19 мартта, Шармыш авылы китапханәчесе яшь буында табигатькә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан «По зеленой опушке к библиотечной избушке» күргәзмәсе янында «Почемучки» клубы балалары белән викторина-әңгәмә үткәрде. Катнашучылар урман, аның безнең тормышта әһәмияте турында белделәр, урмандагы төп тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара урманга һәм анда яшәүчеләренә багышланган викторина белән дәвам итте. Ул «Хоровод деревьев», «Грибная поляна», «Поляна птиц» и «Поляна животных» кебек уен-биремнәрдән торды. Ахырда нәтиҗәләр ясалып кемнең урманны яхшырак белүе ачыкланды.
Утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында балаларга әти-әни өйдә,ә балалар бакчасында тәрбияче сөйләргә тиеш. Бүген,безнең Олы Нырсы балалар бакчасында Теләче һәм Саба районнары буенча өлкән инскпектор Тимерханов Л.М. булды һәм балалар белән “Ут белән шаярма” дигән темага әңгәмә үткәрде. Иң беренче янгынны булдырмау өчен бөтен таләпләрне төгәл үтәргә кирәклеген әйтте. Бала кечкенәдән үк нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен аңлап үсәргә тиеш. Шырпы, электр җиһазларына тимәскә кирәклеген аңлатты. Ленар Марселович әңгәмә вакытында балаларны өстәмә чыгу ишекләре һәм огнетушитель белән таныштырды. Янгын чыккан вакытта якында гына урнашкан ишектән чыгарга, ләкин балалар тәрбияченен, я булмаса башка олы кешенең әйткән сүзен тынларга тиеш икәнлеген исләренә төшерелде. Әңгәмәдән соң, балалар үзләренең белгәннәре белән уртаклаштылар.
Бүген ОБЖ атналыгы уңаеннан мәктәп күләмендә пожар куркынычсызлыгы буенча Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча Эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы, майор Л.М. Тимерханов катнашуында тревога үткәрелде.
Барлык укучылар да вакытында мәктәптән чыгарга өлгерделәр. Ахырдан Ленар Марселевич "Язгы каникул вакытында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре" дигән темага әңгәмә үткәрде.
Балаларың яратып уйный торган уеннарының берсе, бармак уеннары. Безнең Шәдке балалар бакчасында һәр көнне балалар белән бармак уеннары уйнала. Балалар бармак уеннары уйнаганда бармакларын гына ныгытып калмыйлар, алар шигырьләр, санамышлар, әйләнә-тирә предметларны өйрәнәләр. Бу уен барышында баланың вак моторикасы һәм логик фикерләве үсә, игътибары ныгый.
Кар көртләре көләч язгы кояш нурларыннан юл кырыена ышыкланып калды. Алар инде элеккечә аклык белән күзне чагылдырмый, ә тыйнак кына гөрләвеккә әверелеп юкка чыгалар. Көннәр җылы, һавада хуш ис таралса да,яз тулы хокукы белән килергә ашыкмый. Бу хикмәтнең кая яшеренгәнен 21 март көнне Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Нәүрүз бәйрәмендә белделәр. Кышны озату, язны каршы алу бәйрәме нәниләрнең күңеленә хуш килде.
21 нче март көнне 8 нче сыйныф укучысы Вахитов Илназ ( җитәкчесе: Вахитова А. С.) "Пушкин укулары» дип исемләнгән Бөтенроссия ачык иҗади конкурста призер булды. Конкурс Яр Чаллы шәһәрендә үтте.
Су - безнең планетада иң күп таралган матдә. Су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Ә сулыклар - барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Судан башка кешеләр дә, хайваннар да яши алмый. Укучыларда су турындагы белемнәрне арттыру, суның әһәмиятен һәм кулланылышын күрсәтү, суга сакчыл караш тәрбияләү уңаеннан 19 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Сихри су көне” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Укучылар бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналганын һәм көчле энергиягә ия булуын белделәр. Су начарны да, яхшыны да үзенә сеңдерә. Шул исәптән катнашучыларга суга үзләренең яхшы теләкләрен белдерергә һәм аны эчәргә тәкъдим ителде.
2022 нче елның 21 нче мартыннан 22 нче мартына кадәр Кукмара бистәсендә өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров 2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында мини - футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының зона этабында катнашты. Команда составы: Яхин Ислам, Ибраһимов Делюс, Антонов Альмир, Исмәйылов Самир, Зәйнетдинов Альмир, Зәйниев Риназ, Фатыйхов Руслан, Курнаев Рафаэль, Кәримов Ранил. Уен нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 3 нче урынны яуладылар.
Аны бик борынгы заманнардан ук билгеләп үтәләр, кайбер илләрдә ул дәүләт бәйрәме булып тора. Шул уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Нәүрүз бәйрәме килә - яз елмая» исемле бәйрәм чарасы оештырды. Халык сәнгате һәм Россия халыкларның матди булмаган мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан катнашучылар милли йолаларны яңарттылар, ата-бабаларыбыз бәйрәмнәре, аның тарихы һәм халык тормышында әһәмияте белән таныштылар. Төрле кызыклы уеннардан торган бәйрәм чарасы кайнар коймак, тәмле чәй һәм ботка белән сыйлану белән тәмамланды.
24 нче март көнне 10.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унсигезенче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.