ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2022 ел
җомга

23 март көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы планы нигезендә Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә ВИЧ-инфекцияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

Шәдке балалар бакчасында балалалар белән суган утырттык. Бу эштә балалар бик теләп катнаштылар, тәрбияче апалары күрсәткән тәртип буенча тырышып суган утырттылар, ә  хәзер көн саен су сибеп тәрбияләп, суганнарның тишелеп чыканнын көтәсе кала.

23 март көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы планы нигезендә Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә ВИЧ-инфекцияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

23 март көнне Арчаның 10нчы номерлы балалар бакчасында район мәдәният һәм мәгариф идарәләре белән берлектә " Идел буе халыкларының мәдәнияты,халык сәнгате аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда рухи- әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү" темасына республикакүләм семинар булып узды. Әлеге чарада Теләченең 3нче номерлы балалр бакчасы педагоглары Сафина Р.К.,Шаймарданова М.Н. лар катнаштылар. Педагоглар бердәм белем  эшчәнлекләрендә татар,рус,башкорт,мари халыкларының мәдәнияты, гореф- гадәтләре,йолалары белән таныштылар. Мастер- класс барышында татар хатын- кызларының бизәнү әйберләре- хәситәләр ясадылар. Семинар " Капка төбе кәмите" исемле күңел ачу кичәсе белән төгәлләнде.

22 март көнне безнең төп мәйданчыкта Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында "Теләче муниципаль районы татар Конгрессы" район иҗтимагый оешмасы һәм мәгариф бүлеге белән берлектә "Нәни энҗеләр"бәйгесе үткәрелде. Конкурсның максаты-үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасына карата кызыксынуларын арттыру, гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы караш формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең күптөрлелеген ачучы халык гореф-гадәтләре белән якынайту. Безнең Лесной балалар бакчасында тәрбияләнүче Исламова Нәфисә бу конкурста катнашып, "Милли җанлы кыз"номинациясендә җиңүче булды.Конкурс ике этаптан торды: танышу һәм генеалогик агач. Ә икенче өлештә гаилә традицияләре, туганлык элемтәләре турында горурланып сөйләделәр. Һәр катнашучы диплом һәм истәлекле бүләк алды

Ул баланың эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый, дөньяны танып белү һәм кабул итүне үстерү чараларының берсе булып тора. Пластилинның файдасы аның нәтиҗәсендә түгел,ә лепкада. Сабыйның пластилин туплавын, аннан кисәкләрен өзүен, аларны кул арасында йөртүен мөһим. Бүген олы төркем балалары тәрбияче Зиннәтуллина З.Р. белән берлектә куян аланын ясадылар.

Бу эшне кечкенәдән башларга кирәк бит. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә экологик белемнәр нигезләрен үзләштерү аеруча нәтиҗәле, чөнки  сабый табигатьне бик эмоциональ рәвештә кабул итә.

УФНС России по Республике Татарстан приглашает представителей бизнеса перейти на электронный документооборот – современный и надёжный способ взаимодействия. Сегодня электронный документооборот стал еще доступнее, поскольку теперь квалифицированную электронную подпись (КЭП) можно получить бесплатно в любом налоговом органе.

Представить декларацию 3-НДФЛ удобнее через личный кабинет! С января 2022 года идет ежегодная декларационная кампания,  в ходе которой граждане должны отчитаться о доходах, полученных в 2021 году.

1 декабрьдән алып 20 январь көннәрендә чит телләр буенча мәктәп театр коллективларының Республика “SCHOOL PERFORMANCE” фестиваль-конкурсының муниципаль туры үткәнен хәбәр иткән идек. Конкурста барлыгы,  7 мәктәптән 2-8 сыйныф укучылары катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча 5-8 сыйныфлар арасында Теләче урта мәктәбеның театр коллективы 1 урынга лаек булды. 22 март көнне тетар коллективы Яшел Үзән шәһәрендә, Республика турында катнашып кайтты. Барлыгы 20 мәктәп театр коллективы катнашкан конкурсның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.  Җитәкчеләре: инглиз теле укытучылары Алексеева Ләйлә Госман кызы, Хамидуллина Ләйлә Камил кызы,  Ахметзянова Айсинә Рәис кызы, Гыймаева Ания Сәлмән кызы, Мифтахова Венера Габдулла кызы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International