ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2022 ел
сишәмбе

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеменә йөрүче балаларына куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру мөһим бер юнәлеш булып тора. Хәзерге дөньяда электр приборларыннан башка кешеләрнең көндәлек тормышын күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә балаларга кече яшьтән үк бу приборлар белән куркынычсыз куллану кагыйдәләрен аңлатырга кирәк .

Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Бу көнне малайлар һәм кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар. Балаларыбызны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру максатыннан, 21 март көнне Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында “Нәүрүз”бәйрәме үтте.Балалар Нәүрүз турында шигырьләр  сөйләделәр.Бәйрәмгә Кыш бабай килде, ул балалар белән   төрле кызыклы уеннар уйнады. Бу  балаларның Кышны озату, Язны каршы алу бәйрәме булды.

Кышны озату  – язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә безнең бәйрәмдә дә булды. Кыш бабай белән көч сынаштылар. Бәйрәм җыр- бию, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән кунаклар пылау белән сыйландылар, кайнар коймак белән чәй эчтеләр

Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Бәйрәмгә бакчабызга йөрүче балалар тәрбияче апалары Зиннаиуллина З.Р. һэм Зарипова Г.Х. белән берлектә бик теләп әзерләнделәр. Балалар бәйрәмдә яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының мәкальләрен искә төшерделәр. Бәйрәмгә кунак булып Нәүрүзбикә килде, кыш бабай да хушлашып безнен белән китте.

В соответствии с Федеральным законом от 09.03.2022 № 48-ФЗ «О внесении изменений в Федеральный закон «О добровольном декларировании физическими лицами активов и счетов (вкладов) в банках и о внесении изменений в отдельные законодательные акты Российской Федерации» с 14 марта начался  четвертый этап амнистии капиталов.

19-20 мартта өстәмә белем бирү педагогы Рамил Расыйп улы Гатиятов җитәкчелегендә 4 кешедән торган балаларны сәламәтләндерү белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүчеләр 2010 елгы малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча, РСФСР,ТАССРның атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган XX ачык Бөтенроссия шәхси-команда ярышларында катнаштылар.

Узышлар нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны алдылар:

   2010 елгы һәм яшьрәк (3км):

 Насыйбуллин Азамат-1 нче урын

 Бәдриев Мөхәммәт-3 нче урын

 2006-2009 еллар (6 км):

 Сәхәбиева Гөлгенә-2 нче урын

19 март көнне Балаларны сәламэтлэндеру белем бирү(профильле) узәгендэ тәрбияләнуче Сәхабиева Гөлгенә хэм Насыйбуллин Азамат Казан яшьүсмерләр чаңгы  марафонында катнашып Гөлгенә 3 нче зурлар разряды, Азамат 2 нче яшьүсмерләр разряды утэде.

18 мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Кырым Республикасы территориясендә бу көн бәйрәм һәм ял көне булып санала. Кырым һәм Севастопольнең Россия белән яңадан кушылуы Ватаныбыз тарихының яңа битен ачты.

Элек-электән әби-бабаларыбыз матурлыкка омтылганнар. Аларның матурлап, бизәп эшләнгән бишекләре, сандыклары, күңел нурын сибеп чиккән алъяпкыч-сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, кулъяулыклары моны исбатлый. Бу күңел бизәкләре тиңсез хәзинә һәм алар белән якыннан танышу, милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә бик актуаль. Шуны истә тотып, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә "Гаиләмнең кадерле ядкәрләре” дип исемләнгән фольклор кичә үткәрелде. ​ 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International