Чарада укучыларны туган як шагыйрьләре һәм язучылары белән аларның иҗаты һәм биографиясе белән таныштырдылар. Егетләр туган як турында сөйләштеләр, районыбыз авторларының шигъриятенә кагылдылар, чөнки башка беркем дә туган якны үзләре кебек яратмаячак. Очрашу ахырында теләге булган һәркем җирле шагыйрьләрнең җыентыкларыннан шигырьләр укыды.
Шулай солдатларга тагын ничек ярдәм итәргә мөмкин дип фикерләштек, киңәшләштек тә, тамаклары тук булсын дип, токмач кисеп җибәрергә уйладык. Туган җирләреннән еракта Украин илендә яу кырындагы солдатларга ярдәм итәргә теләп, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективының уңган хатын-кызлары токмач кисү өмәсе оештырдылар.
Иң мөһиме – илебездә тынычлык урнашсын, ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде.
Чара барышында һәр катнашучы башка укучыларга китапханә фондыннан китап алырга тәкъдим итте. Моның өчен яраткан китабыңны ачык һәм мавыктыргыч итеп күрсәтергә, аның авторы һәм эчтәлеге турында сөйләргә кирәк иде. Беренче әсәрне китапханәче үзе укыды. Чарада катнашучылар да башкаларга кызыклы булырлык итеп үзләренең яраткан китапларын тәгъдим иттеләр.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча "Яшел ут" бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне Теләче районы буенча ЮХИДИ җитәкчесе, полиция капитаны И. Х. Кәримуллин һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. бүләкләделәр. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы әлеге бәйгедә лаеклы 2нче урынны яулады. Котлыйбыз!!!
29 гыйнвар көнне Баландыш төп мәктәбе укучылары " Солдатка аш Теләче" волонтерлары белән очраштылар. Волонтер Рәфилә апалары балаларга солдатларга аш, чәй әзерлэу технологиясе турында сөйләп аңлатты, штабнын эшчәнлеге белән таныштырды. Хәрбилэребезгә мәктәп коллективы һэм укучыларның әти- әниләре ярдэме белән кирәк – яраклар жыеп тапшырылды, шулай ук укучылар сетка үрүдә дә актив катнаштылар. Мондый очрашулар балаларда ярдәмчеллек, кешелеклелек , ватанпәрвәрлек, җаваплылык сыйфатлары тәрбияли.
Күргәзмәдә әдипнең тормышы һәм иҗаты турында материаллар, өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә әсәрләре куелды. Китапханәдә китап укучылар аның авыр язмышы турындагы әдәбият, Г.Тукай турындагы башка язучылар һәм шагыйрьләрнең фикерләре белән таныша алачак. Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли поэзиягә нигез салган һәм аның классик стилен тудырган бөек шагыйрь буларак кереп кала. Нибары 27 ел яшәгәннән соң, үзенең таланты һәм тирән фикерләве аркасында, ул үз милләтенең иң бөек фикер иясе һәм публицисты булып санала. Бүгенге көндә дә Г.Тукай китапларын китап укучылар бик яратып укыйлар.
29 гыйнварда Балалар иҗат үзәгендә "Мәктәпкә старт" берләшмәсенең ачык дәресе узды, аны өстәмә белем бирү педагогы Аглямова Г.И. үткәрде. Беренче яртыеллык тәмамлануга багышланган чара: "Без мәктәп укучылары диярлек!"- дип аталды.
Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Абдуллин Риназ,Галиев Ильзат,Хадиева Аделина,Ханипова Гаухар (тәрбиячеләре Сәетова Д.Р., Шакирова Г. И.) «Бозда һәм суда уяу булырмын» дигән республика рәсем һәм видеороликлар бәйгесендә катнаштылар. Әлеге бәйгедә «Бозда куркынычсызлык» дигән видеосы җибәрелгән иде. Бәйге йомгаклары буенча безнең тәрбияләнүчеләр җиңүче булдылар. Тәрбиянүчеләр Казан шәһәренең Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ГИМС Үзәгенең дипломнары һәм кубок белән бүләкләнделәр! Яшь җиңүчеләрне котлыйбыз!
Чара барышында китапханәче балаларны мәкальләр һәм әйтемнәр дөньясы белән җентекләп таныштырды, халык иҗатының әһәмияте һәм аның безнең тормышка йогынтысы турында сөйләде. Чарада катнашучылар мәкальләрдә тормышның барлык очракларына җавап табарга мөмкин икәнен белделәр. Балалар үзләренең эрудицияләрен һәм халык зирәклекләрен белүләрен күрсәтеп, тематик викторинада актив катнаштылар. Чара җылы дустанә атмосферада узды, барлык катнашучыларда якты тәэсирләр калдырды.
Айдар авыл китапханәсендә 28 гыйнвар көнне илебез тарихындагы иң фаҗигале битләрнең берсенә багышланган «Ленинград блокадасы елъязмасы» дигән батырлык дәресе үткәрелде. Ленинград блокадасы-ул тыныч халык һәм балалар өлешенә дә төшкән гаҗәеп батырлык һәм куркыныч сынаулар тарихы.