисен кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк. Китапханәче  аңлаешлы һәм кызыклы формада, нәниләргә флагның нәрсә булуы һәм ни өчен аның һәр ил өчен шулкадәр мөһим булуы турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән флагның да үз «туган көне» булуы турындагы хикәяне тыңладылар. Бу факт аларда чын-чынлап гаҗәпләнү һәм соклану уятты! Балалар Россия флагының ак, зәңгәр һәм кызыл төстәге өч полосадан торганын белделәр. Танып-белү әңгәмәсеннән соң, балалар иҗат процессына актив кушылдылар. Һәр балага Россия флагын буярга тәкъдим ителде. Кечкенә рәссамнар мавыгып, үз флагларын иң матур һәм пөхтә итеп ясарга тырышты.

Әлеге чараның төп максаты - Россия Федерациясенең дәүләт символларын өйрәнеп, катнашучыларда гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдән гыйбарәт. Чара барышында Россия Дәүләт флагы, аның әһәмияте һәм символикасы турында тарихи фактлар сөйләнелде. Катнашучылар флагның ничек формалашуы, аның тарихы белән бәйле вакыйгалар турында белделәр. Мондый чаралар үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный, чөнки алар дәүләт символларына карата ихтирам тәрбияләүдә ярдәм итә.


 

Бу истәлекле вакыйга уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен танып белү сәгате үткәрделәр. Алар балаларга бәйрәмнең тарихы, Россия дәүләт символларының әһәмияте һәм мөһимлеге турында сөйләделәр. Танып белү сәгате барышында балалар Россия флагының төсләренең символикасы белән таныштылар. Ак төс тынычлык, чисталык, сафлык һәм камиллекне аңлата. Зәңгәр төс иман һәм тугрылык, даимилекне символлаштыра. Кызыл төс исә Ватан өчен коелган көчне һәм батырлыкны күрсәтә. Мондый чаралар балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләргә, дәүләт символларының әһәмиятен аңлатырга ярдәм итте. Аларның күңелендә үз иленә карата горурлык һәм мәхәббәт уятты.

22 август көнне Әбде авылы китапханәсендә мәктәп, мәдәният йорты һәм социаль хезмәткәрләр белән берлектә «Зәңгәр, ак, кызыл төс – дан һәм Җиңү символы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Әлеге дата - күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины булып саналучы, аның көчле һәм мул тормышта яшәвен теләгән һәркем өчен олы бәйрәм.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International