Шул уңайдан Әбде авылы китапханәсендә «Бөек могҗиза - китап!» дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара башында балалар Бөтендөнья китап көненең барлыкка килү тарихы, кешелекнең уникаль белем чыганагына - һәрвакыт фикер йөртергә өйрәтә торган, кешенең әхлакый сыйфатларын тәрбияли торган, эчке дөньясын үстерергә ярдәм итә торган китапка нинди зур әһәмият бирүе турында белделәр. Китап - һәр кешенең тормышында гына түгел, гомумән, бөтен кешелек дөньясында да төп роль уйный. Бер генә булса да китап укыган һәркем китапның төп роле белән тулысынча килешәчәк. Чара ахырында балалар «Яраткан геройлар» интерактив уенында актив катнаштылар, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
Акция Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, әлеге акция барышында бөтен Россия буенча активистлар агач үсентеләре утырталар. Алар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион солдатның батырлыгын искә төшерәчәк. Һәр яңа үсенте киләчәккә бер адым, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт йөзеннән үстерелә.
Башка халыклар иҗатындагы кебек, татар халык иҗатында да төрле жанрлар арасында күләме белән дә, әдәби һәм тарихи-эстетик кыйммәте ягыннан да әкиятләр әһәмиятле урыннарның берсен алып тора. Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Әкиятне тыңларга һәм укырга яратучылар - балалар. Шуны истә тотып, 23 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән «Әкиятләр укырга яратабыз» дип исемләнгән әкиятләр укуны оештырдылар.
Хәзер өлкән буын заманча компьютерларда һәм телефоннарда эшләү күнекмәләрен актив үзләштерә, айлык түләүләрне электрон рәвештә түләргә өйрәнә. Әлеге дәрестә катнашучылар компьютерда эшләү нигезләре белән таныштылар, интернеттан файдалану күнекмәләрен, шулай ук көндәлек бурычларны җиңеләйтә торган төрле программалар һәм кушымталар турында белделәр. Мондый курслар өлкән буынга яңа технологияләргә җайлашырга гына түгел, ә аларның аралашу һәм мәгълүмат алу мөмкинлекләрен киңәйтеп, тормыш сыйфатын яхшыртырга да ярдәм итә.
Бөтенроссия эколятлар көне уңаеннан 24 апрель көнне өстәмә белем бирү педагогы Хәмидуллина Фирүзә Зөфәр кызы Олы Мишә урта мәктәбе базасында, “Эколята” түгәрәгенә йөрүче укучылар, аларның ата-аналарын һәм педагогларны табигатьне саклау эшенә берләштергән традицион экологик акция үткәрде.
23 апрель көнне Балалар иҗаты үзәгендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Һәлак булганнар истәлегенә лаеклы булачакбыз» дигән традицион фәнни-гамәли конференциянең төп өлеше узды. Конференция 6 юнәлеш буенча уздырылды. Төп өлеш өч номинация буенча уздырылды: «Эх дорожка фронтовая», «Войной изломленное детство», һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм вакыйгаларга багышланган автор шигыре номинациясе. Читтән торып катнашу этабы: «Фронтовиклар поэзиясе» номинациясен, «Герой гаиләсе» темасына эссе һәм өстәмә белем бирү педагоглары өчен геройларга һәм МХОда катнашучыларга багышланган чаралар сценарийлары конкурсын үз эченә алды.
Бүген өстәмә белем бирү педагогы Белоусова Наталья Анатольевна хезмәттәшләре өчен «Совушка» брелогы ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Брелок тулысынча бәздән ясала, аңа төймә декоры һәм брелок өчен беркетү өстәлә. Аны брелок, уенчык яки энә савыты рәвешендә кулланырга мөмкин.
23 апрель көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Туган илендә чишмә чисталыгы кебек эчкерсез шагыйрәләр бар...» дип исемләнгән очрашу булып узды. Бу очрашуда әлеге җирлектә гомер итеп, шушы авылда хезмәт куючы Дамира Рамил кызы урта мәктәп укучыларына үзенең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, киләчәккә иҗади планнары белән уртаклашты. Табигать турында гаҗәеп, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр язучы Дамира гаилә һәм аналарга хөрмәт йөзеннән дә бик күп шигырьләр иҗат итә. Чарада катнашучылар Дамираның шигырьләрен укыдылар, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Кичә ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларына төгәл җаваплар алдылар.
Элек-электән йолдызлар кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Бик күп тикшеренүчеләр үз гомерләрен чиксез, караңгы тирәнлекләрне өйрәнүгә багышладылар.
26 апрельдә татар халкы бөек шагыйрь Габдулла Тукайга 139 ел тулуны билгеләп үтә. Республикада Тукай туган көн -туган тел көне дип игълан ителде.
Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә “Тукай- сүнмәс йолдыз ул” дигән кичә узды. Укучылар бөек шагыйрьнең әсәрләрен сәйләделәр һәм “Тукайлы балачак” кинофильмын карадылар.