ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2022 ел
җомга

23 март көнне Теләче урта мәктәбендә “Гуманитар цикл дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру буенча интерактив алым” темасына методик семинар-практикум үтте. Бирегә рус теле һәм әдәбияты, инглиз һәм татар теле, әдәбияты укытучылары, район мәгариф бүлеге методистлары чакырулы иде. Килгән мөгаллимнәр Теләче урта мәктәбе укытучыларының ачык һәм осталык дәресләрен карады. Укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру буенча педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру – ачык дәресләр әлеге теманы чагылдырып күрсәтелде. Мәгариф тармагында белем бирү гел яңа алымнар, яңалыклар белән эшләүне сорый. Уку грамоталылыгы - фукциональ грамоталылыкның бер юнәлеше булып тора. Семинар әлеге юнәлештәге яңалыклар белән таныштыру максатыннан чыгып үткәрелде. Әлегедәй семинарлар район мәктәпләрендә киләчәктә дә дәвам итәчәк.

23 март көнне 2004 елгы һәм аннан да кечерәк егетләр арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды. Барлыгы 9 команда катнашкан әлеге беренчелектә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын – Шәтке 1

2 урын – Теләче 1

3 урын – Иске Җөри мәктәбе командалары

 Призер командаларга грамота, медальләр, ә җиңүче командага Кубок та тапшырылды.

Чыннан да, шигырь уку яки тыңлау һәркемгә дә көндәлек мәшәкатьләрне онытып торып, ял итәргә, рухи байлык тупларга ярдәм итә ала. 21 нче март - Дөньякүләм шигърият көне билгеләп үтелү дә юкка гына түгел. Шул уңайдан Баландыш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылдашлар арасында "Ач, шигърият, серләреңне" дип исемләнгән флешмоб игълан итте. Бу көнне Баландыш халкының олысы да, кечесе дә төрледән-төрле матур шигырь укыган видеолары белән уртаклашты. Аеруча да куандырганы - шигырь сөючеләр арасында нәни дусларыбызның күп булуы. Һәр катнашучыга да рәхмәтебезне белдерәбез һәм алга таба да шундый актив, иҗат сөюче булып калуларын телибез.

22 нче март көнне Теләченең 1 нче балалар бакчасы "Теләче муниципаль районы татар Конгрессы" район иҗтимагый оешмасы һәм мәгариф бүлеге белән берлектә "Нәни энҗеләр"бәйгесе үткәрде.

Бәйрәмне алып баручы килгән кунакларны Нәүрүз бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә чакырылган иде. Балалар һәм олылар кичә барышында халкыбызның милли уеннарында катнашты, авылыбыз үзешчәннәре әзерләгән концерт номерларын карады. Бәйрәмгә килүчеләргә казанда пешкән пылау һәм кайнар коймак тәкъдим ителде.

Яз җитү белән туган ягыбызга күчмә кошлар кайта башлый. Шул уңайдан безнең балалар бакчасында  “Скворечник – дом веселого скворца!” исемле акция үтте. Акциянең максаты - балаларда экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, табигать күрке булган кошларыбызны саклау. Әлеге чаралар аша балаларда туган ягыбызга карата хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү. Акция барышында балалар кызыксынып кошлар турында рәсемнәр, видеофильмнар карадылар, аппликация ясадылар, кошлар турында шигырьләр өйрәнделәр. Әтиләр балалар белән бергә сыерчык оясы ясадылар. Ясалган оялар өй, балалар бакчасы тирәләренә эленә. Яраткан сайрар кошларыбыз безнең янәшәдә генә булсыннар, безне сөендерсеннәр дибез.

6-11класс укучылары өчен "Цифр дәресе"  уткәрелде. Информатика укытучысы И.И.Хамидуллин интернет челтәрендә куркынычсызлык  турында  кызыклы һәм файдалы  мәгълүмат бирде. Укучылар интернет сайтлардан файдаланганда нинди куркыныч  янавын ачыкладылар. Үзең турында  социаль  челтәрләрдә  төгәл  информация бирүнең зыянын   видероликлар аша күзәттеләр. Антивирусникларны куллануның файдасын бәяләделәр.  Финанс куркынычсызлыгы, кибебуллинг төшенчәләре турында  аңлатма алдылар.

19 март көнне  Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Фатиха Аитова исемендәге 12 нче татар кызлар гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге IX республикакүләм конференция үтте.

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең Максабаш авылы мәктәпкәчә яшьтәге группада тәрбияләнүче  балалар  төзү шөгылен  бик ярата.  Төзүнең төп бурычы булып төрле конструкцияләр төзергә өйрәнү, вак моториканы үстерү тора. Конструктор белән эшләгән вакытта балалар бер урында гына утырмыйлар, үзләре дә сизмәстән төрле күнегүләр ясыйлар: уйлыйлар, сөйләшәләр, рольгә керәләр, иеләләр, чүгәлиләр, һ.б.

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. 19 март көнне Айдар авылында  авыл җирлеге, китапханә, мәдәният йорты  һәм Теләче Информ мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган Нәүрүз бәйрәме гөрләп утте.

 Бәйрәм чарасы җыр-бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә белән Кыш бабай бәйрәмнең төп кунаклары булдылар. Якташыбыз Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов һәм башкалабызның “Моң чишмәсе” җыр төркеме бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәделәр. Бәйрәмгә килүчеләр кайнар чәй, коймак, пылау белән сыйланды. Бу чара катнашучыларда бәйрәм атмосферасы һәм күтәренке кәеф тудырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International